Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Golden’s» зәркән салоныннан призлар уйнатуда Алексеевск һәм күрше районнардан меңнән артык кеше катнашты

«Golden’s»тан мул бүләкләр

17 апрельдә, Казаков урамындагы кибет янына берничә йөз кеше уңыш елмаермы-юкмы дип килгән иде. Ә уйнату чын бәйрәмгә әверелде: яшь саксофончы башкаруындагы музыкаль номерлар, аниматорлар, зәркән тематикасына кызыклы конкурслар.

«Golden’s» зәркән салоныннан кыйммәтле бүләкләр уйнату көннең кульминациясе булды. Уйнатуда катнашу өчен ел дәвамында өч мең сумнан алып бизәнү әйбере сатып алырга һәм купон тутырырга кирәк иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, призлар уйнату узган ел булырга тиеш иде, әмма пандемия белән бәйле рәвештә, аны бер елга күчерергә туры килде. Иң беренче булып оештыручылар төп приз – телевизордан башладылар. Һәм бәхет Марина Богатовага елмайды.

«Беркайчан да берни дә отканым булмады, ә бүген шундый бүләк. Әлбәттә, җиңермен дип уйламаган идем, әмма өметләндем», - дип уртаклашты Марина.

Вадим Тулупов һәм Анастасия Макарова (фотода) бөтенләй дә җиңәрләр дип уйламаганнар. Бу көнне алар салонга балдаклар сатып алырга килгәннәр, ә нәтиҗәдә алар муенга тага торган бизәнү әйберенә һәм алкага ия булдылар.

«Без инде алты ел очрашабыз һәм июнь аенда туй уздырырга булдык. Бүген хәтта уйнатуда катнашырга да теләмәдек. Ялларга әти-әниемә кунакка кайттык, бирегә туйга балдак һәм бизәнү әйберләре сатып алырга дип килдек. Купон тутырдык һәм көтмәгәндә бизәнү әйберләре оттык. Без бик шат», - ди Анастасия.

«Алар катнашырга уйламаган да иде, мин аларны купон тутырырга һәм призлар уйнатуны көтәргә үгетләдем. Алар өчен бик шатмын – алар менә дигән пар!», - дип сатып алучылар өчен шатлыгы белән уртаклашты салонның сатучысы Фирүзә Шкребко. Ул биредә күптән түгел генә эшли башласа да, аның активлыгын челтәр җитәкчелеге

билгеләп үтте. Фирүзәгә һәм хезмәттәше Тәнзилә Мусинага административ директор Елена Кожевникова бүләкләр тапшырды.

Җыелучыларның күп булуларына да карамастан, барлык катнашучылар да бу көнне кибет янына килмәделәр. Оештыручылар берничә тапкыр җиңүченең исемен атадылар, әмма бүләк артыннан берәү дә чыкмады. Уйнату шартлары буенча, тамашачылар арасыннан булган кечкенә ярдәмчеләр лототроннан башка бәхет елмайган кешенең исемен тартып чыгардылар.

Бөтен кеше дә лотереяда катнаша алмавын исәпкә алып, оештыручылар өстәмә бүләкләр – «Молоток» кибетенә ике сертификат һәм өч зәркән бизәнү әйбере уйнаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев