Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ТИҮләр булдырылды

Бистә кешеләре өч территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) төзеделәр. Хәзер алексеевскилылар хакимият органнары белән нәтиҗәлерәк үзара ярдәмләшеп эшли алачаклар. Шулай ук әлеге иҗтимагый механизм Алексеевскины төзекләндерүгә өстәмә грант акчаларын җәлеп итәргә булышачак.

Дүшәмбедән алып чәршәмбегә кадәр өч зур микрорайон территориясендә район башлыгы Владимир Козонков һәм җәмәгатьчелек вәкилләре: шәһәр җирлеге депутатлары һәм бистәнең актив кешеләре катнашында җыелышлар булып узды. Бу очрашуларда район башлыгы, Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Зубрилова һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе Александр Харитонов яңа иҗтимагый берәмлекләрнең әһәмиятен һәм кирәклеген аңлаттылар.


Район башлыгы Владимир Козонков кешеләрне, авылларда үзара салым буенча референдум кысаларында җыйган кебек бернинди акча җыю да булмаячак, дип ышандырды. Бу система гражданнарның бистәне төзекләндерүдә актив катнашуын күз уңында тота.


ТИҮ икътисадый хокуклар бирелгән коммерция оешмасы түгел. Мисалга, теләсә кайсы өч участокның да өч елга бер тапкыр миллион сумлык грантка дәгъва белдерү хокукы бар. Бу акчаны теге яки бу ТИҮ территориясендә яшәүче гражданнарның ихтыяры буенча үз территорияләрен төзекләндерүгә: мәсәлән, балалар мәйданчыгы ясауга яки юлны ремонтлауга, ә бәлки әле фонтан да куюга тотарга мөмкин. Ә кайсы иҗтимагый үзидарәгә акча бүлеп бирергә кирәклеген билгеләүче комиссия өчен гражданнарның активлыгы: агачлар утыртуда катнашуы, шимбә өмәләре яки үз урамнарында Күршеләр көне һәм башка иҗтимагый чаралар үткәрүе төп нигез булып тора.


- Республикабызда 35 социаль программа эшли. Барлык авырлыкларга да карамастан, алар киләсе елда да эшләүләрен дәвам иттерәчәкләр. Ләкин ТИҮ булдыру һәм грантлар уйнатуда катнашу безгә үз көчебез белән бистәбезне тагын да матурайтырга булышачак. Яр Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә күптән инде шул мөмкинлектән файдаланалар. Күрше Чистай районы да үзен актив күрсәтә. Безнең бистәбез дә елдан-ел үсә, халкы да арта. Бездә дә ТИҮләр оештырырга вакыт. Грант алу - үзебез яшәгән җирне бик әйбәт төзекләндерү мөмкинлеге, - дип ассызыклап әйтте район башлыгы Владимир Константинович.


ТИҮнең өч утырышы булып узганнан соң өч инициатив төркем булдырылды, участок җитәкчеләре сайлап куелды, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең Уставы кабул ителде. Мәсәлән, "Көнчыгыш" ТИҮ рәисе итеп озак еллар сөт-консерв комбинатында җитәкче урыннарда эшләгән Елена Макарихина, "Просторный"ныкы "Красный восток" авыл мәдәният йорты директоры Светлана Некрасова, "Үзәк"рәисе итеп элеккеге мәшгульлек үзәге начальнигы Әлфия Әхмәтова сайланды.


Әлеге территорияләрнең чикләре шартлы рәвештә түбәндәге урамнар белән бүленде: "Просторная" - Павелкин урамына кадәр бистәнең бөтен көнбатыш өлеше; "Үзәк" - Павелкин урамыннан, тулысынча Ленин урамын да кертеп, Гагарин һәм Бутлеров урамнары; бистәнең көнчыгыш өлешендәге барлык калган урамнар "Көнчыгыш" ТИҮгә керә. Шул рәвешчә, аларның һәркайсында өч меңгә якын кеше яши.


Башкарылган эш йомгаклары буенча бер миллион сумга ия булу өчен актив эшлисе генә кала.

Фото tver-pravda.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев