Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тормыш сукмаклары (Җитәкче портретына штрихлар)

Яшәү кызык, тормыш бизәкле, Юллар озын, юллар күп таулы. Таулар киртә: алар таләп итә Алга баруыңнан туктауны. Әйе, җир йөзендә яшәү хокукын алган, яшәү бәхетенә ирешкән һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы бар. Шуңа күрә тормыш бизәкләре кешеләргә төрле урында һәм төрле вакытта шатлык китерсә, киртә булырга теләгән таулары да...

Яшәү кызык, тормыш бизәкле,
Юллар озын, юллар күп таулы.
Таулар киртә: алар таләп итә
Алга баруыңнан туктауны.

Әйе, җир йөзендә яшәү хокукын алган, яшәү бәхетенә ирешкән һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы бар. Шуңа күрә тормыш бизәкләре кешеләргә төрле урында һәм төрле вакытта шатлык китерсә, киртә булырга теләгән таулары да зур сынау булып, төрле кешегә төрле вакытта очрый. Кемнәрдер, чынлап та, алга барудан туктап кала һәм әйләнгеч, җиңелрәк сукмакларны эзли башлый. Ә кемнәрдер, каршылыкларны җиңә-җиңә, алга баруын дәвам итә. Гадәттә андый кешеләр тыйнак та, горур да, дәрәҗәле дә, зыялы да, шул ук вакытта гади дә булалар.Үз-үзенә һәм башкаларга таләпчәнлек, хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм эшне ахырына кадәр җиткерә белү, туры сүзле булу-андыйларның асыл сыйфатлары. Нәкъ менә шундый сыйфатларга хас, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән конкурста "Ел директоры" исеменә лаек булган Алексеевск районы Балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә Гомәр кызы Фәссахова турында бу язмам. Бик тә көтелгән кыз булып дөньяга килә Гөлсинә Чистай районы Иске Роман авылында яшәүче Гомәр абый белән Рәхимә апа гаиләсендә. Ниһаять, 3 малайдан соң дөньяга килгән бу кадерле кызның исеме дә әле авылда беренче була. Фарсы телендә "күңеле тулы гөл" мәгънәсен белдергән "Гөлсинә" исемен әтисе Казаннан ишетеп кайта.
Сабый чагы "иркә" кыз ролендә үтә, билгеле. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үсә, тәрбия ала ул. Әтисе-Гомәр абый-Бөек Ватан сугышы инвалиды (сул кулын сугышта югалткан) гомер буе исәп-хисап эшен башкара. Ә Рәхимә апа исә 39 ел буена мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. "Әнием 2 смена мәктәптә эшләде, өлкән сыйныфларда рәсем дә алып барды. Иртәдән кичкә кадәр гомерне мәктәптә әнине көтеп уздыра идем. Төне буе дәфтәрләр тикшереп утырды әни. Аның кайчан йокларга ятканын да, иртән кайчан торганын да мин белми кала идем",-дип искә төшерә бала чагын Гөлсинә ханым.
Балачак хатирәләре болар белән генә чикләнмәгән, билгеле. Шкаф ишекләрен тактага әверелдереп, каршыга курчаклар тезеп утыртып, аларга "дәрес" бирүләр дә, капка төбендә күрше кызларга "фән серләре"н ачу да, Олег Кошевой исемендәге отряд советы рәисе булуы да, дружина советы рәисе һәм комсорг булып эшләүләр дә Гөлсинә ханым хәтерендә җуелмас матур истәлекләр булып бүген дә саклана әле.
Ә чын тормыш мәктәбен Гөлсинә, 8 сыйныфны тәмамлап, туган авылыннан 7 чакрым ераклыкта урнашкан Каргалы авылына йөреп укыганда гына үтә башлый. Язын-көзен, 2 сменада дәресләр тәмамланганнан соң, велосипедта төнлә өйгә кайтып йөрүләр, кышларын чит кешедә фатирда яшәүләр онытыламы соң? Унбиш яшеннән чит кешедә яшәү Гөлсинәдә бик матур сыйфат-кешеләр белән уртак тел таба белүне тәрбияләгән.
«Нинди һөнәр сайларга икән?»-дигән сорау белән баш ватмаган Гөлсинә. "Укытучы" апалары башка һөнәр сайласа, сабый чактагы "укучылары" да гафу итмәс иде, әлбәттә. Һичшиксез, әнисе Рәхимә апаның яхшы сыйфатларын кызы үзенә үрнәк итеп алган. Укытучы хезмәтенең никадәр җаваплы да, дәрәҗәле дә икәнен күреп үскән бит ул. Аннары укытучылары Халидә апасы Шакирова, Каргалы мәктәбеннән Рушан апасы һәм Абрек абыйсы Җаббаровлар, Факия апасы Шакирова кызда укытучы хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт уятканнардыр, дип уйлыйм. Чөнки Гөлсинә ханым бүген дә аларны зур ихтирам белән искә ала.
Мәктәпне "4"ле, "5"ле билгеләренә генә тәмамлап, 1974 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә кыз. Студент еллары аның күңелендә якты хатирәләр генә калдыра. Иң матур мизгелләре, билгеле, 1975 елда инде институтны тәмамлау алдында торган яшь, чибәр Сәлимҗан белән танышуга бәйле.
Язмыш кешеләргә бәхетне бүләк иткәнче, башта сынап та карый әле. Бер-берсен яратучы ике яшь йөрәкнең хисләрен тагын да ныгыту өчендер инде, Сәлимҗанны Алексеевск районына эшкә җибәрә, ә Гөлсинә институтта укуын дәвам итә. Ерактагы якты йолдызы күңелен җылытып яшәргә көч биреп торганда, сынатамы соң кыз!
1978 елда, институтны уңышлы тәмамлап, 1нче Алексеевск урта мәктәбенә математика укытучысы булып кайта ул...
1978 елның 29 декабрен бик яхшы хәтерлим. Кыр Шунталысы авылына кунакка кайткан идем (мин дә Кыр Шунталысы килене бит). Тышта 50 градуслы зәмһәрир суык ...Урамнан туй килә. "Салих абый улы Сәлимҗан өйләнә икән",-дигән хәбәр таралды. Фәссаховлар гаиләсе турында мин беренче тапкыр шул вакытта ишеттем. Ә инде1980 елда, үзебез дә Алексеевскига күчеп килгәч, бу гаҗәеп матур, тату гаилә белән якыннан танышу бәхетенә ирештек. Эшләр уртаклыгы да (Гөлсинә белән икебез дә 1нче мәктәптә эшләдек), уй-фикерләр, характерлар охшашлыгы да "ике Шунталы килене"н бик дуслаштырды, әлбәттә. Тугры, акыллы дустың нинди булырга тиешлеген аңларга да миңа Гөлсинә ярдәм итте...
Язмамның башында әйтеп үткән киртәле тауларны Фәссаховлар гаиләсенә дә кичәргә туры килә. Нык, тату гаилә язмыш сынауларын җиңеп чыгып, тормыш баскычларын үтә бара. Гөлсинә ханымга бүгенге иң югары баскычына күтәрелгәнче, кичке мәктәптә укытырга да, Алексеевск Пионерлар йортының методисты, завучы булып эшләргә дә туры килә. Үзенең 23 ел гомерен Алексеевск районы Балалар иҗаты үзәген үстерүгә багышлаган Гөлсинә ханым инде менә 15 ел, директор буларак, 60 кешедән торган коллективны җитәкли. Бу Үзәкнең быел 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенуы җитәкче өчен күңелле мәшәкатьләр генә өсти. Май ае Гөлсинәнең үз юбилеен да алып килә. Бу ике тантананың да бер үк вакытка туры килүе Гөлсинә Гомәр кызы яшәешенең эшеннән аерылгысыз булуына тагын бер дәлил. "Тормышымны яңадан башларга мөмкин, дисәләр, мин аны башкача һич кенә дә үзгәртмәс идем. Хатын-кыз үтәргә тиешле бөтен этаплар аша әкрен генә атлап барам кебек. Әти-әнием гаиләсендә өч абыем янәшәсендә бердәнбер яраткан кыз бала булып яшәү дә, яшьлегемдә яраткан кешемнең сөйгән яры булу да, иремнең кадерле хатыны, балаларымның әниләре булу да, килен һәм каенана булу, оныкларым өчен әби-дәү әни булу да, туганнарыма "апа", "җиңги-апа" һәм, әлбәттә, янымда гомер кичерүче 87 яшьлек әнием өчен "кызым" булып яшәү дә мине бүген, Аллага шөкер, бәхетле хатын-кыз итеп тоярга ярдәм итәләр. Яраткан эшем, янәшәмдә мине ярты сүздән аңлаучы, дәрт-дәрман өстәп торучы хезмәттәшләрем булу да зур бәхет бит ул. "Болар-Гөлсинә ханымның йөрәк түреннән чыккан сүзләре.
Гөлсинә Гомәр кызы җитәкчелек иткән Алексеевск районы Балалар иҗаты үзәгендә бүгенге көндә 1692 бала, төрле түгәрәкләргә йөреп, өстәмә белем һәм тәрбия ала. Шулай ук районыбызның 23 мәктәбендә, 2 балалар бакчасында Балалар иҗаты үзәге каршындагы түгәрәкләр эшли. 9 төрле юнәлештә эш алып баручы бу коллективта өч " Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", ике " РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре", дүрт "РФ һәм ТРның мәгариф отличнигы", бер педагогия фәннәре кандидаты, шул исәптән алты югары категорияле педагог эшләве, һичшиксез, Алексеевск районы Балалар иҗаты үзәгенең абруен күрсәтүче фактор. Ә 15 ел дәвамында биредә эшләп килүче, бүген 100гә якын баланы берләштергән "Бакча" эстрада-хореография студиясе (җитәкчеләре-М.П.Калинина, Ю.П.Калинин),10 елдан артык эшләп килүче, Халыкара бәйгеләрдә җиңгән "Осталык мәктәбе" (җитәкчесе-О.В.Романченко), "Факел" әдәби-драматик түгәрәге (җитәкчесе-Т.Л.Демидова), "Яшь эколог" берләшмәсе (җитәкчесе-Т.П.Типясева), "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы (җитәкчесе-В.А.Осянин), "Яшь журналист" берләшмәсе (җитәкчесе-Р.М.Кутуева), "Осталар шәһәре" (җитәкчесе- Т.Ф.Ахманаева), "Яшь рәссамнар" (җитәкчесе-Е.Н.Феоктистова) түгәрәкләре, "Йолдызлы балачак" (җитәкчесе-Г.М.Хөснетдинова) вокаль ансамбле иҗат үзәгенең горурлыгы да, мактанычы да булып торалар. Аларның һәр җиңүендә Гөлсинә Гомәр кызының да өлеше булуы бәхәссез. Районда балалар хәрәкәтен үстерү дә, 24 мәктәпнең 90% укучыларын берләштергән "Навигатор" иҗтимагый оешмалар ассоциациясе дә, төрле социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыруны үз өстенә алган Район Балалар Думасы да, тимурчылык һәм волонтерлык хәрәкәте дә тынгысыз җитәкченең максатчан эш нәтиҗәләре бит. Ә инде быелгы уку елының нәтиҗәләренә күз ташласак, алар тагын да куанычлырак. Бу уку елында гына да ике Халыкара, сигез Россия, егерме дүрт республика бәйгесендә төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булганнар биредә тәрбияләнүче балалар бит. Бу уңышларга сокланып кына калмыйча, хәтта гаҗәпләнеп тә куясың. Бер ел эчендә генә дә шулкадәр җиңүләргә ничек ирешергә мөмкин икән? Моның сере нәрсәдә икән соң?
"Әлбәттә, хезмәттәшләремнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Педагогларым төрле яңа мәгълүмати технологияләр кулланып эшлиләр, һәрбер яңалыкны отып алып, семинарларда башкаларга да җиткерәләр. Өйрәтү характерындагы төрле бәйгеләр уйлап чыгаралар. Тир түгеп эшлиләр. Болай эшләү нәтиҗәсез калмый, билгеле. Россия, республика бәйгеләрендәге җиңүләр- моның ачык мисалы",-дип, минем сорауга җавап итеп үз фикерен белдерде җитәкче.
Хезмәттәшләренең, кул астында эшләүчеләрнең эшенә югары бәя бирә белү бөтен җитәкчеләргә хас сыйфатмы икән соң ул? Афәрин, Гөлсинә Гомәр кызы! Үзем дә аның кул астында эшләүче педагог буларак (мәктәптә укытудан тыш, 12 ел инде Балалар иҗаты үзәге каршында "Яшь журналист" иҗат берләшмәсен җитәклим), шуны аңладым: биредә начар эшләп булмый. Балалар иҗаты үзәгенә килеп, Гөлсинә белән әңгәмә корган саен, яңа планнар белән канатланып, үзеңдә зур ышаныч, ә аның тарафыннан таяныч, куәтләү, хуплау тоеп чыгып китәсең.
Тормыш шулай корылган инде: әгәр дә җитәкче үзенең хезмәттәшләренә хөрмәт белән карый икән, әлбәттә, хезмәттәшләре дә аңа шулай җавап бирәләр. Мин моңа үз тәҗрибәмнән чыгып кына түгел, ә Гөлсинә Гомәр кызы белән тыгыз элемтәдә эшләгән башкаларның фикерләрен укыганнан соң инандым. Бу фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәм, хөрмәтле газета укучылар.


С. Рыбаков, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәге директоры: "Гөлсинә Гомәр кызы-гаҗәеп ышанычлы кеше. Ул Алексеевск районы Балалар иҗаты үзәген республикадагы район, авыл иҗат үзәкләре арасында иң яхшылар дәрәҗәсенә үстерде. Гөлсинә Гомәр кызы җитәкләгән Балалар иҗаты үзәге республикада иң яхшылардан саналып, ике тапкыр "Ел учреждениесе" исеменә лаек булды. Гөлсинә ханым кызыксынучан, эзләнүчән, бик мөлаем шәхес. Һәрвакыт яңалыкка омтылучан бу җитәкче киңәш сораудан да куркып тормый. Мондый сыйфаты аның чынлап та югары дәрәҗәдәге җитәкче булуын дәлилли. Үзенең тәвәккәллеге, яңалыкка омтылудагы кыюлыгы белән ул безне һәрвакыт сокландыра һәм үзенә карата зур хөрмәт уята".
Р. Мортазина-район мәгариф бүлегенең баш белгече: "Гөлсинә Гомәр кызының район мәгариф системасы үсешенә керткән өлеше зур. Ул-мәгариф бүлегенең ышанычлы ярдәмчесе, таянычы. Аның җитәкчелегендә оештырылган Балалар иҗаты үзәгенең традициясенә әверелгән Балалар оешмалары фестивале, Үзәкнең 15 ел дәвамында үткәрелеп баручы иҗат хисаплары һәрвакытта аншлаг белән үтә."Сәләт" лагере фестивальләре, "Йолдызлык"тагы күп санлы җиңүләр, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә җиңүләр балалар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдыра бит. Өстәмә белем бирү тормышы Гөлсинә ханымның һәр күзәнәгенә сеңгән кебек. Хезмәтенә бөтен күңелен биреп башкаручы җитәкче-педагог эшен һәрвакыт уйлап, ахырына кадәр җиткерә белә. Зур ышандыру көченә ия булган бу ханым үз фикерен беркайчан да көчләп такмый, кешеләрнең хәтерен калдырмыйча, әдәпле итеп сөйләшә. Заман белән бергә атлаучы искиткеч зәвыклы Гөлсинә Гомәр кызын юбилее белән котлыйм, тормыш матурлыгын тоеп, якыннарының кадерле кешесе булып яшәвен телим.
Л. Стукало, Биләр гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры: "Гөлсинә Гомәр кызы гаҗәеп хатын-кыз. Аның характерындагы уңай җитәкче сыйфатлары искиткеч гармонияле булып үрелгәннәр: үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчәнлек тә, кешеләрдәге иң яхшы һөнәри сыйфатларны аңлый һәм ача белүе, кирәк вакытта ярдәм кулы суза белүе дә... Ул табигатьтән килгән тактлылык, әдәпле булуы белән үзенә тарта һәм күңелне җәлеп итеп, күп еллар дәвамында хезмәттәшлеккә этәрә. Гөлсинә Гомәр кызы белән дуслык бик күңелле. Ул синең өчен җылы сүзне дә таба, кирәк вакытта терәк тә була, киңәш тә бирә ала һәм, әлбәттә, ихлас елмаюы белән үзенә җәлеп итә".
Г. Казакова, Коры Көрнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры: "Гөлсинә Гомәр кызы белән студент елларыннан ук таныш булдык. Шул вакытлардан ук ул һәрвакыт шат йөзле, төшенкелеккә бирелми торган, бик актив, оста әңгәмәдәш булып хәтеремдә калды. Шул вакытлардан ук килгән бетмәс-төкәнмәс энергия, тормышны ярату һәм үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлек Гөлсинә ханымга эшендә зур уңышларга ирешүдә этәргеч булгандыр. Ул менә дигән тату һәм иҗади коллектив оештыруга иреште. Һәм аларның эш нәтиҗәләре дә күз алдында. Бик гыйлемле, киң эрудицияле, шул ук вакытта гади, тыйнак, зур хөрмәткә ия бу җитәкчедә мин бервакытта да күңел төшенкелеге, зарлану күрмим. Аның кайгыртучан кыз һәм ана, зирәк һәм яратучан хатын, йомшак күңелле каенана һәм дәү әни була белүенә чын күңелдән сокланам!"
С.Гатина, өстәмә белем бирү педагогы: "Гөлсинә Гомәр кызы җитәкчелегендә 2000 елдан бирле эшлим. Шул вакыт эчендә миңа аның коллективта күп мәртәбәләр төрле мәсьәләләрне хәл иткәнен күзәтергә туры килде. Ул таләпчән, шул ук вакытта гадел дә, шаяртучан да була ала. Ләкин мин җитәкчемнең көчен, беренче чиратта, аның нәфислегендә, чын хатын-кыз табигатьле булуында күрәм. Һәр көнне бу сокландыргыч ханым мастерларча бик күп рольләрне башкара: ул-оста җитәкче дә, чын дус та, яраткан әни, яраткан кыз да, тугры хатын да...Ул ару-талуны белми эшли һәм барысына да өлгерә, шул ук вакытта һәркемне елмаеп каршы ала".
И.Сметанина, Алексеевск районы Балалар иҗаты үзәгенең бүлек мөдире: "Менә дигән талантлы, замана белән бергә атлаучы, креатив шәхес ул безнең Гөлсинә Гомәр кызы. Менә 15 ел инде ул-Балалар иҗаты үзәгенең җылысын һәм ямен саклаучы җитәкчебез! Аның оста оештыру сәләте иҗади, тотрыклы эшләүче фикердәшләр коллективы тупларга ярдәм итте.Укучыларыбызның яңадан-яңа кабынган йолдызчыклар кебек Халыкара, Россия, республика, район бәйгеләрендә җиңүләре моның ачык мисалы. Безнең күз алдында Гөлсинә Гомәр кызы зирәк, сизгер күңелле җитәкче генә түгел, ә искиткеч тугры хатын, дус, ярата белүче әни һәм әби сыйфатларын да үзенә туплаган хатын-кыз үрнәге булып тора.
Безнең һәркайсыбызга ул хөрмәт белән, шәхес итеп карый. Һәркемнең уңай сыйфатларын күрә һәм бәяли белә. Тормышның һәр мизгелендә һәркайсыбызга ярдәм кулы сузарга әзер ул. Көчле, иҗат планнары ташып, безне илһамландырып торган җитәкчебезгә сәламәтлек, бәхет телисе килә".
Ф.Гафиятуллина, Кыр Шунталысы гомуми урта белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: "Гөлсинә Гомәр кызы белән инде күп еллар буена уртак эш башкарабыз. Тәрбия эшенең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын тоеп, балаларның ялын оештыру, өстәмә белем бирү белән шөгыльләнәбез. Нинди генә эш белән шөгыльләнсә дә, кемнәргә генә мөрәҗәгать итсә дә, аның характерындагы үзен тота белүчәнлек, җаваплылык, игелеклелек сыйфатлары һәркемне сокландыра. Гөлсинә ханымдагы иң шәп сыйфатларының берсе-бер үк вакытта түрә дә, дус та була белү. Гөлсинә Гомәр кызы туплаган иҗади дус коллектив зур күтәренкелек, дәрт белән эшли. Без бүген Л.Мортазинага, И.Сметанинага, Г.Козонковага һәм бөтен коллективка рәхмәтлебез. Аларның һәркайсында хезмәттәшлек өчен мөһим булган уңай сыйфатлар бар. Укучыларыбызның яңа, кабатланмас сәләтен ачуда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен бөтен коллегаларым исеменнән дә бу коллективка рәхмәт әйтәсем килә. Гөлсинә Гомәр кызының юбилее аның иҗат көче әле үсә бара торган чорга туры килә. Сәламәтлек, эшегездә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын Сезгә, Гөлсинә дустыбыз!"
Н.Новикова, Алексеевск районы Балалар иҗаты үзәге методисты: "Җитәкчебезнең искиткеч оештыру сәләте һәм педагогик осталыгы бөтен коллективны яңалыклар үзләштерү юлы белән җиңүләргә алып бара. Ул өметле педагогларны күрә һәм үстерә белә, аларның иң кыю планнарын да тормышка ашырырга ярдәм итә. Җитәкчемнән шактый яшь булсам да, мин бу аерманы тоймыйм, киресенчә, аннан энергия һәм оптимистлык сыйфатларын үземә алам кебек. Мин һәрвакыт шуңа ышанам: Гөлсинә Гомәр кызы киләчәктә дә безнең тарафтан тәкъдим ителгән гаять зур һәм гадәти булмаган план яки идеяләрне, һичшиксез, хуплаячак".
В.Осянина, мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының район Советы рәисе: "Юбилей көннәрендә һәр кеше, ирексездән, үзенең үткәннәренә әйләнеп карый, башкарган эшләренә нәтиҗә ясый. Гөлсинә ханымның игелекле эшләре өч юбилярга җитәрлек булыр иде.
Талантлы кешеләргә эшләү авыр түгел, диләр. Ләкин андыйларга яшәү авыр, чөнки алар башка бик күпләрнең проблемаларын хәл итүне үз өсләренә алалар һәм хәл итеп чыгалар да. Иң авыр хәлләрдән дә лаеклы чыгалар.
Дөньяда иң авыр эш-кешеләр белән эшләү. Барысы да күп санлы кешеләрнең энергиясен позитив һәм иҗади эшкә юнәлтә белүдән тора. Ә Гөлсинә ханым моны булдыра алды. Бүген бик күпләр үзләренең һөнәри һәм тормыштагы уңышлары белән Гөлсинә Гомәр кызы алдында бурычлы. Бу мөлаем ханым эштә генә түгел, тормышта да гаҗәеп талантлы кеше. Тормышында авырлыклар очраса да, ул югалып калмады, алга баруын дәвам иттерде.
Ә юбилейлар...алар киләләр дә китәләр. Гөлсинә, йөрәгегезгә беркайчан да көзне китермәгез! Күңелегездә гомерлек яз булсын!"
Котлаулар, котлаулар, котлаулар... Бу көннәрдә очеркымның герое Гөлсинә ханым тыйнак кына елмаеп котлаулар кабул итә. Үз бәхетен үз куллары белән корган, йөрәк җылысын беркемгә дә кызганмаган Гөлсинә Гомәр кызы тормыш иптәше Сәлимҗан Салих улының мәхәббәтен, тормышта үз урыннарын тапкан балалары Гүзәл һәм Ленарның, килене Эльвираның үзе өчен өзелеп торуларын, оныклары Марат һәм Әмирнең бик-бик яратуларын, каенанасы Фәүзия апаның, туганнарының, якыннарының, дусларының хөрмәтен тоеп яши. Иң мөһиме, 87 яшьлек әнисе Рәхимә апаның рәхмәтен ишетеп, аның хәер-догасында яши Гөлсинә ханым. "Әни һаман да миңа: "Кызым, эшеңне сыйфатлы эшлә. Намусың алдында һәрвакыт чиста булырсың. Кеше сиңа таш белән бәрсә дә, аңа аш белән җавап бир. Кешеләргә начарлык эшләү җитәкченең юлдашы була алмый ул, дип киңәшләрен бирә",-ди ул. Рәхимә апаның сүзләре-чынлап та, хак сүзләр. Гөлсинә дустымның әнисе киңәшләреннән тайпылмаячагына иманым камил.
...Ирексездән күңелемдә бер хатирә яңарды. Балалар иҗаты үзәгендә ("Осталык мәктәбе") шөгыльләнүче балалар Мәскәүдә үткән Халыкара бәйгедә 1 дәрәҗә дипломга лаек булганнар иде. Башкала кадәр башкаладагы жюри игътибарын ни белән яулаганнар дисезме? Бер караганда, гап- гади һөнәр иясе булган тегүче кулы иҗат иткәннәр алар. Әйе-әйе, җепле энә тоткан кул сыны ул. Мәгънәсе бик тирән-алтын кул! Ә чималы исә... камырдан. Әнә шулай гадилектән биеклеккә күтәрелә белә яшь иҗатчылар. Нәкъ менә үзләренең җитәкчеләре-балалар дөньясының "әнкәсе" Гөлсинә Гомәр кызы Фәссахова кебек. Язмышына бик рәхмәтле булган һәм тормышыннан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши белгән олы җанлы фидакарь хезмәттәшебезне юбилее белән котлап, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз.

Р.Кутуева, Г.С.Боровиков исемендәге 3нче мәктәп мөгаллимәсе, Балалар иҗаты үзәге каршындагы "Яшь журналист" иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев