Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зыярәт кылу – изге гамәл!

Зәки абый Нәбиуллинның мәкаләләрен бирүне дәвам иттерәбез.

Хөрмәтле газета укучылар!

Минем сезнең күбегез белән Хуҗалар тавында очрашканым-күрешкәнем бар инде. Миңа эшем буенча ул изге җирләргә барып йөрергә туры килә. Мин шәхсән үземнең шундый мөмкинлегем булуга бик шатмын. Чөнки мин анда танышларым белән очрашам, яңа кешеләр белән танышам һәм, гомумән, милләттәшләрем белән аралашам.

Анда халык (төрле милләт вәкилләре) кайдан гына килми, үзебезнең Татарстаннан гына түгел, башка ерак илләрдән дә, безгә якын республикалардан һәм төрле төбәкләрдән дә Хуҗалар тавын һәм Изге чишмәне, борынгы болгар бабаларыбызның авыр елларда сыенган, Болгар иленең бәйсезлеге өчен көрәшкән урыннарны зыярәт кылу, ягъни барып күрү, изге саналган җирдә гыйбадәт кылу, нәзер корбаны чалып, Коръән укыту һәм әби-бабаларыбызның изге рухына багышлап дога кылу нияте белән киләләр алар. Аларга Хуҗалар тавыннан алып киткән изге Коръән китапларын, догалыкларны һәм башка төрле дини басмаларны укып, үзләренә гыйлем өстәп, киләчәктә дә Ходай рәхмәте белән әҗер-савапларын алырга насыйп булсын иде.

Килүчеләр арасында кемнәр генә юк. Мәсәлән, президентлар һәм министрлар, галимнәр һәм дин әһелләре, депутатлар һәм эшмәкәрләр, интеллигенция вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре,төрле дәрәҗәдәге кунаклар һәм делегацияләр, гади халык һәм мәктәп балалары да бар.

Кеше бигрәк тә ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә күп була. Берәүләр гыйбадәт кылырга, икенче берәүләр йә күрергә, йә ял итәргә килә. Хәзер күп кеше изге Болгарга йөри (зыярәт кыла). Һәм аннан кайтышлый зур автобуслар белән Хуҗалар тавына да кереп чыгалар.

Килгән барлык кунакларга, Хуҗалар тавы һәм Изге чишмәнең тарихына бәйле мәгълүматлар белән кызыксынучыларга музей-тыюлык директоры Әнәс Кутуев һәм музей хезмәткәрләре тарафыннан квалификацияле хезмәт күрсәтелә. Анда төрле бәйрәм чаралары үткәрелә, районның үзешчән артистлары үзләренең чыгышларын тәкъдим итәләр.

Хуҗалар тавы тирәсе үзгәрә, елдан-ел төзекләндерелә, яңа объектлар барлыкка килә: автомобильләр кую урыны бар, музей, кафе эшләп тора, дини китаплар, милли киемнәр һәм сувенирлар сатыла.

Биләрнең үзендә дә мәчет бар, теләге булган кеше, узып барышлыймы, махсус барыпмы, намазын укый, сәдакасын бирә ала. Күрше татар авылларыннан корбанлыкка сарык та барып алалар.

Мин үзем зур кунакларны мөмкинлек булганда фотога төшерәм, һәм кайсылары миңа фотоларда истәлеккә үзләренең автографларын калдыралар. Миндә, мәсәлән, Минтимер Шәймиевнең, аның җәмәгате Сәкинә ханымның, Мәскәү кунагы Сергей Степашинның, А. И.Демидовның, В.К. Козонковның, Р.Җ.Мифтаховның һәм башкаларның автографлары бар. Мин ул фотоларны истәлек итеп саклыйм. Кайберләрен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев