Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Су сыйфатын яхшырту эшләре

Алексеевск ш.т.б.да бистәнең үзәк өлешендә су белән тәэмин итү системаларын яхшырту эшләре үткәрелә.

Калинин урамы буйлап Пионерлар тыкрыгындагы 2, 4 нче күп фатирлы өйләрне су белән тәэмин итүне яхшырту; Павелкин урамы буйлап 24, 25, 26, 26 «а», 27, 28, 29 нчы күп фатирлы өйләрне су белән тәэмин итү; Куйбышев урамы буйлап Октябрь урамындагы 1, 2 нче һәм Куйбышев урамындагы 47, 49 нчы күп фатирлы өйләрне  су белән тәэмин итүне яхшырту өчен суүткәргеч линияләр салына.
Бу максатларда “Ромашка” балалар бакчасы янында 50 куб. метр сыйдырышлы суэтем башнясы куелды, бу моңа кадәргесеннән шактый зуррак. Яңа суэтем башнясын яңа суүткәргеч челтәрләрне салып бетергәннән соң тоташтырырга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев