Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Владимир КОЗОНКОВ: “Райпо – социаль әһәмиятле өлкә ул”

16 гыйнварда Алексеевск райпосы вәкилләре җыелышында узган елга йомгак ясадылар. Алексеевск райпосы өченче ел инде рәттән ел йомгаклары буенча иң яхшы дип табыла.

Вәкилләр җыелышына авыл җирлекләре башлыклары, кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары чакырылган иде. Президиумда Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, Татпотребсоюз идарәсе рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, райпо идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин утырды.
Райпо рәисе үзенең чыгышында, былтыр эшчәнлекнең җыелма күләме 400 млн. сумнан күбрәк тәшкил итте, дип билгеләп үтте:

- Керемнең зур өлеше матди-техник базаны үстерүгә юнәлдерелде. Биш хисап елында 19 млн. сумга якын акча реконструкцияләүгә, җиһазлар, автомашиналар сатып алуга һәм предприятиеләрне агымдагы ремонтка салынды, - дип билгеләп үтте Илнур Миңгаяз улы.

Яңарып киткән объектлардагы уңайлы шартларны сатучылар да, сатып алучылар да билгеләп үтәләр:

- Без Левашевода модульле кибет ачылуга бик шатбыз. Ул җылы, ямьле һәм бик уңайлы. Ассортименты киң, товарлар күп төрле. Без канәгать, - дип безнең белән уртаклашты авыл кешесе Алевтина.

Ә бит нәкъ менә шулай корылган икътисадый стратегия райпога авылда үзенең социаль бурычын үтәргә, шул исәптән аз халыклы авылларда зыянга эшләүче кибетләрне тотуны дәвам иттерергә мөмкинлек бирә. Ә андый зыянга эшләүче сәүдә нокталары бар. Ләкин кулланучылар кооперациясе халыкка хезмәт күрсәтүне дәвам иттерә.

Бу кулланучылар кооперациясен дәүләт яклавы чаралары аркасында гына мөмкин. Республика Хөкүмәте еракта урнашкан авыл җирлекләре халыкларына сәүдә хезмәте күрсәтүне саклап калырга, район үзәгендә һәм ерак авылларда бәяләрне бертөрле тотарга, авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.


Район хакимияте, Татпотребсоюз аппараты белән җайга салынган һәм дустанә партнерлык мөнәсәбәтләре безне яхшырак һәм нәтиҗәлерәк эшләргә мәҗбүр итә.

Системабызның бөтен коллективына фидакарь хезмәте өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм, эшегездә, кулланучылар кооперациясен үстерүдә, аның абруен һәм әһәмиятен күтәрүдә яңа уңышлар телим, - дип докладын тәмамлады Илнур Хәйбуллин.

Рашат Шәймәрданов районыбыз кулланучылар кооперациясе өлкәсенең күзгә күренеп үсүен билгеләп үтте:
-Алексеевск райпосы башка район кулланучылар кооперацияләре өчен үрнәк булып тора. Профессионалларга хас эш һәм хезмәтеңне ярату закончалыклы нәтиҗәләр бирә. Әйе, омтылыр, эшләр нәрсәләр бар. Ләкин сез зур эш башкардыгыз. Аны бәяләп бетерүе авыр.

Рашат Шәймәрданов шулай ук райпога дәүләт ярдәме чараларына (алардан башка мондый уңышларга ирешү мөмкин булмас иде) җентекләбрәк тукталды.
Владимир Козонков, райпо ул - социаль әһәмиятле өлкә, дип билгеләп үтте:

- Безнең Алексеевск икмәге, лимонад, колбаса һәм башка ит әйберләре - безнең брендыбыз, маркабыз ул. Җирле производство шактый зур күләмдә безгә бөтен район кешеләрен туклану продуктлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Район бер урында гына тормый, без елдан-ел үсә барабыз.

Биләр чишмәсе бик тиз үсә. Киләчәктә үз продукциябезне нәкъ менә анда сату турында уйларга кирәк булачак. Бүген ул - алексеевскилыларның гына түгел, ә бәлки район кунакларының да яраткан урыны. "Фәнсар" ел саен кунаклар каршылый. Ә "Сәләт" форумы быел җәй биш смена режимында узачак. Бу - киләчәктә дә үсү өчен яхшы шартлар.


Сез, сәүдә хезмәткәрләре, авыл халкын социаль әһәмиятле товарлар белән берөзлексез тәэмин итеп торасыз. Кооператив кибетләре авылда социаль тормыш үзәге булып торалар. Алексеевскилылар сезгә көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәләр, - диде Владимир Константинович.


Киләсе елга планнар: үз продукциябезне җитештерү күләмнәрен арттыру һәм аның ассортиментын киңәйтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев