Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сак йөрегез сез юлларда

Бер көнне эшкә җыенганда, иртәнге хәбәрләрдән республикабыз буенча апрель аенда юл хәрәкәтендә һәлак булучылар саны узган елдагыдан күпкә арткан, дигән хәбәр тәнемне чымырдатты. Шулар арасында балалар да бар...

Димәк, апрельнең кояшлы көне кемгәдер җылы хисләр, ә кемгәдер салкын палата һәм гомерлек, онытылмаслык кичерешләр белән тәмамланган. Шундый уйлар белән машинага утырам, белгән юл догаларымны укып, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, юлга кузгалам. Иртәнге яз кояшы бистәбезне яктырта. Үзенең җылы нурларын тирә-юньгә таратып, һәр җан иясен иркәли. Ләкин урам башыннан чыгуың була, бөтен табигать гүзәллеге, хыялларың, соклануың пыяла көзге сыман ватыла, чәлпәрәмә килә, машина дөньясы. Кырмыска кебек берсе артыннан берсе чыж-пыж йөреп торалар, берәр чатта туктасаң, зур шәһәрләрдәге кебек басып торасың (бигрәк тә Оренбург трактына чыкканда Чистай юлы белән Алексеевск бистәсе юлы кисешкән урында). Вакыт-вакыт уйлап куясың, әллә машиналар кешедән дә күбрәк инде? Хокукы булганыбыз да, булмаганыбыз да, йөртә белгәнебез дә, белмәгәнебез дә рульгә утыра. Һәм шушы җилкуарлык аркасында гаепсез кешеләр юл һәлакәтенә эләгәләр. Ләкин машина йөртүчеләр генә бу проблеманың төп гаеплеләре түгел, җәяүлеләр үзләре дә бик еш юлда йөрү кагыйдәләрен бозалар. Юл - уенчык түгел. Анда һәр адымыңны үлчәргә, уйланырга кирәк. Менә шушы бер караганда җиңел эшне үтәмәү аркасында, кеше үзен дә, башкаларны да төрле фаҗигаләргә этәрә. Кызганыч, бик кызганыч, районыбызда да төрле дәрәҗәдәге юл фаҗигаләре булып тора. Райондашларымның кайгыларын кабаттан яңарт-мас өчен бу фаҗигаләрне искә төшермәскә булдым. Шулай да бик күптән булган берсенә тукталып китәм.
... Июнь ае. Җәй үзенең җылы канатларын җәйгән гүзәл чак. Шулай Фәнис абый эшкә барырга әзерләнә. Аңа яшь чагыннан ук мотоцикл җене кагылган. Тик бу һәвәслекнең очы чыга. Фәнис абый машинага бәрелә. Мотоцик-лы чәлпәрәмә килә, үзе көчкә исән кала, тик 63 яшьлек кешенең организмы яшьләрнеке кебек түгел шул, яралар катлаулы була. Ә күңел ярасы, инвалид булып калуы - тагын да тирәнрәк һәм төзәлмәс яра. Хатыны Гөлшат апаның йөрәге дә уттай янды шул, хәтта күңеле начар хәл, афәт буласын сизгән төсле эче пошты.
Тормыш һәркөнне кайнап тора, бөтенесе каядыр ашыга, нидер артыннан чаба. Урам чаты саен кибет..., кибет тезелеп киткән. Ә кибетләрдә тагын бер зарарлы нәрсә, ул - алкогольле эчемлекләр. Исерек машина йөртүчеләр катнашында һәлакәтләр саны артканнан-арта бара. Аек булмаган йөртүчеләр - бу һәлакәтнең төп сәбәпчеләре. Ятим калган балалар, парсыз калган ярлар, газиз баласын гомерлеккә югалткан әти-әниләр. Ә бөтен әйбернең, гаепсез кешеләрнең гомере өзелүнең сәбәпчесе - исерек килеш машина руле артына утырган шофер, мин узып өлгерермен әле дигән уй. Кешенең шундый җиңел уйлавы аркасында нинди генә афәтләр килеп чыкмый! Шоферлар, уйлагыз, кеше гомере шундый кадерле, хөрмәткә лаек, аны саклау - һәркемнең максаты. Ашыгабыз, кабаланабыз, барысына да өлгерергә тырышабыз. Ялгыш ясалган бер адым, мизгелгә... бары тик мизгелгә генә игътибарыңны югалту гомерлек фаҗига, тирән тән һәм күңел ярасына китерергә мөмкин. Туганнарыбыз, дусларыбыз, якыннарыбызның кадерлеләре булып, аларга авырлыклар китермичә, шатлык-куанычлар бүләк итеп яшик.
Юлларыгыз хәерле һәм имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев