Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әшнәк авылында гомер кичерүче Рәхим Нургалиевка 8 майда 55 яшь тулды

Әшнәк авылында гомер кичерүче Рәхим Нургалиевка 8 майда 55 яшь тулды. 55 яшь әллә ни күп гомер булмаса да, аңа балаларын үстереп, олы юлга чыгарганчы күп сынаулар үтәргә туры килгәндер.

Ул гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кеше. Бүгенге мәкаләбез сабыр һәм игелекле, бик тәртипле һәм бик акыллы кеше турында.

 

Рәхим әфәнде 1963 елның 8 маенда Әшнәк авылында Раил һәм Мәрьямбикә гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Шушы авылда өчьеллык мәктәпне тәмамлап, күрше Зур Полянка авылы мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укыганда каникул вакытларында комбайнчы булып эшләүче әтисендә ярдәмче була. 1980 елда мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына Ватаныбызны сакларга китә.

 

1983 елда “Разумовский” совхозында тракторчы булып эшли. Шушы вакыт эчендә Рәхим Лаеш совхоз-техникумына укырга кереп, агроном белгечлеге алып чыга. Укып бетергәч, 1988 елда үзенең туган ягы Әшнәк авылында экскаваторда эшли. Бу елларда газлаштыру башлана. Рәхим бу эшләрдә дә катнаша.

 

1989 елда күрше авылның чибәр кызы Илсөяр белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Тормышларына ямь өстәп, бер-бер артлы өч уллары туа. Малайлары барысы да, әти-әниләре кебек, эшчән, тырыш, тәртипле булып үсәләр. Олы уллары Рәсим өйләнгән, хатыны Гөлназ белән Фәнил исемле ул үстерәләр. Фәнил – дәү әтисенең яраткан оныгы. “Аның теле дә “дәү әти дип ачылды. Ул оныгы өчен барысын да бирергә әзер”, – ди киленнәре Гөлназ. Ә калган ике уллары Рәфил белән Рифат әле өйләнмәгән.

 

Рәхим әфәнде – кайгыртучан әти, ягымлы дәү әти, хатыны өчен ышанычлы терәк. Аны гаилә өчен генә туган диярсең. Бар булмышын гаиләсенә багышлаган ул. Хатыны белән тормыш дигән йөкне балалары ярдәмендә икәү җигелеп тарталар. Гаиләдә табак-сабыт та шалтырамый тормый инде ул, ләкин алар килеп туган проблемаларны бергәләп киңәшеп, ачуланышмый гына, уртак фикергә килеп хәл итәләр.

 

Ачуланышып, тормышның ямен җибәрергә теләмиләр. “Бу матур тормышта ни өчен соң әле вакытны вак-төяккә бәйләнеп үткәрергә? Гомер болай да кыска, аның кадерен белеп калырга кирәк“, – диләр алар.

 

Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр. Рәхим әфәнде боларны әллә ничә тапкыр арттырып үтәгән. Агачын да утырткан, өен дә салган, улларын да үстергән, әле берне генә түгел, өчне.

 

 Рәхим Раил улы бүгенге көндә Алексеевск “Водоканал”ында экскаваторчы булып эшли. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара, 3-4 ел рәттән оешманың Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнә.

 

Нургалиевлар гаиләсе – Әшнәк авылында хөрмәткә лаек гаилә. Алар хәлләреннән килгәнчә бөтен кешегә ярдәм итәргә тырышалар. Хатынының 90 яшьлек әтисен карыйлар, аңа тиешле хөрмәт күрсәтеп, аның рәхмәтенә тиенеп яшиләр.

 

Күршедә генә Рәхим әфәнденең үз әти-әнисе дә яши. Карт әтиләре белән карт әниләрен дә алар тәрбияли. Әби белән бабайның бергә гаилә коруларына – 55 ел. Шул вакыт эчендә дүрт бала – ике малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары барысы да гаиләле. Тугыз оныклары, дүрт оныкчыклары бар.

 

Илсөяр ханым белән Рәхим әфәнде Нургалиевлар хәләл көч белән тапкан, маңгай тирен тамызып төзегән йортларында тыныч күңел белән гомер кичерәләр. Үзләре өчен генә дип терлекләр, авыл җирләренә генә хас булганча күп иттереп кош-корт асрыйлар, бәрәңге бакчаларында яшелчәләр, малларына ашату өчен печән үстерәләр.

 

Бу гаиләнең бөтен бәхете – гаиләдә, тырыш хезмәттә, тигез канат астында, җылы гаилә учагында дөрес тәрбия алып үскән балаларында, оныкларында.

 

Бар тырышлыгыңны куеп, хезмәтеңә теш-тырнагың белән ябышып, җиренә җиткереп эшләнгән эш үз нәтиҗәләрен бирми калмый. Алар да бай, мул тормышта, бер нәрсәдә дә мохтаҗлык күрмичә, тормыштан канәгать булып яшиләр, балаларына да терәк һәм үрнәк булып торалар.

 

– Безне кадерләп үстереп,  үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без тормышта үз юлыбызны табып, әни белән икегезнең йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз.

 

Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле син. Өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч булып, озак гомер итегез.

 

Без – өч балага тормыш бүләк итеп, бергә гомер итүегезгә киләсе елда 30 ел тула. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә!– дип яза барлык балалары исеменнән киленнәре Гөлназ.

Ихлас күңелән котлыйбыз,

Сәламәтлек телибез.

Бәхетләргә,шатлыкларга

Күмелеп яшә, дибез.

Озын гомереңне бирсен,

Синең кебекләр сирәк.

Бергә матур яшик әле,

Син бит безгә бик кирәк.

Бәхет-шатлык,сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә.

Бер шатлыкны ике итеп

Яшик лә, әти, бергә, –

дип шигъри юллар белән тәмамлый сүзен Гөлназ.

Әлфия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев