Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сабан бәйрәмендә безне нәрсә көтә...

Бу атна төгәлләнгәндә традицион сабан бәйрәме булачак: район үзәгендә ул 8 июньдә узачак, ә авыл җирлекләрендә 7 июньгә, шимбә көнгә (сәгать 10га) планлаштырыла.

Мәйданга район үзәге кешеләре һәм кунаклары иртәнге 9га чакырыла. Биредә, гадәттәгечә, җил тегермәне, тимерче алачыгы, чүлмәк ясау һәм туку остаханәләре белән "Авыл утары" этнографик комплексы җәелеп китәчәк. Балалар өчен махсус мәйданчык җиһазланачак, анда борынгы стильдә карусель, таганнар куелачак. "Сад" студиясе, "Элита", "Забава" төркемнәре балалар бию коллективлары, Казан артистлары, башка үзешчән сәнгать номерлары, шулай ук рәссамнарның мастер-класслары, "Кул эшләре" балалар әйберләре күргәзмәсе (сәйлән белән чигү, тамбур энәсе белән бәйләү һ.б.лар), фотокүргәзмә, музей экспозицияләре бәйрәмгә матур төсмерләр бирәчәк.


Сабан туенда, башка еллардагы кебек үк, балалар һәм өлкәннәр өчен спорт бәйгеләре: ат чабышлары, милли көрәш, волейбол, бадминтон, стритбол, канат тарту, вертикаль һәм авыш колгаларга менү, капчыклар белән сугышу, армреслинг, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, уенчыклар кисеп алу һәм күп кенә башка уеннар җәелеп китәчәк.


Сабан туе бәйрәм сәүдәсеннән башка да узмаячак: ярминкә бәйрәмендә төрле-төрле товарлар сатып алырга, өстәлләр һәм урындыклар куелган беседкаларда якты кояш нурларыннан качып ял итәргә мөмкин булачак.


Бәйрәм барышында хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре күзәтеп торачак, алар шулай ук автотранспорт чараларын дөрес куярга булышачаклар.

Сүз уңаеннан
Сабантуй бәйрәме кысаларында Сахаровка мәдәният йортына "Бердәм Россия" партиясеннән спорт кирәк-яраклары сатып алуга Сертификат тапшырылачак.

Игътибар: Мәйданга барырга "Сабантуй" дип язылган күрсәткечләр булышачак, алар Алексеевскига Чистай ягыннан кергән җирдә, Биләр юл чатында, Совет урамы белән Казаннан килүче юл чатында куелачак.


Сабантуй үткәрү урынына Мамонов ур. - СХХ - "Кама" к/т- "Факел" кибете - Пенсия фонды идарәсе - Совет урамы - 2нче Алексеевск урта мәктәбе - Красный восток - Сабантуй маршруты буенча рейс автобусы йөриячәк. Автобуслар иртәнге 7дә йөри башлаячак. Автобуста төркемләп баруга заказлар 8-9297-292-508 телефоны буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев