Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Якташыбыз Әнисә Фәттахова үзенең юбилеен билгеләп үтә

Салкын декабрь айларының берсендә, атап әйткәндә, 16 декабрьдә әни, дәү әни, ир хатыны, әнисенең яраткан кызы - якташыбыз Әнисә Фәттахова үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Әнисә Нуретдин кызы гомеренең күп өлешен Алексеевск районы Пенсия фондында эшләүгә багышлады.


- Гражданнарга пенсия билгеләү һәм түләү юнәлешенә кураторлык итеп, ул үзенең бөтен һөнәри сыйфатларын: гадәттән тыш төгәллеген, эшкә бирелгәнлеген һәм мәхәббәтен бу эштә файдалана.


Нур сирпеп торган күзләре һәм ихластан елмаюы әлеге ханымда һөнәрмәндне һәм гаҗәеп кешене күрергә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде юбиляр турында Наталья Уфимцева.


- Әнисә Нуретдин кызы - менә дигән хуҗабикә. Аның өенең ишекләре һәрвакыт ачык. Бу гаилә кунаклар килгәнне ярата, аларны ачык йөз белән каршы ала. Моннан тыш, Әнисә Нуретдин кызы гаилә кыйммәтләрен изге саклый: әнисенә һәм ирен тәрбияләп үстергән Рамилә апасына олы мәхәббәт белән карый. Бу аның эчкерсезлеге һәм яхшылыгы турында сөйли. Юбилеенда без Әнисә Нуретдин кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телибез, - ди Светлана Липлянина.
- Аңа, һичшиксез, теләсә кайсы кешенең күңелен үзенә җәлеп итү кебек сыйфат хас. Аның белән иң катлаулы әйберләр турында да җиңел генә сөйләшеп була. Ул хезмәттәшләре, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучылар һәм үз эшен Пенсия фонды идарәсендә дәвам иттерүчеләр турында олы бер ихтирам белән сөйли. Бәхет һәм уңышлар аның һәрчак даими юлдашлары булсын. Нык сәламәтлек, иминлек Сезгә! - дип безнең белән уртаклашты Елена Краюшкина.
- Үз эшенең һөнәрмәнде, ышанычлы көрәштәш һәм дус - боларның барысы да Әнисә Фәттахова турында. - Ул - безнең ышанычлы тылыбыз һәм терәгебез. Хезмәттәшләренә һәрчак ярдәмгә килергә, сүз белән генә түгел, ә бәлки эше белән дә булышырга әзер. Бөтен коллектив исеменнән Әнисә Нуретдин кызын юбилее белән котлыйсы килә. Еллар уза, ләкин шуның белән бергә без елдан-ел байый барабыз: дуслык ныгый, гаилә арта, без яңа рольгә күчәбез. Хыялларыгызның тормышка ашуын, мөмкинлекләрегез артуын, бар эшләрегезнең уң булуын, нык сәламәтлек, әйбәт кәеф, үзегезгә һәм уңышка ирешүегезгә ышануыгызны телибез. Өегездә тынычлык һәм муллык хакимлек итсен, - дип котлый Алексееевск районындагы Пенсия фонды идарәсенең алмаштыргысыз җитәкчесе Гөлкәй Хәйретдин кызы Әхмәтова.


Идарәдә эшләгәнче Әнисә Нуретдин кызы сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куя. Хезмәттәшләре шаярып, болай диләр:


- Хезмәттәшебезнең медицинаны белүе безгә бүгенге көнгә кадәр булыша. Медицина ярдәме сорап без аңа мөрәҗәгать итәбез.
Әнисә Фәттахова белән очрашкач, эшлекле очрашумы бу, әллә аны юлда очратасыңмы, аның эчкерсезлегенә һәм очрашудан шатлык алуына, кеше хәленә керә белүенә игътибар итәсең. Ул һәрчак синнән хәлләреңне сорашыр. Ә идарә коллективының эше турында сөйләшкәндә ипле һәм дус коллектив турында бик рәхәтләнеп сөйли. Һичшиксез, бу - аның да хезмәте. Гаҗәеп ханым үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңарда ана, яраткан ир хатыны, ышанычлы көрәштәш һәм һөнәрмәнднең иң яхшы сыйфатлары бергә тупланган. Тормышы үзе теләгәнчә җайлы гына барсын, аңа бар нәрсәдә уңышлар һәм бәхет юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев