Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Спорт, Сочи, Олимпия уеннары

17 көн буена әле Сочидагы Олимпиаданы, әле Украина мәйданындагы хәлләрне күзәтеп, февраль аеның үткәнен дә сизми калдык. Илебез командасы өчен телевизор экраннары аша гына җан атсак та, бу Олимпиада безгә бик ошады. Урамда очраган укучыларыбыздан, сезнең өчен Олимпия уеннары кайсы ягы белән истә калды, спортның кайсы төрен күбрәк яратып карадыгыз,...

Илсур Вәлиуллин:
- Мин, гомумән, спортка мөкиббән кеше, ә Олимпиада инде ул минем өчен дүрт елга бер тапкыр була торган, сагынып көтеп алынган зур вакыйга. Әле кайчан гына Сочида әзерлек эшләре башланган иде, хәзер инде менә шул вакыйга үтеп тә китте. Олимпиаданың расписаниесен алып, телевизордан барлык уеннарны карап бардым. Минем иң яраткан спорт төрләрем - хоккей, чаңгы марафоны һәм биатлон. Мин Олимпиада башланыр алдыннан ук, безнекеләр фигуралы шуу, биатлон һәм хоккейда 100 процент алтын алырлар, дип уйлаган идем. Ни кызганыч, Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән хоккей командабыз өчен бу Олимпия уеннары Россия хоккей тарихына иң авыр уен булып кереп калыр инде, бераз каушап киттеләр алар, шуның нәтиҗәсендә 1:3 исәбе белән финнарга оттырдылар, тик мин аларны гаепләмим. Бер көнне кайсыдыр каналның алып баручысы: "Бер фигуралы шуучы кызыбыз хоккей командасындагы 25 ир-атны "бәреп екты", - ди. Мин бу фикер белән килешмим, безнең команда әлегә кадәр гел җиңүләргә ирешеп килде, биш тапкыр җиңеп, бер тапкыр җиңмәгәч, син көчсез дигән сүз түгел бит әле. Бөтен алтын да безгә генә булмас, анда бөтен илдән дә иң көчлеләр генә килә.

Татьяна Белянина:
- Бу 17 көннең үткәнен дә сизми калдым, без гаиләбез белән Олимпиаданы карап барырга тырыштык. Җиңү яулаганда эч күңелебез белән сөендек, җиңә алмасалар, сүкмәдек. Тик кайбер ярышларда хәтта волидол да кабарга туры килде, мәсәлән, Евгений Плющенко өчен бик кайгырдым мин. Ул чын мәгънәсендә баш-аягы белән фигуралы шууга гашыйк. Фигуралы шуу осталарының барлык чыгышларын күзәттем, Аделина Сотникова һәм Юлия Липницкаялар өчен сөендек, Аделина Россия һәм Советлар Союзы фигуристкалары да булдыра алмаганны булдырды, ул аерым хатын-кызлар турнирында алтын медаль алды, ә Юлия исә, илебез тарихында иң яшь Олимпия чемпионы, афәрин!

Гөлнара Җаббарова:
- Олимпиаданы ачылыш тантанасыннан алып, ябылганчы карадык. Бистәдән бер танышым ачылышка барды, ул: "Анда 40 меңләп кеше булуга карамастан, бернинди этеш-төртеш тә юк, барысы да искиткеч оештырылган, мин илебез өчен бик горурланып утырдым, бәлки телевизордан алай ук булмагандыр, ә трибунадан карап утырганда гаҗәеп күренеш булды, миңа бик ошады, андагы атмосфера шундый уңай тәэсир итте ки, бер еллык энергия алдым, дип әйтә алам!" - дип сөйләде.


Галия Вәлиева:
- Мин Олимпия уеннарын карарга бик яратам, аның башланганын көннәр санап көттем дисәм дә ялган булмас. Кышкы уеннарны аеруча яратам, әлбәттә, скелетон, бобслей, сноуборд, тау чаңгысы һәм трамплиннан сикерү кебекләре сәламәтлек өчен куркыныч. Чаңгы эстафетасын аеруча үз итәм. Тик анда беренчелекне норвегиялеләр алды, алар моңа лаектыр да, ишетеп белүемчә, һәр норвегияле гаиләсендә шуу өчен кимендә 10 пар чаңгы тора, ди.

Мөслимә Галимова:
- XXII Кышкы Олимпия уеннарының ачылышын мин Универсиадабыз белән чагыштырып утырдым. "Фишт" стадионы трибунасы аша спортчыларның 88 делегациясе узды, барысын да йотлыгып диярлек күзәттек. Бездәге Олимпия уеннары Россия спорт тарихында иң уңышлысы булды. Күңелем белән көтсәм дә, болай ук булыр дип уйламаган идем. Тик Татарстаныбыздан барган сигез спортчының берсе дә медаль белән кайтмавы гына бераз күңелсез, ярар инде, бәлки, моның да уңай ягын күрә белергә кирәктер, казнабызга зыян килмәс, шаяртам, әлбәттә. Аларның әле барысы да алда, тик безнең илебездәге Олимпиаданы безнең оныклар гына күрер инде. Дөресен әйтәм, мин ябылу тантанасында комментаторга кушылып еладым.

Әйе, без, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән үзебезнең илебездә үткән Олимпиадада җиңүчеләр булдык, бу бик сөенечле, Көньяк Кореядә нәрсә булыр - анысын бер Ходай белә, тик үзебездә җиңәргә кирәк иде.
Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев