Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Владимир Козонков авыл эшчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән Район башлыгы Владимир Козонков авыл эшчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый.

- Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Бу бәйрәм җирдә яшәүче һәм эшләүче, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә тир түгүче, күп санлы кыенлыкларга да карамастан, кул кушырып утырмыйча, үсемлекчелек һәм терлекләр үстерү, чәчүлекләр белән шөгыльләнүче бөтен кешене берләштерә. Хезмәтегез чиктән тыш авыр, ләкин шуның белән бергә бик мактаулы да.

Авыл хуҗалыгы - нигезләрнең нигезе. Югары профессионализмыгыз, тырышлыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез хөрмәткә һәм мактауга лаек. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенең барлык хезмәткәрләренә, бигрәк тә ветераннарга, производство алдынгыларына фидакарь һәм намуслы хезмәтләре, крестьян бурычына тугры калулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
Авылда эшләүче бөтен кешегә нык сәламәтлек, иминлек, хезмәтләрендә яңа казанышлар, имин һава торышы һәм барлык башлангычларында уңышлар, бәхет һәм яхшылык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев