Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район тормышыннан саннар һәм фактлар

Алексеевск районы предприятиеләре һәм оешмаларының 2017 елгы эшенә йомгак ясалды.

Демографик хәл
2017 елда 344 кеше якты дөнья белән хушлашты. Бу - 2016 ел күрсәткечләреннән азрак. Үлүчеләр саны күрсәткечләрен киметергә мөмкин булды, шул исәптән халыкны диспансерлаштыру исәбенә дә. Никахлашучылар саны 31 гә артты һәм 142 пар тәшкил итте. Никахны өзү күрсәткечләре 2 гә артты. Әгәр 2016 елда бу сан 69 булса, 2017 елда 71 пар гаилә җепләрен өзәргә карар итте.
Президент программасы
Россия Федерациясендә демографик хәлгә ярдәм итү максатында 1 гыйнвардан "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында"гы Федераль закон гамәлгә керде. Мәсәлән, беренче балалары туган гаиләләр хәзер ай саен балалары 1,5 яшькә кадәр җиткәнче 8490 сумлык пособие алачаклар. Гаиләнең җан башына кереме 13713 сумнан күбрәк булмаска тиеш. Айлык түләүне билгеләтү өчен социаль яклау органына документлар китерергә кирәк.
Икътисадый күрсәткечләрне анализлау
Узган ел эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмаларның әйләнеше 6,5 млрд. сум яки узган елгы дәрәҗәгә карата 109 % тәшкил итте. Район буенча зур һәм уртача предприятиеләргә исәпләнгән хезмәт хакы фонды 1 млрд. 555 млн. сум булды. Эшчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе - 25143 сум, бу - узган елның шул ук чорына 96 % тәшкил итә.
Хезмәткә урнаштыру
Ел башыннан рәсми төстә теркәлгән эшсезләр саны 86 кеше тәшкил итте. Эшсезлек дәрәҗәсе - 0,58 %. Эшсезләр саны 2017 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 58 кешегә кимеде. 135 кеше җәмәгать эшләренә җибәрелде. Районның биш кешесе үз эшен оештыру турында килешү төзеде һәм үз предприятиесен оештырды.
Моннан тыш, районыбызда хезмәткә яраклы яшьтәге 593 инвалид яши. Аларның 168 е эшли. 2017 елда 88 кеше эшкә урнаштырылды. 2018 елда инвалидларны хезмәткә тарту эше көчәйтелергә тиеш. Безгә 100 кешене урнаштырасы бар. Район өчен 2018 елга инвалидларны 10 предприятиегә яки 24 кешене урнаштыруга квота билгеләнде.
Хезмәткә түләүнең минималь күләме арта
2018 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме 9489 сум итеп билгеләнде. Хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартылалар.
Җитештерү
Сәнәгать комплексы предприятиеләре 2017 ел йомгаклары буенча җиде йөз миллион сумлыктан күбрәк продукция җитештерделәр. "Алексеевск керамикасы" 259 млн. сумлык продукция җитештерде. Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы предприятиесе буенча җитештерелгән продукция күләме унике миллион сум тәшкил итте.
Алексеевск сөт заводы 500 млн. сумлыктан күбрәк продукция: сөт - 20 мең тонна, майсызландырылган коры сөт - бер ярым мең тоннадан күбрәк, май 802 тонна җитештерелде. Завод көн саен 40 тонна чимал эшкәртә. Предприятиедә 115 кеше эшли.
Декабрьдә ул, ассортиментын киңәйтеп, өсте алынмаган продукция җитештерүгә кереште. Хәзер анда өч төрле йогурт, сөт, кефир, шулай ук каймак эшләп чыгарыла.
Салымнар
Хисап елында 300 млн. сумлык үз керемебез керде.
Авыл хуҗалыгы
"АПКны үстерү" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә 921 млн. сумлык 3928 кредит бирелде.
33,5 мең тонна сөт җитештерелде. Һәр сыердан 4856 кг сөт савып алынды. Ит җитештерү 2,7 тонна тәшкил итте. Мөгезле эре терлекләр саны узган елгы дәрәҗәдә саклап калынды һәм 28158 баш тәшкил итте. 2017 елда авыл хуҗалыгында авыл хуҗалыгы продуктлары сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән 2 млрд. 271 млн. сум акча алынды. Тулай продукция бәясе 2 млрд. 890 млн. сум тәшкил итте.
Хезмәт хакын вакытында бирү, бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салымнарны түләү, район предприятиеләрендә эшләүчеләрне кыскартуга юл куймау, шулай ук 2018 елгы төзелеш программаларын үтәү бу елга төп бурычларыбыз булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев