Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тарихка кире кайтып

Узган атнада Урманасты Шунталысы авылында "Татарстанның изге урыннары" этнографик проекты кысаларында җимерелгән мәчет урынында истәлекле билге куелды. Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе инициативасын "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе хуплады.

Авыл кешеләре өчен бу чын бәйрәмгә әйләнде. Балалар мәйданчыгы каршындагы мәйданга төрле буын вәкилләре: балалар бакчасына йөрүчеләр, укучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, зыялылар, өлкән буын кешеләре җыелды. Кайбер аксакаллар моннан йөз ел элек төзелгән иске мәчетне хәтерлиләр әле. Сугыш ветераны, Воронеждан Германиягә кадәр юл узган Шәйхулла бабай Бәшировка мәчет манарасын кисеп төшергәндә 12 яшь булган:


- Мәчет зур, ике катлы матур, калын-калын бүрәнәләрдән төзелеп, зур булмаган имән субайларда тора иде, - дип истәлекләре белән уртаклаша ветеран.


- Мибтихан бабам аны карап торды: кышын мичен якты, чистартты. 1937 елда манараны бәреп төшерделәр һәм аны мәктәп иттеләр, ә аннары монда ашлык склады булды. Соңрак сүтеп алдылар да, бүрәнәләреннән икенче урынга авыл клубы салып куйдылар. Кызганыч, әлбәттә, анда карт бабайлар намаз укырга йөри, ә бәйрәмнәр вакытында бөтен авыл җыела иде.


Билге куйганнан соң Рөстәм хәзрәт дога укыды һәм урманастышунталылыларга мөрәҗәгать итеп, бу вакыйга район кешеләре өчен истәлекле булып тора, диде. Шулай ук җыелучыларга Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыятенең яшьләр комиссиясе рәисе, әлеге оешманың Чистай бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Салеев, Алексеевск районы башлыгы урынбасары Галина Белова, Чистай районының рус җәмгыяте рәисе Владимир Пономарев, Урманасты Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Алик Җиһаншин да мөрәҗәгать итте. Аларның барысы да әлеге вакыйганың мөһимлеген билгеләп үттеләр, ә Галина Белова, яшь буын ата-бабаларын онытмаска һәм аларның тарихын хөрмәтләп искә алырга тиеш, дип басым ясап әйтте:


- Бүген - авыл кешеләренең чын бәйрәме. Бу - бик әйбәт проект. Безнең Татарстанда атаклы, изге урыннар күп, без аларны, ни кызганыч, югалтканбыз. Шунысы куанычлы, мондый актив егетләр аркасында без изге урыннар турындагы истәлекне саклап калабыз.


Моннан тыш, район территориясендә Сакон һәм Березовая Грива авылларында җимерелгән чиркәүләр урынында истәлекле билге, шулай ук ярым җимерек гыйбадәтханәләрдә биш мәгълүмат элмә тактасы кую планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев