Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зур Тигәнәле авылы балалар бакчасында бәйрәм узды

Җир йөзендә иң кадерле кеше кем ул, дип сорасалар, һәр кеше берсүзсез - Әни дип җавап бирер. Әйе, һәркем өчен изге зат ул - Әни. Алардан башка дөнья ямьсез, ашлар тәмсез, көннәр караңгы булып тоела. Әниләр ярдәмендә без олы тормышка беренче адымнарыбызны атлыйбыз. Шуңа да исән чакта газиз кешеләребезгә карата...

Зур Тигәнәле авылы балалар бакчасында 5 нче мартта 8 нче Март - халыкара хатын-кызлар бәйрәме узды. Бәйрәмгә балаларның сөекле әниләре, апалары, дәү әниләре чакырылган иде.

- Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләр, апалар, дәү әниләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да яз бәйрәме белән котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәт, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын! Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын, - дип бәйрәмне ачып җибәрде тәрбияче апалары.

Бәйрәм ике өлештән торды. Беренче өлешендә зурлар төркеме бакча күләмендә рус халык әкияте "Теремок"ны сәхнәләштереп күрсәтте. Бу әкияттә төрле җәнлекләрнең (тычкан, бака, куян, хәйләкәр төлке, бүре, аю) дус-тату яшәүләре турында сүз барды. Балалар үзләрен чын артистлар кебек тотты, үзләренең рольләрен бик теләп һәм оста башкардылар. Энҗе Хәйбуллина (тәрбияче) һәм Алсу Насыйбуллина (музыка җитәкчесе) җитәкчелегендә әзерләнгән әкият нәниләргә hәм тамашачыларга бик ошады. Әниләр үзләренең балаларының уңышларын күреп, горурланып утырдылар. Ә икенче өлешен балалар әзерләгән концерт номерлары дәвам иттерде. Алар матур итеп күмәкләшеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан балалар үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.

Әйе, әнисе булганда адәм баласы бәхетле. Бер үк, шулай була күрсен, әниләребез исән булсын, йөзләреннән нур чәчеп, тыныч гомер итсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев