Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яшь фермерларга ярдәм

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм" ведомство Программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә өстәмә рәвештә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул ителүен хәбәр итә.

Гаризалар һәм документларны министрлык тбәндәге адрес буенча кабул итә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевск урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 307нче кабинет - 24 июньнән 13 июльгә кадәр эш көннәрендә иртәнге 9дан 11гә кадәр һәм көндезге 1дән 4кә кадәр.

Крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алу буенча өстәмә конкурс комиссиясе утырышы, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларын чакырып, 27 июльдән 30ына кадәр министрлыкның утырышлар залында (321нче кабинет) узачак.

Өстәмә конкурс нигезендә сайлап алуга рөхсәт ителгән программада катнашучыларны тыңлау графигы министрлыкның мәгълүмати-телекоммуникацион Интернет челтәренең http://agro.tatarstan.ru/ рәсми сайтында, "Мәгълүмати-консультация хезмәте" бүлегендә, "Яшь фермерларга ярдәм" бүлекчәсендә бастырылачак.

Әлеге ведомство программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт ярдәме сөт терлекчелеге, мөгезле эре терлекләрне симертү, ат, сарык, кәҗә, дуңгыз асрау, авыл хуҗалыгында кош асрау (кош-корт үрчетү), бәрәңге игү, яшелчәчелек һ.б. юнәлешләр буенча күрсәтеләчәк. Контакт телефоннары: 8(843) 221-76-85, 221-76-54.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев