Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Россия бүләкләре – алексеевскилыларга

27 гыйнварда Яр Чаллының IT-паркында Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәйтелгән күчмә утырышы булды.

Утырыш 2017 елда республика транспорт комплексының эш йомгакларына һәм бу елга бурычларга багышланды. Коллегия утырышы кысаларында Татарстан Республикасы транспорт комплексы хезмәткәрләре бүләкләнде. Алар арасында якташларыбыз, "Алексеевскдорстрой" хезмәткәрләре дә бар.
Россия Федерациясенең дәүләт бүләге - II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медаленә бульдозер машинисты Вәлиев Нургаян Нургаләм улы лаек булды. Россия Федерациясе транспорт министрының Рәхмәт хаты фреза машинисты Балялин Денис Юрьевичка, экскаватор машинисты Мурзин Дмитрий Ивановичка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев