Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Түбән Тигәнәле горурлыгы

8 февральдә Түбән Тигәнәле авылы кешесе, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Рәфәгат Сибгатулла улы Хамматов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне аны котларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин, Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Әлхәт Зәйнуллин һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Лариса Белова килде.
Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Владимир Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Шул хакта Урта Тигәнәле авылыннан киленнәре Зәмзәмия һәм туганнары Рәшит Сәхауовлар язып җибәргән.
- Күптән түгел, 11 февральдә, Түбән Тигәнәледә нәселебезнең аксакалы, иң олы һәм күркәм туганыбыз Рәфәгат абыебызның 90 яшьлек олуг юбилеенда булып кайттык. Аның газиз балалары Тәнзилә, Зөлфия, Әлхәт, Тәлгат, аларның гаиләләре һәм иң якын туганнарыбыз җыелган иде. Рәфәгат абыйның кодасы, Алиянең әтисе, Урта Тигәнәле мәчетенең күркәм карты Нурмөхәммәт абый шушы аш мәҗлесендә Коръән укыды.
Рәфәгат абый Сибгатулла бабай белән Гатия апаның ишле гаиләсендә туа. Гаиләдә алты бала: дүрт кыз һәм ике малай үсә. Гаиләдә ул икенче бала була. Җиде сыйныфны тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төрле эшләрдә эшли, әти-әнисенә йорт эшләрендә булыша. "Рәфәгат абыйның олы апасы сугыштан соңгы елларда колхозда тракторчы булып эшләде.
Энесе Зәет абый да армиядән кайткач, Лаешта механизаторлар әзерләү курсларында укып, тракторчы һөнәрен алды һәм без аның белән икәү бер тракторда алмаш-тилмеш эшләдек", - ди Рәшит абый.
Рәфәгат абый да Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Лаештагы механизаторлар мәктәбен тәмамлап, тракторчы булып эшли башлый. Ул гомере буена ДТ-54 тракторында көне-төне басуларда тир түгеп, җир сөрде, икмәк үстерде, 50 нче елларның кыш көннәрендә зәмһәрир суыкларда салкын тракторда колхозга Нурлаттан электр тапшыру линияләре өчен баганалар тарттырып кайту дисеңме, басулардан фермаларга салам тарттырумы - берсе дә калмады.
Туган колхозы өчен бик зур тырышлык куеп, эшен ифрат дәрәҗәдә җаваплылык тоеп башкарды ул. Үтә дә тәртипле, әдәпле кеше безнең Рәфәгат абыебыз.
1955 елда Мөнәвәрә апа Нургаен кызы белән гаилә корып җибәрәләр һәм иңгә-иң, кулга- кул тотынышып, 62 ел бик тату гомер кичерәләр.
Икесе дә бик тырыш, уңган булдылар. Алар биш бала: өч кыз һәм ике малай тәрбияләп үстерделәр. Бу гаиләдә балалар әти-әниләре үрнәгендә искиткеч хезмәт сөючән, тату һәм тыйнак булып үстеләр. Хәзерге көндә аларның һәркайсы, үзләре теләгән һөнәрне сайлап, тырышып хезмәт итеп яши.
Тәлгат Рәфәгат улы берничә ел "Алга" колхозын җитәкли. Хуҗалыкның эшләре көннән-көн алга бара. Күптән түгел бөтен тармагы автоматлаштырылган фермага күчтеләр. Бу үзе генә дә зур алга китеш. Чөнки күп җирләрдә хуҗалыклар таркала, авыллар тарала. Ә Алиябез Урта Тигәнәле авылы медпункты мөдирәсе булып, халыкның сәламәтлеген саклауда зур хезмәт куя.
Рәфәгат абый үзенең фидакарь хезмәтендә зур уңышларга ирешеп, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә "Хезмәттәге батырлык өчен" медале һәм күп кенә башка бүләкләргә лаек булды, колхозның персональ пенсионеры булып, лаеклы ялга чыкты.
Ни кызганыч, Мөнәвәрә апа моннан бер ел элек озакка сузылган авырудан соң бакыйлыкка күчте. Шулай ук кызлары Гүзәлия дә 27 яшендә, чәчәк кебек матур чагында, якты дөнья белән хушлашты.
Хәзерге вакытта Рәфәгат абый улы Тәлгат белән килене Алия тәрбиясендә яши.
Килгән туганнары белән аралаша, гомере буена шундый авыр хезмәт башкарып та, сәламәтлеген саклап кала һәм шул яшькә кадәр җитә алган ул. Моның сәбәбе - гел хәрәкәттә, күңеле чиста булудадыр, дип уйлыйм мин. Аны балалары, оныклары, оныкчыгы Сафия бик яраталар, хөрмәт итәләр, чөнки ул моңа лаек кеше.
Беркайчан да кеше белән сүзгә килмәде, аңардан беркайчан да ямьсез сүз ишетмәдек. Без аңа бәхетле, бәрәкәтле озын гомер, балаларының, оныкларының шатлыгына сөенеп, бәхетле картлык кичерүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев