Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

РАЙОН БАШЛЫГЫ КОТЛАВЫ

- Кадерле алексеевскилылар! Без 2016 елны озатабыз, йомгак ясыйбыз, район һәм һәркайсыбызның тормышыннан иң матур хатирәләрне искә төшерәбез. Китеп баручы ел бик үк җиңелләрдән булмады: без заман таләпләре, тышкы сәясәттә һәм икътисадта үзгәрешләр белән очраштык. Сезгә авыр минутларда районыбыз язмышы, республикабызның киләчәге хакына тупланган һәм берләшкән булуыбыз өчен рәхмәт әйтәм....

- Кадерле алексеевскилылар!
Без 2016 елны озатабыз, йомгак ясыйбыз, район һәм һәркайсыбызның тормышыннан иң матур хатирәләрне искә төшерәбез. Китеп баручы ел бик үк җиңелләрдән булмады: без заман таләпләре, тышкы сәясәттә һәм икътисадта үзгәрешләр белән очраштык. Сезгә авыр минутларда районыбыз язмышы, республикабызның киләчәге хакына тупланган һәм берләшкән булуыбыз өчен рәхмәт әйтәм. Без төзелеш проектларын гамәлгә ашырдык, социаль өлкә объектларын файдалануга керттек. Без төзелеш өлкәсендә югары темпларны саклап кала, мул уңыш үстерә, барлык социаль йөкләмәләрне үти алдык. Монда, һичшиксез, һәркайсыгызның өлеше зур.

Алексеевск - авыл хуҗалыгы районы, һәм узып баручы елда аның кешеләре үзләренең хезмәт нәтиҗәләреннән канәгать була алалар. Еллар белән тикшерелгән инвесторлар - "Кызыл Шәрык-Агро"ААҖ (без унике елдан артык эшлибез инде) һәм былтыр булдырылган "Алексеевск" халык предприятиесе (Мари Иленнән "Звениговское" СПК) белән эшләү сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Нәтиҗәдә быел җәй бик үк уңайлы булмаса да, уңышыбыз сөендерде. 150 мең тонна бөртекле ашлык җыеп алынды.


Туктап торганнан соң сөт-консерв комбинатының яңадан ачылуы район өчен әһәмиятле вакыйга булды. "Алексеевск сөт заводы" дигән яңа исемле завод үзенең эшен яңартып җибәрде, беренче тонна продукциясен дә бирде инде. "Алексеевскдорстой"ААҖ, "Керамика Маркет"ЧҖҖ, "Инженерлык челтәрләре" ЧҖҖ кебек предприятиеләребез, авыл төзүчеләре район икътисадына үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Әлеге предприятиеләр эш урыннары гына булдырып калмыйлар, ә бәлки хәйрия мәсьәләләрендә дә актив катнашалар.


Якынлашып килүче 2017 елда безгә күп кенә яңа бурычларны хәл итәргә, билгеләнгәннәрне гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле эшләргә туры киләчәк. Без бергәләп бөтен авырлыкларны җиңеп чыга алачакбыз, заман чакыруына лаеклы җавап бирәчәкбез, дип ышанып әйтә алам. Алдыбызда - яңа эшләр, яңа проектлар, алар, һичшиксез, алексеевскилыларның тормышын яхшы якка үзгәртәчәкләр.


Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Яңа ел сезгә тагын да күбрәк шатлык һәм уңай хис-тойгылар алып килсен. Һәр өйдә тынычлык, татулык һәм муллык хөкем сөрсен.


Уңышлар сезгә һәм барлык теләкләрегез кабул булсын!
Бәйрәм белән, кадерле якташларым! Яңа 2017 ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев