Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Уеннан уймак чыгардылар

Февральдә телевизордан бер каналдан Украина вакыйгаларын, икенчесеннән Кышкы Олимпиада уеннарын карый-карый болай гынадыр, үтәр, илдә тәртип булсын, коммуналь хезмәтләргә бәяләр төшсен, хезмәт хаклары кредит, ссуда түләргә җитсен, кыскасы, дөреслек, гаделлек өчен көрәшәләрдер дип уйлаган идем. Ә хәлләр кискенләшкәннән-кискенләшә барды, кайда ул тәртип булдыру, киресенчә башбаштаклык, кан коюлар, гади халык үтерелә,...

Рита:
- Минем кызым Севастополь шәһәрендә яши. Ул якларда сугыш башлангач бик борчылдым, көн дә шалтыратып, хәлләрен белеп тордым, ул мине тынычландыру өчен "Бездә тыныч, барысы да яхшы", - дип әйтеп торды. Май аенда нәрсә булса, шул булыр, дип баламның хәлен белер өчен курка-курка булса да ерак юлга кузгалдым. Аллага шөкер, исән-сау гына барып кайттым, дөрестән дә, алар шәһәрендә тыныч, завод-фабрикалар, банклар эшләп тора, кибетләрдә сатып алу өчен бөтен нәрсәләр бар. Тик бер нәрсә күңелне төшерде, аларда хәзер Россия каналларын бөтенләй күрсәтмиләр, үзләренең Украина каналларын гына калдырганнар, янәсе, Россия дөресен сөйләми, аның йогынтысы начар. Ә барысы да киресенчә, Украина телевидениесе бер дә дөресен сөйләми, анда гел безне начарлап күрсәтәләр. Украина халкын үз халкы атып үтерә, безнең ил башлыгының монда нинди гаебе бар соң. Әле газ бәясен генә алыйк, без аны аларга болай да иң түбән бәядән бирәбез, бәлки аларга бөтенләй дә бушка тәлинкәдә китереп бирергә кирәктер. Әле һаман Россия начар, Украина дәүләте үз халкын үзе түбәнсетә, әле өстәвенә бөтен пычракны Россия өстенә аудара. Миңа шунысы кызганыч, гади халык, гөнаһсыз сабыйлар һәлак була. Бер танышымның туганнары Татарстанга көчкә кайтып "егылганнар". Төнлә шәһәрдән йортыбызны, гомер буе җыйган мал-мөлкәтебезне калдырып качып киттек, әле ярый Аллага шөкер исән-имин качып котылдык, чикне чыкканда берничә гаиләнең якыннары һәлак булды, без бөтенебез имин генә чыктык. Анда сугыш бара торган шәһәрләрдәге күренешне сөйләп тә, әйтеп тә бетереп булмый, бер канал да моны ачык итеп күрсәтеп бетерми.


Алия:
- Минем бертуган апаларым Украинада яши. Без алар өчен бик борчылып торабыз. Тик ул безне барысы да әйбәт, ашарга-эчәргә ризык бар, пенсияләребезне өйгә китереп торалар, дип тынычландыра. Тик менә уллары башка шәһәрдә яши, ара ерак булмаса да, килә алмыйча торалар, чөнки ике шәһәр арасын үткәндә бик куркыныч, -ди. Славянск шәһәре алардан 18 генә чакрым, күптән түгел Россия каналларын карамасыннар диптер инде, шул телевышканы шартлатканнар.


Альбина:
- Минем Украинада әнием, туганнарым яши. Без дә башта яшьләр шаяруы гынадыр, дип уйладык. Ә хәзер бу бер куркыныч сугышка әйләнде. Миллионлаган кеше моны гафу итмәячәк! Украина бөтен дөньяга фаш ителде, йөзләгән кеше һәлак булды, яраланды, үз шәһәрләрен үзләре җимерде, Кырымны югалттылар, властька олигархлар килде, икътисад таркалу алдында, илләренә сәяси кризис яный. Моннан кемгә файда булды инде? Мин хәзер телевизор карый алмыйм, йөрәгем елый. Баштарак безгә көнбатыш диалекты белән сөйләшергә әмер бирделәр, хәзер барысы да күпкә катлаулы. 9 Май көнне әни телевизордан сугыш турында фильм караган, аның да Совет солдаты дигән урыннарын кисеп, монтажлап бетергәннәр, бу нинди түбәнлек.


Одессадагы вакыйгалар йөрәгемне әрнетте, халыкны тереләй яндырдылар. Әле Украина телевидениеләре шундагы зыян күрүчеләргә Порошенко кан биргән, дип күрсәтте, ә ул бит шикәр диабеты белән авырый, аның каны кемгә кирәк?! Ә каналлар моны геройлыкка тиңләделәр.


Әниебез хәзер олы, бик борчыла, өстәвенә йөрәге дә авырта, ул Харьковта яши, ничек булса да монда алып кайтырга тырышачакбыз. Ел саен кызым каникулларга анда бара иде. Кызганыч, хәзер барысы да сагынып сөйләргә генә калды.


Әйе, Украинадагы вакыйгалар битараф булмаганнар күңелендә хәвефле һәм шомлы хисләр уята. Күз алдыбызда меңләгән кешеләрнең язмышы көч куллануга җәлеп ителә. Моңар һич кенә дә юл куярга ярамый.


Кеше гомерен өзү - бик зур гөнаһ. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер җанны кыю бөтен кешелекне үтерүгә тиң, дигән. Кеше гомере бик кадерле һәм һичнәрсә белән алыштыргысыз, ул бит бер генә тапкыр бирелә!!!


Җәмгыятьтәге сәяси каршылыклар өчен югалтулар булмаска тиеш. Аллаһы Тәгалә Украина халкына үз җирләрендә тынычлык сакларга һәм илне бәрәкәтле итәргә һәм аның үсешен булдырырга зирәклек бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев