Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Урманасты Шунталысы авылы китапханәчесе

Борынгылар: "Беләге көчле -берне егар, белеме тирән -меңне егар", -дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Бала чакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән. Китап ул сердәшче дә, киңәшче дә. Һәр китапханә түрендә эленеп торган «Китап - белем чишмәсе» дигән лозунг та хәтердә әле.

Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Заманында китап уку буенча илебезнең беренче урында торган чаклары да булган бит. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән.

Ул хәзер дә шулай. Бу һөнәр ияләре ачык йөзле, йомшак күңеллеләр. Китапханәче китапханә ишеген ачып керүгә сине елмаеп каршы ала икән, ничек инде анда кабат тартылмыйсың. Урманасты Шунталысы авылы китапханәчесе

Дилә ханым НУРГАТИНА да нәкъ шундыйлардан, без дә аларның игелекле эшләрендә уңышлар, китапханәләренә укучыларның беркайчан да сукмаклары өзелмәвен телибез, һәм Дилә Сәгыйть кызының безгә юллаган хатын тәкъдим итәбез.

- Биредә озак еллар китапханәче булып эшләү насыйп булганга, өем кебек якын һәм кадерле урынга әйләнде ул. Шулай ук авылдашларым өчен дә кирәкле, файдалы мәгълүмат үзәге булып тора. Китапханәнең төп бурычларының берсе - китапханәнең иң зур байлыгы булган барлык китапларын, яздырып алган матбугат язмаларын кешеләргә тәкъдим итү, яңа басма әсәрләрне китап сөючеләргә җиткерә, гомумән алганда халыкның укуга ихтыяҗын канәгатьләндерү, авылдашларның нинди китап белән кызыксынуын белеп тору, яңа формалар өйрәнү.

Билгеле, үз эшеңне яратып башкарганда, шуңа омтылганда эшеңнең нәтиҗәләрен күреп сөенергә, яңа көчләр туплап алга куелган бурычларны үтәү өчен халык белән күбрәк аралашып, төрледән-төрле очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр һәм күп төрле башка чаралар үткәрү дә китапханәгә күбрәк укучылар җәлеп итү өчен мөһим булып кала.

Үткән көздән алып бүгенгене тоташтырган вакыт аралыгында истә калырлык мизгелләребез шактый булды.

Өлкән яшьтәге кешеләребезне котлау, аларны хөрмәтләү йөзеннән очрашулар - бәйрәм кичәсе белән башланып китә ул октябрь иртәсе - бәйрәмнәр бәйләме. Шулай итеп эшләнгән эшләргә мөбарәк булган изге бәйрәмнәребезнең берсе - Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү өчен мөселман дин кардәшләребезне "Күңелләр сафланадыр иман белән" дигән якты, нурлы очрашуга чакырдык.

Изге гамәлләребезне тагын да арттырырга мөмкинлек биргән бу айда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. турында мөнәҗәтләрне Җария Мәткәримова, Рәисә Мәхмүтова, Рәшидә Вәлиева, Асия Сабирҗанова, салаватларны Рабига Ишниязова, Галия Халиковалар әйтте, Аллаһыны зурлау белән беррәттән, динебезгә кагылышлы сорауларга бергәләп җаваплар табуда да көч сынаштылар (150 сорау) бәйрәм кунаклары.

Үткәрелгән чара онытылмас эз калдырды. Динен таныган кеше - мөселман булган кеше бервакытта да ялган сөйләмәс, ата-анасын, якыннарын рәнҗетмәс, үзен башкалардан өстен куймас, башкаларның кимчелегеннән көлмәс, бар кешегә мәрхәмәтле һәм ярдәм кулы сузарга әзер булырга тиешлекне беркайчан да истән чыгармасак иде.

Яңа елга аяк басу белән балаларның яраткан язучысы -шигырьләр, әкиятләр, пьесалар, табышмаклар иҗат итүче Рәфис ага Корбановның 60 яшьлек юбилеен истә тотып әзерләнгән әдәби кичә белән башланып китте.

Ә олырак яшьтәге китап сөючеләр өчен яраткан язучыбыз, җәмәгать эшлеклесе Рәзил ага Вәлиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан "Бер алманы бишкә бүләек" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә белән истә калды.

Агымдагы ел "Экология елы" буларак килеп керде, шул максатлардан чыгып яшь буынны тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне сакларга өйрәтүне күздә тотып "Табигать тиңсез хәзинә" дигән исем астында төрле чаралар оештырылды. Тематик дәресләр, "Кызыл китап белән танышу", КВН, "Без барысы өчен дә җаваплы" дигән әңгәмәләр үткәрү балалар күңелендә онытылмас урын тапты.

Шулай ук тәрбия темасына багышланган "Кешене кеше иткән - әдәп" исеме белән үткәрелгән кичә дә балаларга бик ошады. Бөек Тукаебызның иҗатын барлап, зурлап үткәрелгән чаралар белән беррәттән, "Китапханә тарихы", "Авылым тарихы" белән таныштыру дәресләре дә үтте.

Кроссвордлар чишү, башваткычларга бергәләп җаваплар эзләүгә багышланган уен формасындагы кичәләр "Белим дисәң ничаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны"исеме астында үткәрелде һәм барлык балалар күңеленә хуш килде.

Ханымнар өчен үткәрелгән "Җырланмаган әле безнең җыр" - Караоке Батл бәйгесе, "Үткәннәр сагындыра" исеме белән аталган очрашу бәйрәме, "Шигърияттә яз" -дип исемләнгән шигырьләр уку кичәсе - болар барысы да китапханә тарихына кереп калырлык әһәмиятка ия вакыйгалар.

Урамда көз хакимлек иткән вакыт. Җыясы уңышлар инде җыелып, урнаштырылып беткән бер мизгелдә, авыл кешеләренең буш вакытларын сарыф итмичә, күңелләрен матур уйлар белән баетып ял итү, чараларда катнашу, хис-кичерешләрне күңелең аша үткәреп матур әдәбият әсәрләренең асылына төшенү өчен авыл китапханәсе үзенең җылы, якты, гөлләргә күмелгән уку залында сезне -китап укучыларын көтеп кала. Рәхим итегез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев