Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сезнең өчен компьютер НӘРСӘ УЛ?

Бүген һәрбер өйдә диярлек компьютер бар һәм бу инде артык байлык булып саналмый. Компьютерлар белән бергә безнең тормышыбызга Интернет та нык килеп керде. Хәзерге заман уңышларыннан алексеевскилылар файдаланамы? Компьютерлар - яманлыкмы, әллә рәхәтлекме? Тормышыбызны җиңеләйттеләрме, әллә, киресенчә, катлауландырдылармы? Әлеге сорауларны без респондентларыбызга бирдек.

Нурсидә Әхмәт-шина, тәрбияче (Алексеевск):

- Компьютер янында көненә якынча 3-4 сәгать утырам. Гадәттә иртә белән электрон почтамны карап чыгам. Интернетны еш кулланам, чөнки эшем буенча булыша. "Коткаручы таякчык" дип тә әйтергә була. Аннан өч еллар элек файдалана башлаган идем, хәзер тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Моның начар булуын да беләм, ә икенче яктан, күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин.

Зөһрә Сәхапова, сатучы (Түбән Тигәнәле):

- Узган гасырның 90нчы еллар урталарында илебезнең күпчелек халкы компьютер турында да, Интернет турында да аз гына да күз алдына китерә алмый иде. Хәбәрләрне гәҗит-журналлардан укыйлар, телевидение һәм радиодан ишетәләр иде. Хатларны да шарлы авторучкалар белән язалар һәм кайбер кешеләр генә телефоннан сөйләшәләр иде. Ә бүген күп халыкта компьютер бар, мин моны бер яктан начар дип уйлыйм, чөнки ул радиоактив нурланыш бирә, күрү сәләтен киметә һәм башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә Интернетка да бик сирәк кенә, үзем өчен мөһим булган сорауларга җавап табар өчен генә керәм. Тиктомалдан болай гына аның янында утырмыйм.

Венера ЧӘПЧӘКОВА, 10нчы сыйныф укучысы (Урта Тигәнәле):

- Күп кеше элегрәк ничек итеп социаль челтәрләрдәге битләренә кермичә көннәрен үткәрү-ләрен, электрон почталарын тикшермичә, Skype (скайп) һәм ICQ (аська)дан башка яшәвен хәзер күз алдына да китерә алмый. Мин дә Интернеттан еш һәм күптәннән файдаланам: имтиханнарга әзерләнәм. Ул бар яктан файдалы, дип саныйм, яңалыклар укыйм, доклад һәм рефератлар язарга мәгълүматлар эзлим, күңел ачу өчен дә ул җайлы. Киләчәгемне компьютердан башка күз алдына да китерүе кыен, чөнки барыбыз да шуңарга бәйле.

Лилия Садриева, башлангыч сыйныф укытучысы (Кече Кызылъяр):

- Компьютерның барлыкка килүе кеше тормышын яхшыртса да, аның сәламәтлеге өчен бик үк әйбәт нәрсә түгел. Эшебездә дә кабинетлар компьютерлар белән җиһазландырылган, эшләргә дә җиңел. Хәтта 60ка җитүчеләр дә аны өйрәнергә тырыша, чөнки аларга әлеге өйрәнелмәгән дөнья бик кызык. Шәхсән үзем ярты эш көнемне компьютер янында үткәрәм: бөтен документларыбыз электрон формада, шуңа өстәп электрон журналлар плюс профессиональ сайтлар. Өйдә дә компьютер янында утырырга туры килә: дәресләргә әзерләнәм, презентацияләр ясыйм, дус кызларым белән социаль челтәрләрдә аралашам. Ярты гомерем компьютер белән үтә дисәм дә ярый. Ә инде анда уйнау турында сүз дә булырга мөмкин түгел, күрү сәләтен сакларга кирәк.

Земфира Вәлиева, авыл мәдәният йорты директоры (Урманасты Шунталысы):

- Интернеттан ике ел тирәсе файдаланам. "Дуслашырга" өлгердек, дисәм дә була. Әлеге көнгә кадәр аның нәрсә икәнен дә белми идем. Аннан ничек итеп дөрес файда ланырга икәнлеген бик тиз төшендем, ә шулай да күп нәрсәләргә өйрәнәсем бар әле. Социаль челтәрләрдән күп дуслар таптым. Эшем өчен дә кызыклы һәм файдалы әйберләр табам. Чынлап та, бик кызык дөнья икән бу Интернет дигән нәрсә. Аның янында утырып, рәхәтләнеп ял итәм: яраткан җырларымны тыңлыйм яисә видео карыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев