Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Рәхмәт, сиңа әтием!

Редакциябезгә атна саен диярлек юбилейлар уңаеннан котлау язылган мәкаләләр килеп тора. Менә шуларның берсе, Алексеевск бистәсендә яшәүче, бу көннәрдә үзенең 50 яшен тутыручы Рифат НУРУЛЛИНны котлап, Казан шәһәрендә яшәүче кызы Рузиләдән юлланган.

-Минем әтиемнең исеме Рифат. Ул 1966 елда Коры Көрнәле авылында биш балалы гаиләдә туа. Тәртипле, акыллы гаиләдә әтисе Кәлимулла һәм әнисе Гөлфирәнең тыңлаучан баласы булып үсә. Егерме яшендә әтиемне Совет Армиясе сафларына алалар. Ул Астрахань өлкәсендә ике ел хезмәт итә. Аннан кайткач үз авылларының кызы Гүзәлне очрата. Бик матур гына дуслашып йөргәч, гаилә корырга булалар. Шуннан 1991 елда мин кызлары Рузилә дөньяга килгәнмен, 1997 елда энем Рәиф туган.


Әтиебез бик уңган, нинди эшкә генә алынса да ул аны җиренә җиткереп башкарып чыга. Ул әле бик матур итеп гармунда уйный, биергә дә бик ярата. Әниебез Гүзәл дә әтиебезнең уң кулы, шулай булганда гына тату гаилә учагын саклап буладыр да инде ул. Мин әти-әниемнән үрнәк алам, аларның йөзләренә кызыллык китермәбез, дип сүз бирәм.


Кадерле, яраткан әтиебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз!


Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Сине яратучы гаиләң!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев