Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Укучыларыбыз иҗаты

Хөрмәтле "Таң" газетасын яратып укучылар! Ниһаять, 2017 Әтәч елының да санаулы көннәре генә калып бара. Әйе, узып баручы елыбыз районыбызга, аерым алганда, безнең Коры Көрнәле авылына һәм шунда яшәүче авылдашларыбызга бәла-каза китермәде, бөек Тукаебыз әйткәнчә, "Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яву" нәтиҗәсендә шәхси бакчаларыбызда үзебезгә җитәрлек җиләк-җимеш һәм...

- Инде киләсе 2018 Эт елында да илдән аерым бәла-казалар күрмичә, дөньялар тыныч булып, гаиләләребездә татулык, бала хәсрәтләре күрмичә, шатлыклы, бәхетле көннәр генә кичерергә язсын иде, дигән теләктә калам.
Киләсе 2018 ел турында үземнең күңелемдә туган уйланулар турында сезнең белән уртаклашасым килә. Эт элек-электән кешенең аерылгысыз тугры дусты һәм иптәше булган һәм бүгенге көндә дә эт көндәлек тормышыбызда аерым мактаулы урын алып тора. Хәзерге көндә авыл җирендә дә шәһәр җирендәге шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр үзләренең хәләл көчләре белән тапкан малларын, йортларын, үзләренең тугры дуслары -этләре белән саклыйлар.
Дәүләт чикләребезне чик сакчыларыбыз-этләр белән саклауларын күз алдына китергәнсездер инде. Наркотиклар эзләгәндә этләребез кеше таба алмас урыннардан аларны табып меңләгән кешенең гомерләрен "гасыр авыруы" авызыннан йолкып алып саклап калалар. Метроларда полиция хезмәткәрләре кирәк вакытта өйрәтелгән этләр белән шартлаткыч матдәләрне вакытында табып алып, терактларны булдырмый калулары, җир асты транспортында йөрүчеләрнең күңелләре тыныч буладыр, диеп әйтер идем. Без үскәндә нинди генә малайның кечкенәдән эт баласын тәрбияләп үстереп, кыш көнендә аны чанага җигеп утырып, күрше малайларның җиккән этләре белән узышу мизгелләре күз алларында булмады икән.
Без үзебез дә гаиләдә өч малай үсеп, кечкенәдән эт балалары алып, аларны зур булганчы үстереп, кыш көннәрендә урамнарыбызда су колонкалары булмау сәбәпле, аларны чанага җигеп, 40 литрлы бидоннар куеп, чәйлек, ашлык ару суны авылыбызның икенче башында урнашкан су башнясыннан барып ала идек, күрше малайларының җигелгән этләре белән "караван" булып бара идек тә, узыша узыша кайта идек. Кайткач этләребезне "мактап" башларыннан сыйпап, ашаганда әнидән яшереп үзебезгә дигән ипине, итләребезне, шикәрне, үзебезнең авызыбыздан өзеп, "Сарбайга", "Актырнакка", "Шарикка" (алар без үскәндә кечкенәдән алып яратып үстергән этләребез) ашата идек.
Хөрмәтле газета укучылар!
Өстәге язган җөмләләрне түгәрәкләп, шуны әйтәсем килә, киләсе 2018 елда эт елында дәүләт чикләребезне бозып тугры этләребез ярдәмендә бер дошман да үтеп керә алмас, Алла боерса!
2018 ел Эт елы дигән мөмкинлектән файдаланып, яшь чакта үзебез белән бергә үскән тугры яраткан этләребезне искә алып,
"Хуш киләсең, Яңа ел" исемле хикәямне шигъри юлларга салып сезнең хөкемгә (игътибарыгызга) тәкъдим итәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев