Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тәртип – намус эше

Соңгы вакытта әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, чүп-чар һәм һәртөрле калдыклар түгелә торган полигоннарның тулып ашуы республикабызда кабыргасы белән куела. Бу ел тикмәгә генә Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителмәгәндер.

Менә безнең бистәбездә дә, каты көнкүреш калдыкларын җыюда һәм илтеп түгүдә тәртип урнаштыру буенча күп кенә вариантларны сынап карагач, ярдәм сорап Әлмәт районының "Экосервис" компаниясе профессионалларына мөрәҗәгать итәргә карар кылынды.

Бистә Советының соңгы сессиясендә шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов, бистәдә өч меңләп йорт чүп-чар чыгару хезмәтләреннән файдалана, ә күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләр алардан 100 процентка файдаланалар, дип хәбәр итте.

Ләкин менә әлеге хезмәтләргә 70 процент йорт хуҗалары гына түли, ә бу хезмәтләр сыйфатын яхшыртуга чыгымнарны тулысынча финансларга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә җирле хакимият "Экосервис" фирмасы белән килешү төзергә булды, ул 1 ноябрьдә - тест режимында, ә инде яңа елдан соң бу мәсьәләләрда алексеевскилыларга тулы күләмдә хезмәт күрсәтәчәк.

Район һәм бистә башлыгы Владимир Козонков алексеевскилылардан килешүләрне яңадан төзү уңаеннан борчылмауларын сорады - ел азагына кадәр полигон белән төзелгән килешү көчендә кала. Мамонов урамы районында контейнерларны яңадан куячаклар. Ләкин аларның кыяфәте һәм сыйфаты кешеләр гадәтләнгәннәрдәгедән шактый аерыла.

Бу хакта җирле депутатларга, торак милекчеләре ширкәтләре һәм территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләренә "Экосервис" компаниясе төркеме директоры урынбасары Марат Миңнеханов сөйләде. Иске тимер контейнерларны яңа пластикларга алмаштырудан кала, Марат Әсхәт улының сүзләренә караганда, эре чүп-чарны җыю өчен фирма сигез кублы бункерлар, шулай ук батареяләр, лампалар һәм хәтта макулатура өчен дә контейнерлар куячак.

Моннан тыш, алар пластик шешәләр салу өчен сеткалы контейнерлар куячаклар.Чүп-чар сортларга аерылачак. Зур шәһәрләрдә күптән инде шулай эшлиләр. "Экосервис" Әлмәт, Чирмешән районнарына (аларның территорияләренә тулысынча хезмәт күрсәтелә), шулай ук Бөгелмә һәм Спас районнарына шактый гына уңышлы хезмәт күрсәтә.

Марат Әсхәт улы сүзләренә караганда, соңгы вакытта дүрт тонна (!) батарея җыелган инде, алар Түбән Новгородта утильләштерелә. Алдарак санап кителгән районнар халкының экологик культура дәрәҗәсе үскән. Әлбәттә, бу мәсьәләдә авыл җирлекләре башлыклары актив булышырга тиешләр.

Алексеевскилыларны күңелле үзгәрешләр көтә, ләкин түләмәүчеләр төркемендә торучыларга (ә алар, исегезгә төшерәбез, 30 процентлап) чиста һәм пөхтә бистәбезнең һәр алексеевскилының кул һәм намус эше икәнлеген аңларга вакыт.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев