Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Электрон экология

Хәзерге вакытта республикада калдыкларга идарә итүнең "Электрон экология" исемле автоматлаштырылган системасын кертү тормышка ашырыла.

Хәзер хисапларның барлык төрләрен формалаштырганда һәм тапшырганда табигатьтән файдаланучылар эше (юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр) шактый гадиләштереләчәк. Моның өчен әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүләр белән исәп-хисапларны тутыру һәм кабул итү буенча модуль кертелде. Шуның белән бергә алар браузер аша онлайн режимында тутырыла. Татарстан Республикасы буенча Россия табигатьне саклау күзәтчелеге идарәсе сайтында "Табигатьтән файдаланучылар өчен мәгълүмат/әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү" битендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү исәп-хисапларын формалаштыру өчен бушлай сервис урнаштырылган. Файдалану уңайлы булсын өчен биредә шулай ук исәп-хисапны тутыру буенча инструкция дә бар.


Әлеге системаны кертү түләүчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру өчен бюджетка күбрәк акча керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев