Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юл газабы

21 нче гасырда яшәүче хәзерге буын кешеләре моннан 50 ел элек юл йөрүнең никадәр авыр һәм маҗаралы булуын, нинди көтелмәгән хәлләргә очрау мөмкинлеген күз алдына китерә алмыйлар.

Ә менә 2018 елның февраль аенда 95 яше тулачак Сабира апаның Бакалы районының Туктагул авылыннан Куркинга - Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәренә барып кайтуын укыгач, бәлки үткәннәргә барып кайткан кебек булырлар.

Сабира апа сөйләгәннәрдән:
- Без ирем белән, ул Арслан исемле, әтиләрдә 6 ел яшәгәч, өй салып башка чыгарга уйладык, 1956 елда бу эшкә тотындык. Ул елларда өй салу бик авыр иде, чөнки өй бурасына ярый торган агачны санап кына, бер елны 10 бүрәнә, икенче елны тагын 10 бүрәнә бирәләр иде. Без тырыша торгач, бураны бурап, мүкләп, күтәреп, түбәсен ябып куйдык.

Минем Куркинда яшәгән абый, безнең өй төзегәнне белгәч, тәрәзәләргә, ишекләргә тоткалар һәм башка әйберләр җыештырган да безгә: "Килеп алыгыз", - дип хәбәр җибәргән. Арслан барып алырга булды. Без сарык суеп, итен фанерадан ясалган чемоданга тутырып, баулар белән бәйләп куйдык.

Ләкин иртәнгә иремнең уе үзгәргән, имеш, аның колхоздагы эше өзеләчәк, салам тартуда эшләүче 12 хатын-кыз эшсез утырачак. Миңа: "Үзең барып кайт инде", -димәсенме. Мин әйтәм: "Мин русча белмим, Куркинның кайсы якта икәнен дә белмим,- дидем, ә ул: "Ул якта барысы да татарлар - синең русча белүең кирәкми", - ди.

Туймазыдан колхозга бензин ташучы Фаткыл абыйны белешеп тә куйган. Минем Куркинга барасыны белгәч, күрше Рәшидә кием өстеннән кияргә плащ алып кергән һәм Куркинда яшәүче туганнарына күчтәнәч тә җибәрде. Икенче көнне иртән иртүк Фаткыл абзый килеп тә җиткән. Мин киемнәр өстеннән плащны киеп, билемне буып, машинага кереп утырдым.

Иртәнге сәгать 10 га Туймазыга барып та җиттек. Мине тимер юл вокзалына китереп куйды. Кассага барып билет сатучыдан Куркинга поезд кайчан китүен сорадым, кичке сәгать сигездә генә китә икән. Бик озак көтәргә туры килә инде дип кайгырып утырганда:

-Сабира апа, каян килеп чыктың, кая барасың,- дип бер кыз килеп кочаклады. Мин дә аны таныдым, ул безнең авылдан Туймазыга килеп урнашкан Нуретдинов Салихҗан кызы Фәндидә иде. Ул Уфада укый, ялга кайтып килә икән. Поездның кичке 8 дә генә килүен белгәч, үзләренә барырга чакырды.

Мин икеләнеп торгач, чемоданымны алды да: "Минем арттан барырсың әле", дип вокзалдан чыкты, аның артыннан иярдем инде. Өйләрендә абыйсы Әсгать, җиңгәсе Нәҗибә (ул да безнең авылныкы) мине шатланып каршы алдылар. Алар 8 нче март бәйрәменә әзерләнәләр иде, мин дә кушылып киттем, вакыт бик тиз үтеп китте. Алар мине вокзалга алып килеп, поездга утыртып җибәрделәр.

Моңа кадәр поездга утырып йөргәнем булмагач, тәрәзәдән күзәтеп бардым, йокы кайгысы булмады. Чиләбегә сәгать бишләргә килеп җиттек. Чемоданымны күтәреп вокзалга кердем, вокзал ике катлы икән. Беренче катта халык күп булгач, икенче катка менеп киттем.

Анда халык тагын да күбрәк булып чыкты, басып торырга да урын юк. Чемоданымны ике аяк арасына кыстырып, көчкә генә авып китми басып торам. Шулай торгач, башка бер уй килде. Тоттым да, тәнемне төрле урыннан кашый башладым. Нәрсәнедер тотып ыргыткан кебек кыланам.

Шунда бер хатын миннән сорый: "Каян кайтасың, кая барасың?" - ди. Мин әйтәм: "Бүген генә төрмәдән чыктым, авылга кайтам",- димен, үзем һаман кашынам. "Фу-у, бетләгән бу, бете йокмасын" дип читкә китте, башкалар да читкә тайпылдылар. Эскәмия бушап калды, чемоданымны баш астына куеп яттым, йоклап та киткәнмен. Уянып китсәм, көн яктырган иде, вокзал да бушап калган.

Вокзалдан чыктым да,урам буйлап киттем. Күренгән язуларны укый-укый барам: Коркино дигән язуны күреп туктадым. Күп тә үтми, бер җиңел машина килеп туктады. Шофер: "Кая барасың?" - дип сорады, мин аңа эндәшми генә адрес язылган кәгазьне тоттырдым.

Ул чемоданны артка куйды да мине утыртып алып китте. Абыйның фатирына кереп әйткән бу: "Сезгә телсез туганыгызны алып килдем",- дип. Абый "Нурулланы (безнең авылдагы телсез кеше) алып килдеме икән ни" дип уйлаган. Чыккач, мине күреп кычкырып җибәрде: "Бәй, Сабира, син бит бу!" Шофер чемоданны алып биргәч, "Спасибо тебе, шофер", -дигән идем, ул егыла- егыла көлә башлады, мине телсез дип уйлаган икән, аңа кушылып без дә көлешеп алдык.

Шулай итеп Куркинда яшәгән абыйларга килеп җиттем. Аларда бер көн кунак булгач, кайтырга булдым. Абый җыйган әйберләрен шул фанер чемоданга тутырып, баулар белән бәйләп куйды. Мине абый Куркиннан Чиләбегә машина белән илтеп куярга булды.

Китешләй Куркиндагы базарга кердек. Базарда абыйның күзе бер бүреккә төште. "Бу бүрек Арсланга бик шәп булачак", - дип сатып алды да, шәлемне чишеп, бүрекне башыма кидереп, ияк астыннан бәйләп куйды. Чиләбегә илтеп кичке поездга утыртып җибәрде, иртәнгә мин Туймазыга килеп төштем. Бакалыга кайтырга кирәк бит инде.

Яз ае. Урыны-урыны белән эретеп кара җир чыккан, су җыелып торган урыннар да бар, ә минем аякта сочинка (пимага галош кидерелгән). Бакалыга китә торган юлдагы күпергә таба киттем. Чемодан бик авыр, карлы җирдә сөйрәп, кара җирдә күтәреп барам, шулай итеп көч-хәл белән күпер кырына килеп җиттем. Бакалы ягына баручы берәр машина килеп чыкмасмы, дип көтеп торам.

Шулай байтак кына көтеп торгач, тартмасы бөркәүле бер машина күренде. Ул вакытта шоферлар юлда басып торучыларның хәленә керәләр иде, кагыйдәләрне бозып булса да, утырталар иде, милиция дә бәйләнми иде. Бу почта ташучы машина булып чыкты. Кузовта өч егет утыра, кузов тулы посылка әрҗәләре, гәзит-журналлар тутырылган капчыклар.

Бер егет сикереп төшеп, чемоданымны алып бирде, үзем дә менеп, егетләр күрсәткән урынга утырдым. Егетләрнең берсе: "Чемоданың бик авыр, нәрсәләр тутырдың, әллә урладыңмы, ачып карыйк," - дип шаярта. "Пломбасын ватарга ярамый",-дим. "Вот әйтте бу", -дип көлешеп алдылар.

Водитель Бакалы юлында очраган авылларда туктап, каршы алучыларга шул авылга тиешле посылкаларны, гәзит-журналларны биреп бара. Тукталыш озаграк булса, егетләр тәмәке тартып алалар.
Шулай итеп, кайта торгач, Бакалыга да килеп җиттек. Бакалыга кергәч, шофер ашханә кырына туктап: "Ашап чыгам", -дип столовойга кереп китте.

Егетләр машинадан төшеп, тәмәке кабыздылар. "Әйдә, төш, син дә тарт", - диләр. Бу юлы мин түзмәдем, бүрегемне салдым да, "Минем башта бүрек, ә бүрек астында толымнар", -дип, толымнарымны чыгарып салдым. Теге егетләр авызларын ачып карап тордылар да, бөтен Бакалыны яңгыратып көлә башладылар, тавышка шофер йөгереп чыкты. Мине күргәч, ул да көлә башлады.

Егетләр көлә-көлә таралыштылар. Ә машина Иске Корычка кадәр бара икән. Шулай итеп, Иске Корычка кадәр кайтып җиттем. Шоферга акча түләп төшеп калдым. Ә мине алырга ирем Арслан ат белән килгән иде, атка утырып исән-сау Туктагулга кайтып җиттем. Юлымда Аллаһы Тәгәлә уңай китереп торгандыр инде. Үземнең дә тапкырлыгым ярдәм иткәндер һәм шулай ук очраган кешеләрнең ярдәмчеллеге дә.


Мин хәзер унынчы дистәне куам. Безнең буын кешеләренә тормышта бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Йокларга ятсаң, күзгә йокы керми, шул вакыйгаларны уйлап тик ятасың. Менә берсен сезгә сөйләп күрсәттем...

Мөдәрис Мусин язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев