Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яшьлегеңә караганда картлыгың матур булсын

Һәр гаиләнең үз юлы, үз шатлыгы, көенечләре, үз тарихы бар. Шушы көннәрдә Гайнуллова Фәния апага 60 яшь тула. Шул уңайдан мәчет каршындагы мәдрәсәгә йөрүче бер төркем дуслары аңа котлау мәкаләсе юллаганнар, шуны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

-1956 елның 23 ноябрендә 7 балалы тату, ишле гаиләдә 2нче бала булып дөньяга килә. Әтиләре яшьли вафат булгач, балаларны тәрбияләү, аларны аякка бастыру, гаиләле итү әниләре кулына кала. Авырлыкларга әниебез бирешмәде, барыбыз да исән-сау, төрлебез төрле җирләрдә гаилә корып, аралашып яшибез. Әниебез кече сеңелебездә район үзәгендә бәхетле әни булып яши дип искә алды Фәния ханым.

Фәния апа туган авылында 11 еллык мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлагач, пешекче һөнәрен үзләштерә. 1973 елда үзенең туган авылында туып үскән Искәндәр исемле егеткә тормышка чыга. Ә ул инде шофер һөнәрен алган була. Шулай итеп, 10 елга якын туган яклары Чувашия Республикасы Чичкан авылында Фәния апа повар булып, Искәндәр абый шофер булып хезмәт итәләр. Язмыш бу матур парларны 1986 елда Алексеевск якларына алып килә һәм безнең якларда да һөнәрләре буенча эшләүләрен дәвам иттерәләр.

Ике яшь йөрәкне әти-әниле булу бәхетенә ирештереп бер-бер артлы балалар дөньяга килә. Баһадирдай ике ул, бер кыз үстерәләр. Балалары пар канат астында, ата-ана назына төренеп бик кечкенәдән эшкә өйрәнеп, мөстәкыйль тормыш юлына басалар. Һәркайсы йортлар төзеп, матур тигез тормышта хезмәтнең ямен-тәмен белеп яшиләр.

Олы уллары Илгиз районның газ оешмасында, кече уллары Фариз "Стройдорсервис" ЧҖҖ да механик булып, ә кызлары Илһамия район хастаханәсендә склад мөдире булып эшли.

Фәния апа да, Искәндәр абый да балаларыннан, киленнәреннән, кияүләреннән, кода-кодагыйларыннан зарланмыйлар, бик канәгать булып, тату яшиләр, үзләрен бәхетле әти- әни дип саныйлар.

Тормыш шулай дәвам итә. Менә аларның бергә яшәүләренә 42 ел вакыт үткән. Фәния апа райпода повар булып, соңыннан "Эдем" ЧҖҖ оешмасында эшләп, Искәндәр абый да шушы оешмада шофер булып эшләп, икесе дә лаеклы ялга китәләр. Эшләгән урыннарында да алар турында тырыш, эшчән булулары турында мактап искә алалар. Бу турыда гаилә архивында сакланган күпләгән Мактау грамоталары да дәлил булып тора.

Инде юбилярның үзе турында: Фәния ханым барысына да өлгерә, тормыш яратучан, хезмәтнең ямен-тәмен белеп яши. Ул оста пешекче дә, чигүче дә, бәйләүче дә, матур гөлләр үстерүче дә. Җәй айларында бакчасына керсәң, үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Бакчасында матур чәчәкләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр генә түгел әкият геройларын да күрәсең. Кешеләргә дә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Аллаһы Тәгалә аңа матур тавыш та бүләк иткән, аның тавышы моңлы, ул әйткән мөнәҗәтләр елата да, уйлата да.

Иң күркәм якларының берсе, ул дин юлында, Алексеевск мәчетенә укырга йөреп, Исламның башлангыч нигезләрен үзләштереп, Коръән укырга өйрәнде. Биш вакыт намазын вакытында укырга омтыла, уразасын да калдырмый. 2013 елда Ислам динебезнең бишенче баганасы булган Хаҗ гамәлен үтәп кайтты. Ул аңа сөенеп туя алмый.

Йомгак ясап шуны әйтәсем килә, Фәния апа белән Искәндәр абый балалары, оныклары өчен яраткан әти-әни, дәү әни, дәү әти, туганнары, дуслары өчен матур гаилә. Фәния апаның яраткан әйтеме бар: "Яшьлегеңә караганда картлыгың матур булсын!-ди ул.

Без, мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләрең сине олылап юбилеең белән котлыйбыз. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, күңел тынычлыгында, тормыш иптәшең Искәндәр абый белән тигез гомер итеп, якыннарыңның күңел җылысын тоеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев