Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яшьнәп үткән яшьлек

Бәхет эзләп ерак китмәдек без Табар өчен алтын тәхетне. Туган җирнең изге туфрагында Эшләп таптык иң зур бәхетне! Лилия Зарипова.

Әлеге сүзләр Олы Тигәнәле авылында яшәүче, бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтүче Камил абыйга туры килеп тора.

Ул 1929 елның 10 маенда Таракановлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аңа Камил дип исем кушалар. Исеме җисеменә туры килә, бик акыллы, миһербанлы, изгелекле кеше булып үсә ул. Кечкенәдән эш сөючән булуы, төрле авырлыкларга каршы торырга ярдәм итә.

1942 нче елның җәе алар гаиләсенә кайгы китерә. Әтиләре – Тараканов Гатаулла сугышта хәбәрсез югала. 12 яшьлек Камилгә әнисе Нәсимә белән тормыш йөген бергә тартырга туры килә. Ике энесенә һәм өч сеңелесенә ул төп таяныч та булып кала. Алар авырлыкларга бирешмичә, бер-берсенә ярдәм итешеп яшиләр.

Камил абый армиядә 4 ел хезмәт итеп кайта. Ике энесе бәхет эзләп читкә китсә дә, ул туган авылында кала. Күп еллар колхозда алдынгы механизатор булып эшли. Хезмәтен дә югары бәялиләр, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

Авылыбызның иң матур, чая, чибәр кызы Җүвәйрә апага өйләнә. Камил абыйның әнисе Нәсимә әби белән бергә тора башлыйлар. Ул вакытта хатыннарны баласы туып ике атнадан соң ук эшкә чыгара иделәр бит. Нәсимә әби балаларны карап үстереште, аларга үзенең акыллы киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп торды һәм Җүвәйрә апага да балакаем дип кенә эндәшә иде. Җүвәйрә апа хәзер дә әле аның кебек яхшы кеше җир шарында юк ди, ул үзе дә киленнәренә кызым гына диеп эшдәшә. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала туа. Равил, Равия, Руфия һәм Рәмис. Алар акыллы, уңган, миһербанлы кешеләр булып үсәләр, һәрберсе тормышта үз урынын таба. Тик, кызганычка каршы, төпчекләре – Рәмис 50 яшендә вафат булды.

Хәзерге көндә Камил абый белән Җүвәйрә апа гомер көзләренең кадерен белеп, үрнәк гаилә булып яшиләр. Җәй көне бакчадагы үстергән чәчәкләре, өйдәге гөлләре әлеге өйдә матурлыкны сөюче кешеләр яшәвен күрсәтеп тора. Балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының дәү әтисе белән дәү әнисе йортына кайтасылары килеп тора.

Иң олы абый булганга без аны Зур абый дип йөртәбез.

Камил абый – зур абый!

Сине 90 яшьлек юбилеең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сиңа тыныч картлык, исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормыш телибез. Кеше кулына калмыйча, сырхауларга бирешмичә яшәргә язсын бер Ходай. Балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игелеген күреп яшә.

Туксан дигән

киртәләрне

Бар бит әле үтәсе.

Никадәрле газиз җанга

Бәхет бүләк итәсе.

Утлар, сулар кичтең,

батмадың,

Авыр еллар буйлап

атладың.

Бирешмәдең җилгә,

буранга.

Чын мәгънәсендә кеше

булганга.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк

түрендә.

Озак яшә, кадерлебез,

авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер

генә.

 

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, тормыш иптәшең, туганнарың исеменнән Лилия ЧИБИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев