Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

2014 елгы кризисны ничек җиңәргә?

Хәзер радио кабызсаң да, телевизорны ачсаң да, сүз гел кризис турында бара. Газета-журналлар да бик тәфсилләп килеп туган авыр хәл, долларның һәм евроның бик югары күтәрелүе, рубльнең төшүе, бензин бәяләренең артуы, ә нефть бәясенең кимүе, киләчәктә тагын да авыррак булачагы турында бертуктамый сүз алып баралар. Кемнәрдер кайгыра, ә кемнәрнең моңа...

Хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков, Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе:


- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Һәр мөселман кешесе бу дөньяның мәдрәсә икәнен белеп яшәргә тиеш. Яшәгән саен аның гыйлеме арта, ул сынаулар узып, күп нәрсәне тирәнрәк аңлый башлый. Аллаһы Тәгалә "Бәкара" сүрәсенең 115 аятендә: "Без сезне сынарбыз, бераз ачлык белән куркытырбыз, сәламәтлегегезне, малларыгызны, ризыкларыгызны, җимешләрегезне, уңышларыгызны киметербез", - ди. Ул шулай ук: "Сабырларны куандырырбыз", - дип тә белдерә. Сабыр итү кул кушырып утыру түгел, ә сынауны үтәргә тырышу, төрле юллар эзләү. Коръән Кәримнең "Бәкара" сүрәсе, 212нче аятендә Аллаһы Тәгалә теләгән бәндәмне хисапсыз ризыкландырырмын, дигән. Күп кешеләр ашый-эчә торган нәрсәләрне генә ризык дип саный һәм бу сүз шул мәгънәне аңлата диеп уйлый. Чынлакта ризык дигән төшенчә ашау-эчү генә түгел. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда кешеләргә биргән бөтен нәрсәләрен колачлый: торак урыны, кием-салым, хәләл җефете, балалар, мал-туар һ.б.лар. Әмма Раббыбыз Коръәннең "Нәхел" сүрәсенең 71нче аятендә болай ди: "Теләгән бәндәмнең ризыгын киң кылырмын, теләгән бәндәмнекен тар кылырмын". Барча ризык вә нигъмәт Аллаһы Тәгалә кулында һәм кемгә күпме бирәсен Ул үзе белә. Ризыгың киң булсын, дисәң, берничә төрле гамәл-кагыйдәне үтәп яшә. Беренче һәм иң әһәмиятлесе - биш вакыт намазны үтәп бару. "Без сездән ризык сорамыйбыз, гыйбадәт кылганыгыз өчен Без сезне үзебез тукландырырбыз", - ди Аллаһы Сөбеханә вә Тәгалә адәм балаларына.


Икенче гамәл - һәрвакыт тәкъва булу. Аллаһы Тәгалә газабыннан куркып, гөнаһ эшләүдән ерак тору тәкъвалык дип атала. "Әгәр тәкъва булсагыз, мин сезгә теләсә нинди авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтермен", - ди Раббыбыз. Шуңа күрә долларның, евроның бәясе менә дип тә, кризис дип тә борчылырга кирәкми. Хакыйкатьтә тәкъва кешеләр өчен бөтен эшнең ахыры хәерле тәмамлана.


Ризык киң булуның тагын бер мөһим шарты - туганнар белән араны өзмичә, үзара дус-тату яшәү. Бу иң беренче чиратта әти-әниебез, якын туганнарыбыз алдында һәрдаим җаваплылык хисе тоеп яшәүгә кагыла. Шатлык килгәндә дә, бәхетсезлеккә тарыганда да бергә булырга кирәк. Расүлебез (с.г.в.) менә нәрсә дигән: "Изгелек кылып йөрсәгез, йөзегез якты булыр, ризыгыгыз киңәер, җисемегезгә сәламәтлек килер. Бозыклык, гөнаһ кылып начар юлда йөрүчеләрнең битләрендә каралык булыр, калебләре дә каралыр, сәламәтлекләре дә какшар, ризыклары тараер, тирә-юньдәге кешеләр мондый бәндәгә җирәнеп карарлар". Әгәр тормышларыбыз көйсезләнеп, Җирдә яшәүнең ямен тапмый башласагыз, ягъни кризис халәте кичерсәгез, шушы шартларны үтәп карагыз әле.


Надирә ХӘСӘНОВА, район газетасы хәбәрчесе:


- Кризисның йогынтысы кешеләр тормышының күп кенә өлкәләрендә чагыла. Ләкин ул шәхсән минем үземә кагылмый, чөнки минем саклык банкларында җыйган акчаларым һәм кредитларым юк. Бердәнбер начар нәрсә шул - бәяләр күтәрелә, коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнә, кибет киштәләрендәге ашамлыклар янына якын килерлек түгел. Бу бигрәк тә күп балалы гаиләләрне борчырга тиеш. Ни өчен дигәндә, биш-алты баланы ашатырга, киендерергә, мәктәп кирәк-яракларына, авырсалар, дарулар алырга һ.б.ларга күпме акча кирәк бит. Ә хезмәт хаклары артмый. Ничек тә җан асрап чыгарга туры килә инде.


Зәкиулла абый Нәбиуллин, пенсионер:


-Хөрмәтле газета укучылар! Кризис дигәннән, минемчә, ул сәяси-икътисадый санкцияләрне, обвал-инфляцияләрне дәүләт структураларындагы сәясәтче-икътисадчылар, банкирлар, бай эшмәкәрләр һәм валюта спекулянтлары уйлап чыгара. Аларның гади халыкта кайгылары юк, киресенчә, хезмәт урыннарыннан усал ният белән файдаланып, югарыда санап киткән хәлләрне тудыралар, һәм менә бүген шуларның нәтиҗәсе күренеп тора - алар "урожай" җыялар. Кешеләрнең кара көнгә дип җыйган барлы-юклы акчаларын югалттыралар, ягъни аптыраган кешеләр шул акчаларына я валюта, я кирәкмәгән товар сатып алалар. Ә тегеләр, бәяләрне күтәреп, гади халык хисабына баеп калалар. Хөкүмәт нигәдер шуларны күрми, әллә күреп тә тыя алмыймы, димәк, шулай булса, ул бәяләрне контрольдә тотарга тиешле чиновниклар идарә итә алмыйлар. Күпме мөмкин мескен халыкны таларга?! Нигә законнар эшләми, гел буш сүзләр, мактану-шапырынулар! Проблемаларга бер яклы гына караш, нәтиҗәдә таякның авыр башы гел гади халык җилкәсенә төшә. Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: гомумән, югарыда әйтелгән хәлләрне китереп чыгаручы затлар һәм учреждениеләр закон һәм халык мәнфәгатьләрен яклый торган (эшли торган) яңа законнар чыгарсыннар.


Безне ниләр көтә иртәгә?


Күп сөйлибез диеп борчылабыз,
Дөрес, кыскалыкта - осталык.
Ләкин кризислар бит хәттин ашкан,
Хәтта поэмалар язарлык!

Шундый илдә, "мөмкинлек юк", дисәң,
Ресурсларыбыз да җитәрлек.
"Зирәк" түрә, белгечләр юк түгел
Төрле кризисларны җиңәрлек.

Икътисадчылар да күп, югыйсә
Нәтиҗәле эшләр кайчан көтәргә?!
"Кризис !" - диеп аптырашта калдык,
Безне ниләр көтә иртәгә?


Депутатлар анда нәрсә уйлый,
Нинди "мөһим" эшләр башкара?!
Әллә сайлаулар гына борчыймы,
Кайгылары юкмы башкада?!


Нәкыя Гатина, сәүдә хезмәткәре:
- Әбиләр кибетләрдән кризис дип балаларына, оныкларына, үзләренә капчык-капчык шикәр комы, он, ярмалар алып калырга тырышалар. Тоз һәм шырпы кытлыгы да илебездә 2012 елның 21 декабрендә дөнья бетәчәк икән, дигән хәбәр таралгач барлыкка килде. 2014 елда эш боларга ук барып җитмәс һәм тоз белән шырпыны тынычлыкта калдырырга кирәк, дип саныйм мин үзем. Дөрес, кискен социаль тетрәнүләр алдан кисә­теп кил­ми, кисәк кенә башлана да илнең сәяси картасын берничә көндә үзгәртеп тә ташлый. Без моны 1991-1992 елларда бер кичердек, шуңа күрә кризис дип артык башны ташка орырлык итеп кайгырырга ярамый. Кризиска тыныч карарга тагын Сөләй­ман пәйгам­бәрнең йөзеге турындагы риваять тә ярдәм итә. Ул ри­ваятьнең берничә варианты бар. Берсен монда китерик. Тормышы бик нык авыраеп күңел­сез була башласа, ул кулындагы йөзегенә карап көлеп җибәрә торган булган, имеш. Тормышының шатлыклы һәм күтәренке мизгел­ләрендә тагын шул йөзеккә карап моң­суланып та китә торган булган, диләр. Йөзеккә исә: "Барысы да үтә, монысы да үтәчәк", - дип язылган икән. Йөрәкләрен менә шушы фәл­сәфә белән сугаручылар, кризис ничек кенә кискен булмасын, аның аша җиңел үтәчәк. Мин үзем исә кризис дип артык төшенкелеккә бирелмим. Мин үзем гаиләбезгә кризис янамас, дип уйлыйм. Гаилә бюджетыбыз 2008-2009 елгы катастрофаны да сизмәде, яңа башланып килүче кризиска да әллә ни исе китмәс төсле. Аллаһы Тәгалә ташламасын, дип, аннан ярдәм сорыйм. Иншаллаһ, барысы да узып китәр әле, сизми дә калырбыз.


Рәсилә Шәмсиева, Чаллы шәһәре, математика укытучысы:


- Без, урта яшьтәге кешеләр, бу гомер эчендә күпме кризис кичердек. Совет заманында үсеп, тәрбия алган буын, яңа үзгәрешләр чорын үтеп, шушы чорда яшәргә өйрәнеп киләбез. Үз гомеремдә минем өчен иң авыры шул үзгәрешләр заманына күчү булгандыр. 1998 елгы кризис та җиңелләрдән булмады. Ул вакытта доллар дүрт тапкыр югары сикерде. Бурычка доллар белән акча алган кешеләр бик авыр хәлдә калган иделәр. Акчаларын дүрт тапкыр арттырып түләделәр. Хәер, кризисның беткәне дә юк. Хәзерге вакытта акча бигрәк тә очсызланды. Мине икътисадый кризис кына түгел, яшьләрдәге рухи кризис та борчый. Хәзерге яшьләр безгә караганда акыллырак, уңышлырак, шул ук вакытта безгә караганда күбесе рухи яктан ярлырак. Аларда өлкәннәргә карата хөрмәт тә, ярдәмчеллек тә җитеп бетми. Мин илдә, чыннан да, кризис баруына ышанып та бетмим әле. Рубльнең түбән төшүе безгә начар тәэсир итә. Аны яхшы күренеш дип әйтеп булмый. Совет заманында 1 доллар 99 тиен тора иде. Мәктәптә укыганда җәмгыять белеме дәресләрендә 1 долларның 99 тиен булганын өйрәндек. Бәяләрне чагыштырып, илебезнең Америка белән бер дәрәҗәдә икәнлеген белеп, аның өчен горурланып яшәдек. Бөтен теләгем - Ватаныбызның хәзер дә шундый дәрәҗәгә күтәрелүе. Аның өчен мөмкинлекләребез бар. Ә менә кризис вакытында бәяләр күтәрелер дә, халык ачка тилмерер, дигән проблема булыр, дип уйламыйм. Тырышкан, теләге булган кеше гаиләсен туендырырлык кына акча эшли алачак, дип исәплим. Ә менә хәзерге вакытта өйләр, фатирлар, коммуналь хезмәтләрнең кыйммәт булуы кризиска бәйле түгел. Үзебезнең газ, нефть булганда газ, бензин бәяләре коточкыч дәрәҗәдә кыйммәт. Бу гади халыкның кесәсенә суга, каешларын ныграк кысарга мәҗбүр итә. Хөкүмәтебез халыкка йөз белән борылып, гади халык турында күбрәк кайгыртучанлык күрсәтсен иде. Минем бөтен теләгем шул.
Сәрия ХӘЙРЕТДИНОВА, элеккеге банк хезмәткәре, Чистай шәһәре:
- Күп кенә кешеләр хәзер телләрдән төшмәгән кризисны әллә ни сизми. Эрерәк капиталы һәм малы булганнар гына әлеге шартларда акчаларын ничек тә саклап калырга тырыша. Кемдер күчемсез милек, кемдер алтын әйберләр алырга, кемдер евро һәм доллар алыштырырга тырыша. Ләкин боларның берсе дә ышанычлы түгел, чөнки фатир бәяләре төшәргә, евро белән доллар, алтын әйберләре дә очсызланырга мөмкин. Шуңа күрә ышанычлы һәм сакларга кирәк булган бер генә нәрсә бар, ул - сәламәтлек. Шунлыктан сәламәтлегегез турында күбрәк кайгыртыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, күңел төшенкелегенә бирешмәгез, стресслар кичермәгез. Ә минем үземнең гаиләмә килгәндә, безгә кризис кагылмас, дип уйлыйм, чөнки югалтыр нәрсәбез юк.
Фидания Гафиятуллина, укытучы:
-Редакция хезмәткәренең кризис турындагы соравына турыдан-туры җавап бирә алмыйм. Күз алдындагы фактларны гына анализларга тырышып карыйм. Арба төртеп Казанның яңа ачылган "Атак" кибетеннән чыгып киләм, кассага басам. Күз ирексездән алдагы ике арбага төшә: икесе дә шыплап тулган. Беренчесенең хуҗасы нәрсәдер онытып кире китә дә, бик тиз кире борылып килә. Арбадагы яхшы балык, уылдык, шыгрым тулы пакетлардагы җиләк-җимеш, кыйммәтле конфетлар өстенә яхшы ысланган казылык сузылып килеп ята. Арбасына бишәр килолы макарон, ярмалар, һ.б.лар тутырган яшь хатын янына да биш яшьләр тирәсендәге малай килеп баса. "Әни, Ксюша белән икебезгә алдым, ярыймы?"Малайның кулындагы ике банан, алма, 3-4 мандаринны күргәч, хатын акча янчыгын ачып карый. Акчасы җитә, ахры, дәшми. Җитмәсә, балага сузарга диеп йөзлегемне кулыма йомарлыйм, тиктомалдан гына сузып та булмый бит әле, әнисе ничек кабул итәр. Тормышыбызның социаль катлауларга аерыла баруының мондый мисаллары белән атлаган саен очрашып торабыз. Кибет яннарында аеруча ачык күренә бу: төрле машиналарга утырып киләбез, төрле сумкалардан төрле акча янчыклары чыгып, төрле товарларга акча түләнә. Билгеле инде, икътисадый кризис кебек күренешләр дә төрле катлауларга төрлечә кагыла. Игътибар итәсездер, бер дә икеләнмичә, "катлаулар"дип язам, чөнки 21нче гасырда, сәясәтчеләргә кушылып, совет заманын тирги-тирги, рәхәтләнеп төрле катлауларда яшәп ятабыз.
Кризиска шатланып бетә алмаган берәү күз алдына килә. "Яши белсәң, яшәп була инде. 3-4 елга бер кризис кабатланып тора бит. Мин икенчел базардан, ссуда алып булса да фатир алып куям, ә кризиста сатам. Аннары яңаны алам. Хатын артына, үз артыма яздырам. Кызга 18 тулганны көтәм, аннары аның артына да яздырачакмын. Акча, яши белсәң, үзе эзли ул", - дигән иде. Ә кризис минем үземә турыдан-туры кагылмагандыр шикелле. Чит илләргә юлламалар, чит ил паспорты ясатуга бәяләр арткан, диләр. Минем гомеремдә бер тапкыр да үзебезнең шифаханәләрдә дә, курортларда да ял иткәнем булмады, минем өчен аның куркынычы юк, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев