Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район үзәге кешесе Анна Николаевна Абрамовага 100 яшь тулды!

Быел Анна Николаевна - районның 100 яше тулган бердәнбер кешесе. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга район башлыгы Владимир Козонков килде. Владимир Константинович хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәненә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләде.

Район башлыгы җылы сүзләр әйтүе белән бергә бер гасырлык юбилее хөрмәтенә аңа Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан бүләк һәм котлаулар тапшырды.

Юбилярны шулай ук мәгариф бүлеге вәкиле Сергей Климов, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын бшкаручы Марина Солдатова һәм район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина да котлады. Анна Николаевна кунакларны ачык йөз белән каршы алды һәм аны котларга район башлыгы үзе килүгә балаларча сөенде.

Олы яшьтә булуына да карамастан, Анна Николаевна үз акылында, кунакларга тормышы турында сөйләде. Ул сугыш елларында мылтыгында патрон булмаса да, сөт заводын ничек саклавы турында истәлекләре белән бүлеште. Шулай ук абыйсы Александрның Ленинград янында "Катюша"да ничек сугышуы турында искә төшерде. Абыйсы өенә инвалид булып кайткан.

- Минем янга килгәнегез өчен рәхмәт. Өлкәннәрне онытмавыгыз шатландыра. Яшьләргә заманында без эшләгән кебек яхшы эшләүләрен телим. Сәламәт булыгыз, Аллаһы Тәгалә сезгә булышсын! - дип мөрәҗать итте ветеран кунакларга һәм газета укучыларга.

Кыз Лебяжье авылында Октябрь революциясеннән соң берничә атна узгач дөньяга килә. Ул вакытта бу авыл Лаеш районының Спас кантонына керә.

Ул күп балалы гаиләдә үсә. 1939 елда Михаил Иванович Абрамовка кияүгә чыга. 1941 елда ирен армиягә алалар, аннары ул фронтка китә. Сугыштан әйләнеп кайтмый. Анна Николаевнаның кызы туа, ләкин авыруы аркасында ул бала чагында ук үлә.


Сугыш вакытында Анна Николаевна сөт заводында каравылчы булып эшли, мылтыктан ата алмаганлыктан, аны корылмаганны йөртә. Сугыш елларында завод өчен утын әзерлиләр, Чистайга сыерлар куып илтәләр, тавыклар ташыйлар һәм Буа районында окоплар казыйлар.1943 елда Лебяжье мәктәбенә җыештыручы булып эшкә керә, анда 32 ел эшләп, пенсиягә китә.

Язмыш кушуыдыр инде, Анна Николаевна бүтән кияүгә чыкмый, 100 яшькә кадәр туганнары һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яши. Шунысын да әйтергә кирәк: аны күршесе Евгения Свистунова карап тора, ул аңа озак еллар буена бөтен көнкүреш мәсьәләләрендә булыша.

Туган көнендө аны котларга күршеләре, әлеге өйдә яшәүчеләр, танышлары, шулай ук "Көнчыгыш" торак милекчеләре ширкәте активистлары килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев