Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сугыш кайтавазы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Аны лаеклы каршылау өчен районда җитди әзерлек бара. Җиңү яулап кайтып, үлгәннәрнең каберләрен барлау, төзекләндерү кебек эшләр башкарыла. Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлап, авылларда концертлар куела. Шушы көннәрдә генә Кыр Шунталысы авыл мәдәният йортында да Бөек Җиңүгә багышланган концерт булып узды.

Шул хакта район мәдәният йортының методик кабинеты мөдире Рәфидә Гатина менә нәрсәләр сөйләде:

- Шушы көннәрдә Кыр Шунталысы авылы мәдәният йортында "Сугыш кайтавазы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Бу кичәнең кунаклары сугыш һәм тыл ветераннары, 1941-1945 елларда туган сугыш чоры балалары иде.

Килгән кунаклар өчен фойеда татар милли ашларыннан бик матур өстәл әзерләнгән иде. Авылыбызның уңган-чибәр кызлары, мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Наз" фольклор ансамбле апалары (сүз уңаеннан әйткәндә, биредә өч "Наз" төркеме бар: балалар, урта яшьтәгеләр, олылар), милли киемнәр киеп, килгән кунакларны чәй табыны янында тәмле-тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Менә концерт башланып китте. Алып баручы Гөлара Гатауллина кичәне Назлыгөл Камалованың түбәндәге шигъри юллары белән башлап җибәрде:

Кабат килде Бөек Җиңү язы,

Тагын бер ел гомер үтелгән.

Җитмеш ел сугыш күрмәсәк тә

Кайтавазы китми күңелдән.

Еллар арты еллар килә, имин булсын,

Сугыш күрмәсеннәр әтиләр.

Өзелмәсен ирексездән гомер,

Булмасыннар җирдә ятимнәр.

Килгән кунакларны ветераннар советы рәисе Кәлимулла Нотфулла улы Хамматгалиев Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде.

Сәхнәдә җыр, бию, шигырьләр бер-берсен алмаштырып кына торды. Үзләренең моңлы тавышлары белән кунакларыбыз Гөлфәния Казилова, Наилә Арсланова, үзебезнең үзешчән артистларыбыз Асия Сәйфетдинова, Алсинә Гарифуллина, Әлфис Нургалиевның җырлары җылы кабул ителде һәм алкышларга күмелде. Ә "Наз" балалар фольклор ансамбле сугышка озату һәм кышкы озын кичләрдә авылдаш солдатларга җылы оекбаш, бияләйләр бәйләп, аларга посылкалар җибәрү, шул ук вакытта сугыш дип кайгырып кына утырмыйча, җыр һәм биюләр белән кич утыру күренешләрен дә күрсәтте.

"Наз" олылар ансамбле кичке уеннарда сөлге чигеп, шулай ук сугышка киткән ир-егетләре турында сөйләшеп, бер-берсен юатышып, өметләндереп, серләшеп утыралар. Шунда ук җыр-биюләр белән үзләренең күңелләрен дә ачалар.

Кыр Шунталысы урта мәктәбе директоры Гөлсинә Нуретдинова җитәкчелегендәге укытучылар һәм укучылар да бу кичәне әзерләп үткәрүдә актив катнаштылар. Балалар башкаруындагы җыр һәм биюләрне килгән кунаклар җылы каршыладылар. Алсу Зәйнуллина әзерләгән видео күренешләре концерт номерлары белән үрелеп барды. Ул күңелләрдә шул чор турында якты хатирәләр уятты.

Бәйрәмдә уен-көлке белән беррәттән моңсулык, күз яшьләре дә булмыйча калмады. Чөнки алып баручы Гөлара авылдашлары башыннан узган күп кенә сагышлы вакыйгаларны искә төшерде. Сугыш кырында ятып калган сугышчыларның хатларын үзәк өздергеч сөйләм белән халыкка җиткерде.

Кирәкле, шул ук вакытта мәгънәле бәйрәм укучыларда, яшьләрдә, тиешле гыйбрәт калдырып, бик матур узды.

Авыл халкы, мәдәният бүлеге исеменнән артистларга, оештыручыларга, финанс ярдәм күрсәткән авыл җирле үзидарәсе башлыгы Фәнис Хәммәдиевка рәхмәт сүзләре яуды.

Килгән кунаклар өйләренә яхшы кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев