Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

“Тормыш көзе – алтын чор”

Айның Өлкәннәр көненә туры китерелгән беренче ункөнлеге тәмамланып килгәндә традиция буенча үзәк китапханәнең уку залында "Тормыш көзе - алтын чор" дигән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Очрашуга өлкән яшьтәге актив укучылар, шулай ук оныклары белән китапханә эше ветераннары чакырылды. Балалар залга җыелучыларның барысын да бәйрәм белән котладылар һәм әбиләренә һәртөрле яхшылыклар теләделәр. Кичә кунаклар өчен махсус әзерләнгән программа белән дәвам итте, анда бәйрәм тарихы яңгырады. Алып баручылар моннан берничә мең ел әле Борынгы Грециядә үк сыналган яшьлек серләре турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар үз якларыннан дәртле һәм күтәренке күңелле булуларының серләре белән уртаклаштылар. Алар шаян "Любушки" конкурында һава шарларына косынкалар бәйләүдә,"Җыр марафоны" һәм "Бию марафоны" конкурсларында катнашып, тизлекләрен, җитезлекләрен, осталыкларын һәм иҗадилыкларын күрсәттеләр. "Азбука любви и добра", Анна Герман репертуарыннан "Один раз в год сады цветут" җырларын, "Бабушки-старушки" җыры көенә үзгәртеп җырланган шаян җырны башкарган Влада Тулаева һәм Юлия Кузьминаның музыкаль номерлары кичәнең бизәге булды...

Бәйрәм турында фикерләре белән уртаклаштылар, үзләрен борчыган темаларга сөйләшеп утырдылар, шулай ук бәйрәм табыны янында шаярттылар һәм күңел ачтылар.

Әлеге кичә, - ди әйдәп баручы китапханәче, - бөтен укучыга ошагандыр, дип ышанам. - Безнең аларны бәйрәм белән котлыйсыбыз гына түгел, ә бәлки көндәлек эшләрдән азат иттерәсебез, рәхәтләнеп ял итәргә, буш вакытны бергәләп үткәрергә мөмкинлек бирәсебез дә килде.

Кичәдә катнашучылар сөйли:

Валентина Осянина, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмасының район Советы рәисе:

- Кичәне оештыручыларга рәхмәт: безгә игътибар биреп, әйбәт кәеф бүләк иттеләр, тормышка мәңге сүнмәс кызыксыну уяттылар, озак елларга нык сәламәтлек, якын кешеләребезнең күңел җылысын тоеп яшәвебезне, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Галина Левшина, китапханәнең китап укучысы:

- Шушы искиткеч кичәгә чакырып, мине дә игътибарсыз калдырмаулары өчен бик шатмын. Мондый кичәләрдә катнашу безгә, пенсионерларга, бер-беребез белән очрашырга, шуның белән беррәттән үз талантларыбызны күрсәтергә, күп кенә кызыклы һәм файдалы нәр-сәләр белергә, шулай ук тормышыбызны төрлеләндерергә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев