Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

УҢЫШ НИГЕЗЕ – АКТИВЛЫК

Район башлыгы Владимир Козонков һәм кайбер хезмәт җитәкчеләре Биләрдә узган зур җыелышта катнаштылар. Җирлек башлыгы Александр Гайнуллин халык алдында 2017 елда эшләнгән эш турында хисап бирде.

Хисапта Александр Петрович су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, юллар торышы һәм күп кенә башка сорауларга җавап бирде. Төп сорау, әлбәттә, күп кенә башка мәшәкатьләрне хәл итә торган үзара салым мәсьәләсе турында булды. Биредә район башлыгының фикере буенча биләрлеләр, ни кызганыч, эшләп җиткермиләр. Шуңа күрә кайбер проблемалар хәл ителмәгән килеш калды.

Владимир Константинович биләрлеләргә ышандырырлык итеп аларның хезмәттәшлеге, җирле хакимиятнең актив позициясе генә әйбәт нәтиҗәләр бирергә сәләтле, дип дәлилләде. Каты көнкүреш калдыкларын җыюда һәм чыгарып түгүдә кешеләр үзләре генә тәртип урнаштыра алалар, диде.


Күп еллар Биләр җирлеге башлыгы булып эшләгән пенсионер Николай Портнов үзенең хисләргә бай чыгышында җирле хастаханәдә армый-талмый эшләүче ике табибка рәхмәт әйтте:


- Табибларыбыз янына өлкән кешеләр дәваланырга гына түгел, ә аралашу өчен дә киләләр. Аларга ифрат дәрәҗәдә зур рәхмәт. Ләкин, ни кызганыч, биләрлеләр "Ашыгыч ярдәм" хезмәтләреннән файдалану мөмкинлегеннән мәхрүмнәр.

Ә бит хастаханәне реконструкцияләүгә заманында бик күп акча сарыф ителде. Безгә оптимальләштерелгән шушы ашыгыч хезмәт эшен яңадан торгызырга булышсагыз иде. Безнең зур территориябез аңа мохтаҗ бит, - дип мөрәҗәгать итте район җитәкчелегенә Николай Николаевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев