Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яз бәйрәме белән!

Кадерле хатын-кызлар һәм сөекле ханымнар!

Без ир-егетләр сездән башка дөнья буш, күңелсез һәм төзсез икәнлекне бик ачык аңлый торган көн якынлаша. Язның нәкъ менә бу көне сөенечләр, шатлыклар белән тула!

Алексеевск районы тормышын, аның тарихы һәм аның киләчәген хатын-кызларыбыз кулыннан, хатын-кызларыбыз йөрәгеннән, акылыннан, игелегеннән башка күз алдына да китереп булмый. Бөек Ватан сугышы һәм тыл хезмәтчәннәренә, Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм башка кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның әниләре һәм хатыннарына аеруча рәхмәт.

Район тормышында актив катнашырга омтылып, авыл хатын-кызлары нәфислекләрен, ягымлылыкларын һәм мөлаемлекләрен югалтмыйлар, мәңгелек кешелек кыйммәтләре чыганагы булып калалар, дөньяга тынычлык, гармония һәм гүзәллек алып киләләр.

Хатын-кызның икенче фронты - ул гаилә. Җылытырга, ашатырга-эчертергә, балаларның дәресләрен карарга, бар нәрсәдә тәртип булдырырга - әле бу өйдәге эшләрнең тулы исемлеге түгел, хатын-кыз ул -әни дә, хатын да, киң профильдәге белгеч тә.

Сөекле һәм хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Тормышыгыздагы һәр мизгелгә шатланып, бәхетле һәм яратылып яшәгез. Янәшәгездә һәрвакыт нык, ышанычлы ир-ат җилкәсе булсын, өегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

Район башлыгы Сергей Демидов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев