Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район үзәгендә булып узган иҗтимагый советта күп кенә мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Алексеевск муниципаль районы территориясен төзекләндерү: Алексеевск ш.т.б.да яр буен формалаштыру концепциясе һәм район үзәгендә мәчет төзү эш көне тәртибендә беренче тема булды. Исегезгә төшерәбез: 2018 елда Гагарин урамыннан алып Ахтырка елгасына кадәр Кама ярларын 700 метр төзекләндерү планлаштырыла.

Шулай ук яр буен торгызу программасы Просторная урамы тирәсендә дә гамәлгә ашырылачак. Ул ике елга исәпләнгән. Коену зоналарын төзекләндерү генә түгел, ә бәлки балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял итү урыны төзү дә күздә тотыла.

Әле тагын якын киләчәктә район һәм район үзәге мөселманнарын яңа күркәм мәчет тә сөендерәчәк. Аны төзү бу елга планлаштырыла. Аллаһы Тәгалә йорты Мамонов микрорайонында төзеләчәк.

Икенче мәсьәлә итеп территориаль җәмәгать үзидарәсе органнарының 2017 елгы эше тикшерелде. Районыбызның территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисләре Светлана Некрасова, Әлфия Әхмәтова һәм Елена Макарихина хисап бирде.

Җәмәгать контроле һәм коррупциягә каршы көрәшү буенча эшче төркемнәре булдыру турындагы мәсьәләне караганда Алексеевск муниципаль районының иҗтимагый советы рәисе Надежда Тарасова тыңланды. Эшче төркем составына мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район советы рәисе Елена Горелова, "ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча Алексеевск территориаль яшьләр (мәктәп) берләшмәләре" муниципаль бюджет учреждениесенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Лилия Кашапова, район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина, сугышчы-интернационалистларның ветераннар советы рәисе Николай Гордеев керде. Җәмәгать контроле һәм коррупциягә каршы көрәшү буенча эшче төркем рәисе итеп Елена Макарихина билгеләнде.

Сүз уңаеннан әйткәндә, 2017 елда Алексеевск муниципаль районының иҗтимагый советы үзенең эш тәҗрибәсен гомумиләштерде һәм аны "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы иҗтимагый советы" исемле республика конкурсына тәкъдим итте. "Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халык белән эшләү, муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар, учреждениеләр белән үзара бәйләнеш буенча җәмәгать советының эшчәнлеген иң яхшы оештыру" номинациясендә икенче урынны алды.

Иҗтимагый советның эшчәнлеге турындагы мәкаләләр районның махсус сайтында урнаштырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев