Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Түбән Тигәнәледә Мәүлед бәйрәме

Игелек - ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Шул кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Аллаһы Тәгалә бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Ә изге Мәүлед аенда бер изгелекнең сәвабы җитмеш мәртәбә арта. Димәк, уйланырга урын бар.

30 ноябрь көнне Түбән Тигәнәле авылында Мәүлед бәйрәме булып үткән. Шушы уңайдан авылның имам-хатыйбы Әсхәт абый СӘХӘБЕТДИНОВ редакциягә хат юллаган.


- Мәчетебездә Мәүлед ашын зурлап үткәрдек. Бу беренчедән пәйгамбәребезнең туган көнен хөрмәтләп үткәргән аш булса, икенче яктан авылдашларыбызны, шушы авылда туып-үскән кешеләрне очраштыру кичәсе дә иде.


Бәйрәмгә иллегә якын кеше килде. Бистәбез имам-хатыйбы, хаҗи Рөстәм хәзрәт, чит шәһәрләрдә, авылларда яшәүче авылдашлар да кайткан иде.


Хаҗи Рөстәм хәзрәт бәйрәмне Коръән уку белән башлап җибәрде, кунакларны Мәүлед бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен белдерде, вәгазьләр сөйләде.


Урта Тигәнәле авылында яшәүче авылдашыбыз Хаҗия Хаҗиәхмәт кызы Коръән тутырып килгән, мин шуны багышладым. Сәдакалар өләшеп, дога кылынды.


Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлед бәйрәме белән котлавын кунакларга җиткердем.


Тантанада катнашучылар мөнәҗәтләр, салаватлар әйттеләр, Коръәннән сүрәләр укыдылар.


Кунаклар күчтәнәчләр белән килгән иде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.Токмачлы аш, ит белән бәрәңге пешерделәр, алар иртәнге 5 тән, урамда казаннар астына ут ягып әзерләнде. Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып торды, анда ниләр генә юк иде: карабодай бәлешләре, чәк-чәк, бавырсак, төрледән-төрле бөккәннәр, җиләк-җимеш һ.б.лар. Шушы мәҗлесне әзерләүдә Гөлнур белән Абделхәй Сабировларга, Гөлчирә, Наилә, Язилә, Альбина ханымнарга зур рәхмәт әйтәсем килә.


Халык бик канәгать булды, рәхмәт әйтте, кылган догаларыбыз кабул булсын, киләчәктә дә бу йола дәвам итсен иде, дип чын күӊелдән теләкләр теләде.


Иман йортына килгән һәрбер кеше күңеле чистарынып, җаны тынычланып, авылдашларына ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралышты.


Мәүлед көне уңаеннан сыйлар әзерләп мәҗлесләр оештыру, Аллаһы Тәгаләне зикер итәр өчен җыелу, ярлы һәм мохтаҗларга ихтирам һәм ярдәм күрсәтү, сәдакалар бирү - Мөхәммәд Пәйгамбәрне безгә җибәреп, безгә зур рәхмәт күрсәткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә бик зур олылавыбызны, рәхмәтебезне белдерү ул.


Әсхәт хәзрәтнең сүзләренә өстәп, шуны әйтәсем килә: авылларда азан тавышлары тынмасын иде. Ә Әсхәт хәзрәткә сау-сәламәт булып, авылдашларына, хак динебезгә озын- озак хезмәт итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев