Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тагын бер җитди юл һәлакате

Җомга көнне балигъ булмаган бала һәлак булган тагын бер юл фаҗигасе килеп чыкты.

ЮХИДИ начальнигы Илфат Җаббаров хәбәр иткәнчә, машина йөртү таныклыгы булмаган 17 яшьлек аграр колледж студенты (Биләрдә яши) кечкенә сеңелләрен утыртып, йөреп кайту өчен Шәмәгә таба чыгып китә. Зур тизлектә идарә итә алмыйча, машина кюветка барып төшә. Нәтиҗәдә иминлек каешы каптырылмаган 12 яшьлек кыз бала вакыйга урынында һәлак була. Икенчесе (анысына нибары 1 яшь) балалар креслосы аркасында исән кала, әмма баш чүмече һәм түбә сөяге сына, шулай ук муен умырткалары урыныннан күчә. Әлеге җәрәхәтләр белән сабый республика клиник хастаханәсенең травүзәгенә озатыла. Яшүсмер исә үзе җиңелчә сыдырылган урыннар белән котылып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев