Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яңа фатир – яңа тормыш

Алексеевск ш.т.б.да Просторное урамындагы 47 нче 18 фатирлы өйгә күчүче кешеләргә тантаналы төстә фатир ачкычлары тапшырылды.

Өч катлы яңа төзелештә хәзер социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, укытучы-грант алучы һәм бер ишле гаилә яшәячәк. Өйдә ике подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 1 мең кв. м тәшкил итә. Бөтен фатирлар да эчке яктан бизәкләнгән, аерым җылытучы ике контурлы казаннар белән җиһазланган.
Өйне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды төзи. Техник заказчы – “Татарстан Республикасының баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе, подрядчысы – “Керамика-Маркет” ЧҖҖ. Яңа фатирлар ачкычларын район башлыгы Сергей Демидов белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” коммерциянеке булмаган оешма директоры вазыйфаларын башкаручы Талгат Абдуллин тапшырды.
 Район башлыгы Сергей Демидов алексеевскилыларны шушы бәйрәм вакыйгасы белән котлады:
– Мин сезне яңа фатирлар алуыгыз белән котлыйм. Социаль ипотека программасы – яшь гаиләләргә генә түгел, ә бәлки бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә: педагогларга, табибларга да сыйфат ягыннан ярдәм итү. Күп балалы гаилә – аерым категория. Алар өчен бигрәк тә сөендерә. Торак шартларын яхшырту – үзебезнең Алексеевск гаиләләре һәм бөтен Татарстан кешеләренең иминлек нигезе ул. Чөнки Татарстан – уникаль төбәк, анда шундый программа гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, шулай ук Тәлгат Мидхәт улы йөзендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондына шундый проектларны гамәлгә ашырганнары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
Яңа өйгә күчүчеләр – яшь Винокуровлар гаиләсе дә безнең белән яңа өйгә күчү шатлыгын уртаклашты:
– Без бик шат, – ди гаилә башлыгы Юрий, – яңа фатир – бу зур бәхет һәм имин киләчәккә ышаныч. Безгә үз өлешебезне кертәсе, көнкүрешебезне җайга саласы һәм фатирыбызны ямьле итәсе генә кала.
Әле күптән түгел өй хуҗаларының хыялы гына булган нәрсә бүген тормышка ашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев