Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Шикәр комы – татлы бүләк

"Шәһри Казан" газетасы хезмәткәрләре үзләренең 25 еллык юбилейлары уңаеннан үз укучыларына 25 капчык шикәр комы өләште. Җиләк-җимеш өлгергән чорда моннан да файдалырак бүләк булырга да мөмкин түгелдер, шулай бит, хуҗабикәләр? Бер капчык шикәр комына ия булу өчен 2015 елның икенче ярты еллыгына газетага язылырга һәм оригиналь варенье рецепты белән язылу...

Ә укучыларыбыз игътибарына шул рецептны тәкъдим итәбез.

Әнкәй рецепты

Минем әңкәй җир кешесе иде

Тормышны ул өзелеп яратты.

Табигатьтә булган бар матурлык

Күңелендә нурлар уятты.

Җәй көннәре җиләк-җимеш өлгергәндә

Бер минутын бушка уздырмый,

Барыбызга эшне табып тора

Беребезне дә ул тик тотмый.

Ык буйлары чиксез киң болыннар

Нәрсә кирәк - җаның ни тели,

Җиләк, бөрлегән, балан - җый, өлгер-

Өстәлеңдә тәм-том өзелми.

Әңкәй белән йөргән күп сукмаклар

Хәтер түрләрендә төрелгән.

Яшьлек сукмаклары изге теләкләрдә

Җиләк-җимешләрдән түшәлгән.

Ерак урман " кәҗүннәйгә" барып

Чиләк - чиләк җыйдык карлыган.

Урман карлыганы авызыңда эри

Ничек үскән, ничек каралган.

Карлыганны эшкәртергә кирәк

Как коясың һәм дә кайнатма.

Барысы да була, арылган дип

Вакытыңны гына уздырма.

Әнием әйтә зур табакны ал да, кызым,

Чуен чүмеч синең кулыңда,

Ике чүмеч шикәр комы, карлыганны

Салып куй син шушы табакка.

Утыз минут үткәч, сүрән утта

Ярты сәгать кайный кайнатма.

Агач кашык белән әкрен болгат,

Тимер кашык белән болгатма.

Бер чүмечне шикәр комы өстәп

Тагын ун минут кайнатабыз

Бер сәгать суытабыз да

Савытка тутырабыз.

Балчык чүлмәк тәмле кайнатманы

"Свежий" килеш саклый

Кар базында тора ел буена

Тәме дә шул һич тә бозылмый.

Салкын кышта әңкәм "вәринҗәсе"

Хуш ис тарата түгәрәк табында

Чуен чүмеч бизмән ролен үти

Бу рецептны саклыйм һаман да.

***

Кар базында иде бөтен ризык

Эремчек, катык һәм сөт.

Рәхмәт әңкәй, рәхмәт әткәй,

Үстердегез эшкә өйрәтеп.

Чуен чүмеч башка бик күп әйбер

Музей түрләрендә шкафта.

Әтәй-әңкәй сүзе гомерем буе

Маяк булды миңа

тормышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев