Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Флера Гамир кызы Хәлилова юбилеен билгеләп үтте

Флера Гамир кызы Кече Кызылъяр сигезъеллык мәктәбенә география һәм биология фәне буенча укытучы итеп билгеләнә

Укытучы... Кайгысыз сабый чакны артта калдырып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә дә, колачын җәеп, хуш киләсең, диеп каршы алучы да, еллар буе шатлык-борчуларны бүлешеп яшәп, олы тормыш юлына аяк басканда да балаларга төпле һәм акыллы киңәшләрен бирүче ул. Никадәр сабырлык, түземлелек сорый укытучы хезмәте.Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзеңә һәм башкаларга таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.Бу язмамның герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә тырыш хезмәте белән ата-аналар рәхмәтенә һәм ихтирамына ирешкән зур йөрәкле, йомшак күңелле ханым – Флера Гамир кызы Хәлилова....1966 елның 20 июнендә Алексеевск районы Кыр Шунталысы авылында гомер кичерүче Гамир абый белән Дания апа гаиләсендә, уллары Рәистән соң, көтеп алынган төпчекләре булып дөньяга аваз сала Флера. Сабыйлык, балалык чорын үтеп, Кыр Шунталысы урта мәктәбендә белем алганнан соң, ул укытучы булу теләге белән, 1983 елда Казан дәүләт педагогика институтының география факультетына укырга керә. Югары уку йортын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Флера Гамир кызы Кече Кызылъяр сигезъеллык мәктәбенә география һәм биология фәне буенча укытучы итеп билгеләнә. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы апаларын балалар да үз итә. Ул көне буе мәктәптә балаларга белем бирә, өендә кырык эше кырыкка ярылып ятса да, үз һөнәренә тугры булып кала бирә. Кече Кызылъяр сигезъеллык мәктәбендә тугыз ел хезмәт итә Флера Гамировна. Шуннан үзенең булачак тормыш иптәше Фәргать белән танышып, 1997 елның июлендә күрше Урта Тигәнәле авылына килен булып төшә ул. Нәкъ бер ел дигәндә, 1998 елның ямьле май аенда, гаиләләрен тулыландырып, игезәк кызлары Гөлназ белән Миләүшә дөньяга аваз сала. Кызлары бераз үсеп, балалар бакчасына киткәч, Флера Гамировна Урта Тигәнәле урта мәктәбенә химия укытучысы булып эшкә керә. Үтә тырыш, максатына ирешүчән булуы аңа яраткан фәнен укытуда югары үрләр яуларга ярдәм итте. Гаиләдә яхшы хатын, үрнәк әни, мәктәптә тырыш укытучы булу бик җиңел булмагандыр. Сынатмый ул, нинди генә эшкә кушсалар да җиренә җиткереп башкара, аның һөнәри тәҗрибәсе елдан-ел арта, камилләшә бара.Флера апа белән тормыш-көнкүреш, бакчачылык, ашау-эчү серләре турында да сөйләшеп була. Аның ишегалдына керсәң генә дә, гөлләр иленә кергән кебек буласың. Өйләренә килеп керсәң, ачык чырай, кайнар чәе белән, киң күңелле хуҗабикә Флера апа каршылый. Өлгер, уңган хуҗабикә. Бар җир тәртиптә, чисталык хөкем сөрә. Кызлары, Гөлназ белән Миләүшә дә, нәкъ үзе кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырыш балалар. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңышы белән сөендерә. Мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Ә авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә... Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X