Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Түбән Тигәнәле авылында “Каз өмәсе” бәйрәме булып үтте

"КАЗ ӨМӘСЕ - АВЫЛ ТОРМЫШЫНЫҢ БИЗӘГЕ" Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син. Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен. Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен. Равил ФӘЙЗУЛЛИН

Күптән түгел Түбән Тигәнәле авылында халкыбызның борынгы бәйрәмнәреннән берсе - "Каз өмәсе" бәйрәме булып үтте. Шул хакта безгә даими хәбәрчебез, район мәдәният йорты методисты, "Ак калфак" җәмгыятенең Алексеевскидагы җирле җитәкчесе Алсу НӘҖМЕТДИНОВА мәкалә язып җибәргән.

- Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, йолаларын, ата-бабаларының ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр.

Татар халкы гасырлардан-гасырларга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти- әнигә, алардан балаларына үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Бүген, татар теленең язмышы хәл ителгән чорда, бу турыда тагын да ныграк уйланасың. Татар телен югалтмау, саклау өчен башка ысуллар, татар халкының милли бәйрәмнәрен һәм йолаларын барлыйсың...
Йолаларга килгәндә, алар безнең халыкта бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кызы килү, кыз димләү, өй туе, солдатка озату, ат саклаулар…

Халык бәйрәмнәре, йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше табигый рәвештә үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.

Татар халкы − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән үк күпләп каз асраган. Каз өмәсе көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе булган. Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр, шул өйгә җыелып, каз мамыгы йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп.

Эш вакытында алар милли җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Бала-чага, исләре китеп, аларны тыңлап тора да, урамга чыгып, иптәшләренә сөйләп күрсәтә. Шулай итеп, халыкның әкият-риваятьләре, халык авыз иҗатына әверелеп, буыннан-буынга күчә.

Мамыкны җыеп бетергәч, кызлар казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр, салкын суда чайкыйлар. Бу эштә егетләр дә кызларга булыша. Эш тәмамлангач, мәҗлес башлана. Яшьләр матур җырлар җырлыйлар, күңелле уеннар уйныйлар. Бик күңелле бәйрәм бу.

Гомумән алганда, каз - ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә, бик теләп асраганнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый.

Икенчедән, каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме. Җәй көне кипкән каз ите белән ит юклыгы да бик сизелмәгән. Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчкәннәр. Казга бәйле сынамышлар, табышмаклар бар. Бәйрәмнәре дә искиткеч үтә. Бигрәк тә "Каз өмәсе".

Үз эшенең осталарын биргән Түбән Тигәнәле авылы халкы әлеге бәйрәмгә тәфсилләп әзерләнде. Мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Арсланова бәйрәмне "Каз өмәсе" тарихы белән башлап җибәрде. Бу вакытта инде бер өйдә казлар йолкына башлаган иде.

Шушы өйдә йолкынган казларны барыбыз бергә барып алып, көянтәләргә казлар аскан яшь кызлар артыннан бөтен җыелган халык гармуннарда уйнап-җырлап инешкә төшеп киттек. Уелган бәкеләрдә казлар юылгач, янган учак янында татар халык уеннары уйналды. Җырлар җырланды, биюләр биелде.

Аннан соң халык өмә кунакларын көткән, казлар йолкынган өйгә таба атлады. Өстәлләргә каз итләре, татар халкының милли ризыклары куелган иде. Сыйланып кайнар чәйләр эчкәч, биеп алдык та, урам буйлап, гармун моңнарына кушылып, икенче өйгә таба атладык. Ул өйдә безне каз итеннән пешерелгән бәлешләр белән каршы алдылар. Кайнар каз бәлеше белән кайнар чәйне саф һавада авыз итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?

Бәйрәмнең беренче өлеше ачык һавада үтсә, икенче өлеше авыл мәдәният йортында үткәрелде. Икенче өлешне ачып җибәрү хуҗаларга - "Сердәшләр" төркеменә бирелде. Алар "Аулак өйдә каз өмәсе" күренешен күрсәтеп. өмәдә булган йолаларны, шаян сүзләрне, уеннарны искә төшерделәр.

Бәйрәмнең әлеге өлеше районыбызның татар авылларында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән үтте. Урманасты Шунталысыннан килгән кызлар бию төркеме "Каз канаты" композициясен, шаян бию башкардылар. Кыр Шунталысыннан "Ләйсән" җыр төркеме кызлары үзләренең моңлы тавышлары белән халыкны җыр-моң дәрьясында йөздерде.

Коры Көрнәледән егетләр җыр төркеме татар халкының Гөлбану җырын җырлады. Бөтен бәйрәмебезнең бизәге - Урта Тигәнәледән килгән "Ак калфак" җыр һәм бию фольклор төркеме "Җиләк җыям" биюе белән җәйге эссе көннәрне искә төшерде. Халык мәхәббәтен яулаган Урманасты Шунталысы авылы егете Ранил Вәлиев матур җыр башкарды.

Зур Тигәнәле кызлары күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлады. Кр. Баран авылыннан килгән "Бәрәнҗәр" керәшен халык ансамбле артистларының керәшен җырлары бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Аукцион да уздырылды, ул җыр-биюләр белән аралашып барды. Аукционга каз канатлары, казның эче-башы, каз мамыгыннан ясалган мендәр дә куелган иде. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик тырышып, бер-берсен уздырып катнаштылар аукционда. Әлеге бәйрәмгә дә кагылышлы, көнкүрештә дә кирәкле әйберләр саллы гына бәяләргә сатып алынды.

Бәйрәм бер сулышта үтте. Иртән башланган бәйрәм кичке якта гына татар халкының күмәк биюләре белән тәмамланды. Бәйрәм белән сихерләнгән халыкның әле таралышасы да килмәде. Авылда бәйрәмне оештыручы, "Каз өмәсе"нә интернет челтәре аша ерак вә якын аралардан бөтен кешене чакыручы шушы авылның мәдәният йорты җитәкчесе, уңган-булган, тырыш Наилә ханым Арсланова булды.

Аңа район мәдәният йорты , "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте, килгән, кайткан кунаклар, авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, бәхетле озын гомер, эшендә уңышлар телибез.

Кайткан кунаклар, авылның яшьләре һәм картлары, бала-чага - барысы да җыелган иде "Каз өмәсе"нә. Ахырдан, рәхмәтләр әйтеп, мондый күңелле бәйрәмнәрне күбрәк оештыруны сорап, өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев