Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әтәч елына «Әтәч» салаты

Быел булачак Әтәч елы уңаеннан, сезгә табыныгызның төп ризыгын - «Әтәч» салатын тәкъдим итәбез. //Кулинарка-лучшие рецепты// Ингредиентлар: - 1 тозлы балык (селедка) - 1 суган, 1 чөгендер, 2 бәрәңге, 3-4 кишер, 100 грамм майонез, тәмгә карап борыч һәм тоз. Ашамлыкларны әзерләп куябыз. Яшелчәләрне төрлесен төрле савытка, төрле вакыт аралыгына пешерергә...

Быел булачак Әтәч елы уңаеннан, сезгә табыныгызның төп ризыгын - «Әтәч» салатын тәкъдим итәбез. //Кулинарка-лучшие рецепты//

Ингредиентлар:

- 1 тозлы балык (селедка)

- 1 суган, 1 чөгендер, 2 бәрәңге, 3-4 кишер, 100 грамм майонез, тәмгә карап борыч һәм тоз.

Ашамлыкларны әзерләп куябыз. Яшелчәләрне төрлесен төрле савытка, төрле вакыт аралыгына пешерергә куябыз: бәрәңгене 20 минутка, кишерне 40 минутка, чөгендерне 1 сәгатькә. Суган әрчибез. Балыкны чистартабыз. Сөякләрен мөмкин кадәр алабыз.

Бәрәңгене пешкәч, кабыгыннан чистартабыз да, кыргычта уабыз. Аннан аны салат буласы савытка урнаштырабыз. Шунда ук, бәрәңгедән әтәч формасы ясарга тырышабыз. Бәрәңге өстеннән бераз гына майонез сылыйбыз.

Икенче катлам - балык һәм суган. Суганны вак итеп турыйбыз.

Өченчесе - кишер һәм майонез. Яшелчәләрне бераз тозларга да онытмыйбыз.

Соңгы катлам - чөгендер һәм аның өстеннән майонез белән әтәчне бизибез, формасын бирәбез. Аның өчен кондитер капчыгын кулланырга да мөмкин. Майонез аннан күпме кирәк, шуның кадәр генә чыга. Әтәчнең күзе урынына зәйтүн куябыз.

Әтәчнең кикриген, томшыгын кишердән ясагыз. Зәйтүнне вак кына итеп озынчага киссәгез, әтәчнең каурыйларын куерга була. Салат тәмле булсын өчен, 30 минут көтеп торырга кирәк.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев