Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Рәхмәтемне белдерәм

Даими хәбәрчебез Зәки абый Нәбиуллин үзенең 80 еллык гомер юлына йомгак ясаган һәм, тормышта эшләгән бөтен эшләрен барлап һәм рәхмәт әйтеп, редакциягә хат китергән. Алар турында без газетабызга да яздык инде. Бусын да сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

- Әйе, миңа 80! Бу минем өчен зур сан! Аның һәр елы минем истә, алар барлык тормыш-көнкүрешемне һәм үткән юлларымны үз эченә ала. Моны күзаллау өчен аларны санап үтү дә җитә. Мәсәлән, бала чагым, яшүсмер, мәктәп елларым, 12 яшьтән ат җигеп, колхоз эшендә катнашуым, ат-дуңгыз көтүләрем (авыр еллар: ачлык, фәкыйрьлек), ФЗӨдә уку, төзелештә эшләү, Совет Армиясе сафларында хезмәт итү, армиядән кайтканнан соң авылда, сәнәк күтәреп, совхоз эшенә йөрү, Лаешта СПТУда - механизаторлыкка, ДОСААФта шоферлыкка уку, СПТУда - группа мастеры, хәрби комиссариат призывникларын шоферлыкка укыту; Пермь өлкәсендә индустриаль-педагогик техникум, Лаештагы СПТУда автоэш буенча укытучы, Лаеш хәрби комиссариатында җаваплы башкаручы, ягъни призывник яшьләр белән эшләү, соңрак шундый ук хезмәткә Алексеевск районы хәрби комиссариатына күчерелү һәм шунда хәрби хезмәт стажым 25 ел тулгач, менә инде 30 ел - лаеклы ялда.


Аннары шул 80 ел эшләү дәверендә югарыда язылганнар арасында мөһимлеге буенча ким булмаган башка игелекле эш-гамәлләр дә кылынды. Менә кайберләре: өйләнеп гаилә кору, балалар һәм оныклар үстерү, бакчачылык белән шөгыльләнү, умартачы һөнәрен үзләштерү, йорт-җирдә кирәк булган төзелеш-ремонт һәм күп төрле башка зур эшләр башкарылды, шулай ук республика һәм район газеталарына мәкалә һәм шигырьләр язу, фоторәсемнәр ясау белән мавыгу һәм, әлбәттә, намазга басу, Коръән сүрә-аятьләрен, догалар өйрәнү өчен дә вакыт табылды.


"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - дигән мәкальдән чыгып санап карасаң, җитмеш үк булмаса да, 80 елда шактый җыела икән ул Ходай рәхмәте белән кылган игелекле эш-гамәлләр. Боларның күбесе турында мин газета битләрендә урын алган күп санлы язмаларымда тәфсилләп язган идем инде. Хәзер ул язмалар китап язарлык җыелды. Мин хәзер шуларны барлап, эшкәртеп, фоторәсемнәр белән бизәп-баетып, ягъни тулыландырып, китап чыгарырга әзерлим, ягъни ниятлим. Ходай рәхмәте, исәнлек-саулык, иминлек белән башкарып чыгарга насыйп булсын иде!


Хөрмәтле газета укучылар! Гафу итегез, мин бит сүземне 80 яшем тулу уңаеннан мине чын күңелдән изге теләкләр белән котлаулары өчен зур рәхмәтләремне юллыйсы килүдән башлаган идем. Беренче чиратта, әлбәттә, "Заря" ("Таң"" газетасы хезмәткәрләренә. Алар газетаның беренче битенә гаиләмнең фоторәсемен урнаштырып, астына урыс һәм татар телләрендә матур мәкалә язып, мине бик зурладылар. Мин аларның җиңел булмаган мактаулы эшләрендә киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен һәм исәнлек-саулык телим.


Шулай ук үземнең якыннарыма, туганнарыма һәм мине хөрмәт итеп котлаучыларның барысына да зур рәхмәт әйтеп, аларга исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы һәм шатлыклы гомер кичерүләрен теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев