Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сез иң күркәм кеше икәнсез!

Укытучы дигән олуг исемгә лаек булу җиңел түгел. Моның өчен күп укырга, педагогик осталыгыңны даими рәвештә камилләштерергә кирәк. Әлбәттә, балаларны ярату, алар белән аралашудан тәм табу, бөтен гомереңне шушы изге эшкә багышлау өчен күңелеңдә ныклы ышаныч булу шарт. Урманасты Шунталысы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Наил кызы Мәхмүтова бу...

Вакыт тиз үтә. 1966 елның салкын декабрь аенда Наил абый белән Мөнәвәрә апа гаиләсендә 5 нче бала булып туган кыз быел илленче кышын каршылады. Гомерен балаларга багышлаган Гүзәлия күрше Чистай районының иң матур төбәкләреннән берсе булган Чирүле Шунталысы авылында туып-үсә. Укытучы булу теләген күңелендә йөрткән кыз мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама педагогия училищесына укырга керә, соңрак югары белемле дә була. Хезмәт юлын туган авылында башлап җибәрә.


Наил абый белән Мөнәвәрә апа гаиләсендә бик кызыклы вакыйга була. Кызлары Гөлия Урманасты Шунталысы егете белән танышып, гаилә корып җибәрә. Һәм күп тә үтми, Гөлия апаның ире авылдаш егетен балдызы Гүзәлия белән таныштыра. Шулай итеп, бу гаиләнең икенче кызы да Шунталы килене була.

Аллаһы Тәгаләнең әмере шулай булгангадыр, Гүзәлия апаның ире дә балдызы Фәнияне Урманасты Шунталысы егете белән таныштыра. Нәтиҗәдә бу гаилә өченче кызларын да шушы авылга килен итеп төшерә. Әле шуннан соң да авыл егетләре, бу гаиләдә тагын кызлар юкмы икән, диешәләр. Чөнки, чыннан да, кызларның чибәр, тәртипле һәм уңган булуы ачыклана. Гаиләләре дә бу кызларның зур хөрмәткә лаек. Бертуган кызларның бер-бер артлы бер үк авыл егетләренә кияүгә чыгып, матур итеп туйлар үткәрүе бик кызыклы һәм истәлекле вакыйга булып кала. Гаиләләр бергә җыелгач бу вакыйганы көлешеп искә алалар.


- Аллага шөкер, безнең гаиләдә алты кыз һәм бер егетебез хәзерге көндә сау-сәламәт. Еш кына очрашып бәйрәмнәрне гаиләләребез белән бергә уздырабыз, шулай шатлыклы вакыйгалар уңаеннан гына очрашырга язсын иде Ходай, - ди апасы Гөлия ханым.


Гүзәлия апа белән Фәнил абый менә 29 ел инде тату гомер итәләр. Өч балага тормыш биргән Мәхмүтовлар. Кызлары Гөлназ, Гөлнара һәм Гөлинә - ата-ананың якты өмете, ышанычлы киләчәге. Мәхмүтовлар тормышта да, хезмәттә дә сынатмыйлар: каралты-кура тутырып мал асрыйлар, кырларын да үз көчләре белән эшкәртәләр. Менә шулай, хезмәтне сөеп, гаиләгә дә игътибарны дөрес бүлеп, иңне-иңгә куеп, үзара килешеп яши белә алар. Балаларын, ике якның да туганнарын атна саен каршы алып, мунча ягып, сыйлап, күчтәнәчләрен биреп озатып яшәүләргә ни җитә!

Гаиләсендә Гүзәлия ханым акыллы хатын, булдыклы хуҗабикә, һәрвакыт төпле киңәшен бирә торган әни. Эшендә балаларга яхшы белем бирүче, хезмәттәшләре арасында хөрмәтле кеше ул. Гүзәлия Наил кызы - кешелекле, тирән белемле, иҗади эшләүче, тырыш, сабыр, ихтирамга лаек укытучы һәм тәрбияче. Ул авыр, катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлын таба һәм башкаларга да күрсәтә, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләре, җылы сүзе белән кешенең күңелен күрә белә.

Эчкерсез укытучы замана белән бергә атлый, һәрвакыт эзләнә һәм укый. Әлбәттә, балаларны яраткан, ягымлы тавышы, эчкерсез аралашуы белән аларны үзенә тартып, авызына каратып тора белгән белгеч нинди генә шартларда да үз һөнәренең остасы була белә. Андыйлар укытучы, тәрбияче һөнәренең генә түгел, ә үзләре эшләгән мәктәпнең дәрәҗәсен дә күтәреп тора.

Мәктәпләр оптимальләштерелгән чорларда аңа ике сыйныфны бергә укытырга туры килә. Һәр балага игътибарын, назын һәм күңел җылысын бирергә омтыла. Һәм чыннан да шулай килеп чыга.Ә балалар аңа әйбәт укулары һәм гамәлләре белән җавап кайтаралар. Бу арада үткән район олимпиадаларында ул укыткан Җиһаншин Азамат җиңүче, ә Бурганова Алинә (4 сыйныф укучылары) призер булды. Апалары аларны республика күләмендә үтәчәк бәйгегә әзерләү өстендә эш алып барырга планлаштыра. Мәктәптә яхшы укып, конкурсларда катнашып урыннар алган балаларның ата-аналары алдында да укытучының абруе зур була, минемчә.


- Без Гүзәлия апабызны бик яратабыз. Ул тырыш, таләпчән, балаларның уңышына чын күңеленнән шатлана, ә авыррак укучы бала өчен хәтта күз яшьләре белән кайгыра, көенә. Ул беркайчан да өенә кайтып китәргә ашыкмый. Бала дәрес темасын аңламаса, дәрестән соң алып калып аңлата. Мин аны шул яктан хөрмәт итәм. Ул шулхәтле тырыш, балалар дөньясы белән яши. Ул укыткан балалар һәрвакыт конкурсларда катнаша. Минем кызым Алинә бәйгеләрдә катнашып беркайчан да урынсыз кайтканы юк. Бу бит Гүзәлия апаның тырышлыгы. Шуны да әйтеп узасым килә: аның укучылары бик актив, мәктәп һәм мәдәният йортында узган бәйрәмнәрдә чыгыш ясамый калганнары юк, - ди укучысының әнисе Аида ханым.


Гүзәлия апа Мәхмүтованың укытучы булып эшләвенә быел 30 ел булды, күптән түгел үзенең алтын юбилеен уздырды. Юбилей - кеше гомеренең иң матур мизгеле, хатын- кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Ару-талу белми эшләүче укытучыга алдагы елларда да сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар, мул тормыш, иҗади уңышлар телисе килә. Якынлашып килүче Яңа еллар белән сезне! Яңа еллар сезгә ак бәхетләр, зур уңышлар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев