Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Рамазан - гөнаһларны көйдерә торган эсселек

Мөселманнар изге Рамазан аена аяк басты. Билгеле булганча, бу айда көн яктылыгында ашау-эчүдән, төрле яман гадәтләрдән һәм һ.б.лардан тыелып тору сорала.

Олуг Коръәннең 2 сүрәсенең 183 аятендә: "Сездән алда килеп киткән мөэминнәргә фарыз ителгән кебек, тәкъвалыгыгыз артсын өчен Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз кылынды", - диелгән.
Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә. Бүген кояш 02.57дә чыкты, сәхәр 00.57дә төгәлләнде. Авыз ачу (ифтар) кояш бату - ахшам намазы белән башлана. Уразаның беренче көнендә ифтар 20.31дә була. Ә сәгать ярымнан кичке намазлар - ястү белән тәравих вакыты керә.
Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт белдергәнчә, тәравих намазлары бистәбез мәчетендә укылачак.
Соңгы еллардагы ураза җәй челләсенә туры килүе белән үзенчәлекле. Көннең гомуми озынлыгы уразаның тәүге көннәрендә 19 сәгатьтән артык тәшкил итә.Сәхәр вакытларын да кушсаң, 20 сәгатьләп ач тору килеп чыга. Ризыксыз түзеп була, анысы, эсседә ашыйсы да килми, диючеләр күп. Менә су эчәсе килү белән нишләргә? Бу очракта да дин-исламга тугрылыклы ата-бабайдан үрнәк алу мәслихәт. Алар әле шушындый җәй челләсендә, уразалы хәлдә урак урып, печән чабып, урман кисеп һәм башка физик эш эшләп яшәгән халык.
Ураза аенда иң мөһиме, сынауларны иманлы хәлдә узу, чөнки ураза ае ул тулаем диндарлыкка имтихан. Әгәр дә гайбәт сүздән тыелмасаң, күңелеңне изгелеккә багламасаң, синең уразаң гап-гади ач торуга гына кайтып калырга мөмкин, ди остазларыбыз.
Быелгы ураза тотучылар гамәлне җиренә җиткереп башкара алсалар, аларның гөнаһлары кояш нурында юкка чыгачак, зарарлы авыру сыман гаип булачак. "Рамазан - рамаз, ягъни кыздыра, көйдерә торган эсселек сүзеннән алынган. Шулай булгач, Рамазан барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару ае дигән сүз", - диелә Татар мөселман календаренда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев