Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яңа елдан нәрсә көтәсез?

Тагын бер ел узып бара, озакламый яңасына керәбез. Сезнең өчен 2016 ел нинди вакыйгалары белән истә калды, киләсесеннән ниләр өмет итәсез? Шул сорауларга җавап бирүләрен сорап, берничә газета укучыбызга мөрәҗәгать иттек.


Габбас ӘХМӘТШИН, якташыбыз, Уфа шәһәре:
- Мин июль аеннан пенсиягә киттем. Пенсионерлар, мунчадагы кешеләр кебек, барысы да бер-берсенә охшаган. Дөньяда, илдә булган хәлләрне күзәтергә, өйдәге вак-төяк эшләр белән мавыгырга, балаларның балалары белән булышырга яраталар. Мин дә хәзер шуларның берсе. Дөньяда тынычлык булса, илдә икътисад гөрләп торса, кешеләр эшкә йөреп, тиешле хакын алып барса, олыларга хөрмәт, балаларга игътибар булса, тормыш тагын да матуррак булыр иде. Болары теләк кенә, теләкләр чынга ашсын өчен кемдер нәрсәдер эшләргә тиеш. Киләсе елда яхшы якка үзгәрешләр сизелерлек булсын, дип өмет итәм.


Гүзәл ЗАЙНАКОВА, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Лениногорск шәһәре:
- Бу ел, мәгълүм булганча, кәбисә елы иде, һәм ул миңа, без биш ел саен үтә торган аттестацияне санамасаң, берни дә алып килмәде. Тагын бер елга картайдык, гомер узуы сизелеп тора... Тормышымда бердәнбер матур вакыйга - минем кечкенә Словакиягә баруым, Словакия белән Польшаны аерып торган сокландыргыч һәм гаять зур Татр тауларының матурлыгына таң калуым булды. Тауларда үзеңне шулкадәр ирекле хис итәсең ки, моны сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Ә таулар һәм шарлавыкларның, Словакиянең яшел үзәннәренең гүзәллеген әйтеп торасы да юк - моны күрергә кирәк. Табигатьтә җир астыннан җылы һәм кайнар су бәреп торган чыганакларда дәвалау ванналарын кабул итүнең хозурлыгы! Ә чип-чиста тау һавасы! Бу сәяхәт турында тулы бер хикәя яза алам. Ә поездда өйгә кайтканда мин анда фотоаппаратымны онытып калдырганмын. Ләкин яхшы кешеләр Мәскәүдә дә бар икән. Гидыбыз Юлечка Жарких һәм туроператорлар миңа фотоаппаратымны табарга ярдәм иттеләр.


Яңа елдан нәрсәләр көтәмме? Туганнарым, зиратта ятучы әнием янына, Казанга якынрак, җир йөзендә иң яраткан урыным - Алексеевскига күчеп кайтырга хыялланам. Мин анда гомеремнең соңгы өлешен үткәрер, җәй көне бакчачылык белән шөгыльләнер, көзен учак ягып, бәрәңге пешерер, кыш көне шуар өчен тау ясар идем.


Лилия ЗАРИПОВА,Зур Тигәнәле музее җитәкчесе:
-Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2016 ел да тарихка китеп бара. Узган ел кәбисә елы, авыр ел була, дип фаразласалар да, шөкер, күтәрә алмаслык авырлык сизмәдек. Хезмәтебездәге ел яңалыгы буларак, музейда иганәчебез Ралиф абый Зарипов ярдәме белән зур ремонт эшләре башкарылды. Яңабаштан идәннәр түшәлде, ленолиумнар алмаштырылды, обойлар ябыштырылды, барлык экспозицияләр үзгәртелде. Яңартылган музейга Алексей Иванович Демидов Салих Батталның портретын ясатып бүләк итте. Авылдашыбыз Марат Вәлиев керү юлындагы баскычларны төзекләндерергә ярдәм итте.
Музеебыз ишекләре көн саен кешеләр кабул итә. Атнага ике көн - пәнҗешәмбе, җомга - дин дәресләре укытыла, аны Гөлсирә апа Хәмитшина үткәрә. Авылыбыздагы яңа гына лаеклы ялга чыккан 20 дән артык хатын-кызның чын күңелдән Коръән аятьләрен, дин-әхлак тәртипләрен өйрәнеп йөрүләренә күңел шатлана. Сабак алу белән беррәттән, бергәләп бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, чәй табыннары янында күңелле чаралар оештырабыз. Шунда ук "Хыял" фольклор ансамбле оештырып, төрле ярышларда катнашабыз. Быел гына да республикакүләм "Түгәрәк уен", "Балкыш", "Халыклар дуслыгы" фестивальләрендә катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдык.
Хәзер менә Яңа елны каршыларга җыенабыз. Яңа елдан яңа уңышлар, яңа бәхетләр, зур шатлыклар өмет итәбез. Дөньяларыбызның якты, ил-көннәребезнең тыныч, табыннарыбызның мул, балаларыбызның тәртипле булуын телибез.


Гөлсинә АБДУЛЛИНА, Казан шәһәре:
- Мин Яңа елны якыннарымны юксынып каршы алам. Яңа ел алдыннан, 17 ел элек, 66 яшьтә минем туган көнемдә әтием бакыйлыкка күчте. 23 ел элек беренче кар яуган көнне баламның әтисе үлеп китте. Кайгыларымны яңартып, быел беренче кар сыйныфташым Фидаил Әхмәтҗановны алып китте . Без бит аның белән бер көнне туган булганбыз. Бу ел миңа шатлык алып килде: оныгым туды. 30 ел мех берләшмәсендә эшләгәннән соң оныгым белән балалар бакчасына эшкә урнаштым. Атна саен ирем Илфак белән авылга әнием янына кайтабыз. Аның безне сөендереп, исән-сау яшәвен телибез. Пенсиягә чыккач, мал-туар, кош-корт асрап, саф һава сулап, авылга кайтып яшисе килә. Киләсе ел кайгы-хәсрәт алып килмәсен, дөньялар тыныч булсын, бөтен туганнарым, әнием исән-сау булсын,авырмасын иде.


Земфира ВӘЛИЕВА, Урманасты Шунталысы авылының мәдәният йорты директоры:
- Менә 2016 ел үзенең шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре белән сабыр гына үтеп бара.Чынлап та, бу ел минем һәм минем гаиләм өчен бик күп вакыйгаларга бай булды. Март башыннан мәдәният йорты өчен башланган капиталь ремонт уңышлы гына тәмамланды, яңа музыкаль аппаратура кайтарылды. Мәдәният йортыбыз күзгә күренеп үзгәрде, матурайды, яныма өр-яңа режиссер Айгөл Җиһаншина эшкә керде, минем өчен бу аерым бер сөенеч булды. Аның белән мәш килеп, Яна елга хәстәрлек алып барабыз. Ә шәхси тормышыма килгәндә, шуны әйтәсем килә: яраткан ирем Рамилем белән яши башлаганыбызга быел 35 ел тула, менә шушы мәрҗән туебызны Яңа ел кичендә туганнарым, якыннарым, дусларым белән билгеләп үтәрбез, дип торабыз. Ризыклар, сый-хөрмәт зурдан булыр, дип планлаштырабыз. Яңа 2017 елда өмет-хыяллар бик күп, алдан әйтеп булмый, тормышка ашмас, дип куркам. Шуңа бары күп итеп Ходайдан саулык-сәламәтлек, эшләребездә һәм тормышыбызда зур уңышлар, тыныч тормыш, яңа сөенечле вакыйгалар телим. Теләкләрем шул, кадерле һәм хөрмәтле авылдашларым, җитәкчеләрем, хезмәттәшләрем, туганнарым, дусларым, күршеләрем, үземнең якыннарым - кызым Эльвира, киявем Илфат, оныкларым Сельвина, Ралинәнең, яраткан улым Рәнилнең Яңа 2017 елда якты өмет-хыяллары тормышка ашсын, сәламәтлекләре ныгысын, йөзләрендә елмаю балкысын. Имин булсын көннәр, аяз булсын күкләр, иксез-чиксез бәхет телим барчагызга да!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев