Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Уңышларыбызның сере – мәдәниятебезне яратуда

Урманасты Шунталысы мәдәният йортында төрле бәйрәмнәр, чаралар халыкның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыру максатыннан чыгып үткәрелә. Менә шулар хакында шушы авылның мәдәният йорты җитәкчесе Земфира ВӘЛИЕВА безгә хат язып җибәргән.

- Авылыбызның бай тарихы, үзенә генә хас бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Шушы кыйммәтләрне өйрәнү, саклау, киләчәк буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Сүзем бигрәк тә җәйге каникул вакытында авылыбыз һәм кунакка кайткан балалар турында иде.
Һәр елны җәйге каникул вакытында балаларыбызның ялын файдалы, күңелле үткәрү максатыннан мәдәният йортында төрле бәйрәм кичәләре, мәдәни чаралар үткәрелә. Каникул җәебезнең иң матур бәйрәме - Балаларны яклау көне белән башланып китә. Балаларның һәм яшүсмерләрнең төрле яктан формалашкан шәхес итеп тәрбияләнүен тәэмин итү, эстетик яктан формалаштыру, башкару осталыкларын үстерү, коллективчылык хисләрен тәрбияләү максаты белән Урманасты Шунталысы мәдәният йортында төрле чаралар уткәрелә.
Балалар җыр, нәфис сүз, бию, драма, оста куллар тугәрәгенә яратып йөриләр. Алар өчен "Тамчы", "Күбәләк" клублары эшләп килә. Балалар белән эш кышкы каникул чорыннан ук башлана. Яшүсмерләр һәм балаларның мәдәният йортына яратып йорүләре безнең күңелне сөендерә, эшләр өчен дәрт өсти. Үткәрелгән һәрбер бәйрәм алар катнашуында.
Мисал итеп, иң яратып уткәрелгән бәйрәмнәребезне атап үтәсем килә: «Чәчәкләрем-гөлләрем», «Җиләк җыям, как коям», «Балыкчы». Россия гербын рәсем итеп ясау, асфальтка рәсем төшерү, Сабан туйга матур итеп милли киемнәрдән киенеп сөлге жыюлар булды.
Балалар һәм яшүсмерләр белән «Сырадан аракыга - бер адым», «Наркоманиягә каршы» дип аталган лекцияләр укылды. Кичәбезнең махсус кунаклары итеп Галиева Әлфинур һәм авылыбыз участковые Хәмидуллин Нәвил чакырылды. Алар үзләренең төпле киңәшләре белән бүлештеләр.
Гомумән, язгы, җәйге, көзге һәм кышкы табигатькә экскурсияләр оештырылып тора. Анда ярышлар, конкурслар утә. Мондый бәйрәмнәргә балалар аеруча яратып йөриләр һәм катнашалар. Һәрбер бәйрәм балаларны тәм-томнар белән сыйлау һәм кечкенә бүләкләр тапшыру белән үтә. Көзләр дә матур килеп, шушы сабыйлар белән алда үткәрәсе бик күп бәйрәмнәребез көтелә.
Кадерле балаларга һәм аларның әти-әниләренә саулык-сәламәтлек теләп, бик зур рәхмәтләребезне әйтәсем килә. Үземнең хезмәттәшем Айгөл Җиһаншинага аеруча рәхмәтемне белдерәсем килә. Бөтен яктан килгән, үз эшенең остасы ул. Бергәләп, күңелле итеп, бер-береңне аңлап эшләүгә ни җитә.
Автор фотосы Алсу МӘҮЛИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев