Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юл бәла түгел...

Рөстәм Гарипов яшьтән үк велоспорт белән мавыга. Башта бу гади кызыксыну гына булса, тора-бара зуррак шөгыльгә әйләнә. Үзе бу хакта безгә менә нәрсәләр сөйләде:

- 2010 елда велосипедта сәяхәт итүче Валентин дигән кеше биредә тукталган иде. Бу аның Архангелскидан Байкалга кадәр велосипедта сәяхәте иде. Ул миңа кереп төн кунды, юлын дәвам итәр өчен иртән тагын чыгып китте. Соңрак аның, яхшы килеп җиттем, дигән хатын алдым. Бу кешегә 60 яшь бит инде, кызыксынып киттем. Ә мин булдыра аламмы? Күптән моңа алынырга булган икән. Җае килеп чыккач, барлык кирәкле әйберләре белән җиһазланган велосипед сатып алдым. Башта мин зур булмаган араларга баргаладым. Һәм, ниһаять, беркөнне велосипедымда беренче җитди маршрутка чыгып киттем. Бу минем Биләргә бер көнлек сәяхәтем иде, анда 2 сәгать ярымда барып җитсәм, 2 сәгать эчендә кире кайттым. Икенче сәяхәтем ике көнлек, ул Болгарга иде. Бер көнне барсам, икенче көнне әйләнеп кайттым. Төнне мин яр буенда палаткада үткәрдем, барлык кирәкле әйберне үзем белән алган идем.
Алга таба 3 көнлек җитдирәк походка чыгып киттем. Үз машинамда Яшел Үзән районының Айшә авылына кадәр бардым да, машинамны калдырып, велосипедка күчеп утырдым. Айшәдән мин Мари Эл иленә юнәлдем, анда төн кунганнан соң Кленовая Гора, Шарибоксад авылларында булдым, гаҗәеп һәм тирән сулы Морской Глаз күлендә коендым һәм шунда төн кунарга калдым. Иртә белән нарат урманы аша юлга кузгалдым, басу юллары буйлап озак кына баргач, Татарстанга килеп кердем. Раифа тыюлыгы аша үттем дә, янәдән Айшәгә әйләнеп кайттым. Менә шулай сәяхәт иттем мин. 200 км чамасы юл үттем.
Мин тагын бер мавыктыргыч сәяхәттә булган идем, аны мин" Ульяновск дөнья тирәли сәяхәте" дип атадым. Маршрут озын булды. Алексеевскидан үз велосипедымда Болгарга чыгып киттем, Ульян өлкәсенең Жедяевка авылында төн кундым. Аннан Иске Майна авылында, Ульяновскиның үзендә булдым. Төн кунганнан соң Буа шәһәренә юнәлдем, Апас районында булдым. Югары Осланга килеп җиткәч, Сәет авылында төн кунарга тукталдым. Югары Осланнан параходта Казанга килдем, елга портыннан өемә - Алексеевскига кайттым.
Берничә тапкыр иптәшләрем белән Изге Чишмәгә барып кайттым. Алар кайчакларда миннән башка да баргалыйлар. Гаиләм белән табигать кочагына чыгабыз, дөрес, анысы инде машинада. Аларга матур, истәлекле урыннарны күрсәтәм. Урманнар, шәһәр-авылларга барабыз. Безнең әле барысы да алда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев