Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

VIII Республика яшьләре форумында

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татарстан Республикасы яшь галимнәре һәм белгечләренең төбәк яшьләре иҗтимагый хәрәкәте һәм Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2010 елдан алып "Безнең Татарстан" республика яшьләре форумы (моннан соң - форум) үткәрелеп килә.

2018 елда форум ун тематик мәйданчык: "Инновацияләр территориясе", "Архитектура һәм сәнгать территориясе", "Медиа территориясе", "Эшкуарлык территориясе", "Игелеклелек территориясе", "Куркынычсызлык территориясе", "Спорт территориясе", "Кече ватан территориясе", "Тынычлык һәм бердәмлек территориясе", "Яшьләр территориясе" мәйданчыклары буенча узачак.

Яшьләрнең иң яхшы проектлары һәм идеяләре Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында форум финалында тәкъдим ителәчәк, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволарның алга таба да яклавы өчен йөкләмәләр исемлегенә кертеләчәк.

Форумда 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге проект һәм идея авторлары катнаша ала.

Гаризалар форумның рәсми http://www.forumtatarstan.com сайтында һәм ais.fadm.gov.ru адресы буенча "Россия яшьләре"нең автоматлаштырылган мәгълүмат системасында 2018 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.

Форум турында мәгълүмат http://www.forumtatarstan.com сайтында һәм ВК төркемендә (https://vk.com/forum_tatarstan)

Форумның башкарма дирекциясе контакт телефоны 8 (917) 231 52 56.

Алексеевск районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев